Бөгелмә (станция)
Бөгелмә (рус. Бугульма) ― Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә урнашкан тимер юл станциясе. Куйбышев тимер юлының Инза ― Чишмә сызыгына карый. 1911 елда ачылган.
Бөгелмә станциясе станция Бугульма | |
---|---|
Тимер юл бүлекчәсе: | Куйбышев тимер юлы Идел-Кама регионы |
Ачылу датасы: | 1911[1] |
Платформалар саны: | 2 |
Урнашу: | Татарстан, Бөгелмә, Клуб ур., 9А |
Станция коды: | 648607 |
АСУЖТ коды: | 648607 |
«Экспресс-3»: коды | 2024740 |
ТарихҮзгәртү
Куйбышев тимер юлының Инза ― Чишмә сызыгында урнашкан. Вокзалы 1912 елда төзелгән. 2005 елда төзекләндерелгән. Бу ― 2нче каттан перронга чыгу юлы булган ике катлы бина, вокзал комплексына 2 утырту платформасы һәм вокзал яны мәйданы керә. Башкарылучы эш күләме буенча Бөгелмә вокзалы өченче класска карый. Поездларның уртача тәүлеклек саны 14 пар (бару / кайту) тәшкил итә.
Шәһәр яны поездларыҮзгәртү
Станция буенча шәһәр яны поездлары 2013 елдан бирле гамәлдән чыгарылган. Элек Яр Чаллы, Кандра, Мәләкәс станцияләренә кадәр шәһәр яны поездлары (РА1 һәм РА2) йөргән.
Ерак араларга йөрүче поездларҮзгәртү
2018 ел графигы буенча станция аша түбәндәге ерак араларга йөрүче поездлар йөргән:
Поездларның ел әйләнәсе хәрәкәтеҮзгәртү
Поезд № ы | Хәрәкәт маршруты | Поезд № ы | Хәрәкәт маршруты |
---|---|---|---|
115 | Уфа — Мәскәү | 116 | Мәскәү — Уфа |
347 | Уфа — Санкт-Петербург | 348 | Санкт-Петербург — Уфа |
354/353 | Пермь — Адлер | 354/353 | Адлер — Пермь |
391 | Чиләбе — Мәскәү | 392 | Мәскәү — Чиләбе |
609 | Уфа — Сембер | 610 | Сембер — Уфа |
Поездларның сезонлы хәрәкәтеҮзгәртү
Поезд № ы | Хәрәкәт маршруты | Поезд № ы | Хәрәкәт маршруты |
---|---|---|---|
452/451 | Ижевск — Адлер | 452/451 | Адлер — Ижевск |
Хезмәт күрсәтүҮзгәртү
- ял итү бүлмәләре;
- кәрәзле телефоннарга зарядка;
- беренче чиратта кирәкле товарларны сату;
- саклау камерасында кул йөген саклау;
- билет бәясе турында язмача белешмә бирү;
- факсимиль элемтә куллану;
- корреспонденцияне экспресс-илтеп бирү;
- душны куллану;
- микродулкынлы мичтән файдалану;
- багажны / йөк багажын кабул итү һәм җибәрү;
- югары комфортлы залда булу;
- таксига заказбирү;
- ксерокүчермә ясау.
Станциядә башкарылучы коммерцияле операцияләрҮзгәртү
- Пассажирларга билет сату. Багаж кабул итү, бирү
- Вагонлап килгән йөкләрне кабул итү / җибәрү (ачык мәйданнарда)
- Вак йөкләрне кабул итү / җибәрү (ябык складларда)
- Вагонлап килгән һәм вак йөкне кабул итү / җибәрү (килү юлларында)
- Вагонлап килгән йөкләрне кабул итү / җибәрү (ябык складларда)
- Йөкләрне универсаль контейнерларда (3 һәм 5т) кабул итү / җибәрү
- Вак йөкләрне кабул итү / җибәрү (ачык мәйданнарда)
ФотогалереяҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
Моны да карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Железнодорожные станции СССР. Справочник. — М., Транспорт, 1981