Төп менюны ачу

Ярослав Һашек музее, Ярослав Һашекның әдәби-мемориаль музее (рус. Литературно-мемориальный музей Ярослава Гашека (в Бугульме), чех. Literární pamětní muzeum Jaroslava Haška) — Татарстан АССР (1991 елдан Татарстанның) Бөгелмә шәһәрендә 1966 елдан эшләп килүче дәүләт карамагындагы мәдәният оешмасы (музей). ТР милли музее бүлекчәсе. Чех язучы-сатиригы, «Гаярь гаскәри Швейк маҗаралары» (чех. Osudy dobrého vojáka Švejka za světové války, рус. Похождения бравого солдата Швейка) (cs) романы авторы Ярослав Һашекның (Jaroslav Hašek) (1883-1923) Русиядәге бердәнбер музее.

Ярослав Һашек музее
Бөгелмәдә Я. Һашек музее
Бөгелмәдә Я. Һашек музее
Нигезләү датасы 1966
Урын 423200 Бөгелмә, Совет урамы, 67
Директор Светлана Владимир кызы Бенковская
Сайт Музей сайты

БинаҮзгәртү

 
Музейга керү юлы

Музей урнашкан бер катлы агач йорт (Бөгелмә, Совет урамы һәм Я. Һашек урамы чаты) XIX гасыр ахырында сәүдәгәр Р.Н. Нижерадзе тарафыннан торак йорт буларак салына. Үзе дә гаиләсе белән 1918 елга кадәр шул йортта яши. 1918 елда шәһәр үзәгендә урнашкан әлеге йортта Бөгелмә хәрби комендатурасы урнаша. Ватандашлар сугышыннан соң, 1966 елга кадәр, бу бинада шәһәрнең төрле хуҗалык оешмалары урнаша. 1966 елның 15 гыйнварында бинада Ярослав Һашекның әдәби-мемориаль музее ачыла. Әлеге музей нигезендә Я. Һашек исемендәге Бөгелмә сатира музеен төзү күздә тотылган.

ТарихҮзгәртү

Төп мәкалә: Ярослав Һашек
 
Я. Һашек Австрия хәрби киемендә
 
Я. Һашек. 1920
 
ССРБ почта маркасы. 1983

1918 елның октябрендә Бөгелмәгә Көнчыгыш фронтның 5нче армиясе сәяси агитаторы Ярослав Һашек килә. 1918 елның 16 октябрендә аны шәһәрнең хәрби коменданты Иван Дмитрий улы Широковның ярдәмчесе итеп билгелиләр. Аның вазифасына Бөгелмә аркылы фронтка транспорт уздыру, кызыл гаскәриләрне фатирларга урнаштыру, тимер юл вокзалын һәм корал складларын саклауны оештыру керә. Бөгелмәдә торган 2,5 ай вкыт эчендә «Гаярь гаскәри Швейкның юл маҗаралары» романы бүлекләрен һәм «Мин ничек Бөгелмә коменданты булдым» китабын яза[1]

КүргәзмәләрҮзгәртү

Музейда мемориаль бүлмә һәм 3 экспозиция залы бар. Вакытлы күргәзмәләр махсус күргәзмәләр залында уза.

ЭкскурсияләрҮзгәртү

  • «Я. Гашек. Легендалар һәм фактлар»
  • «Ирония музее. Анонс»
  • «Бәхетле язмыш шәһәре»
  • «Бөгелмә-сәүдәгәрләр шәһәре»
  • «Мәңгелек хәтер уты»

Кызыклы экспонатларҮзгәртү

  • Бөгелмә хәрби комендатурасында Я. Һашек комендант ярдәмчесе булып эшләгән вакытта булган әйберләр тупланмасы.
  • Я. Һашекның Русиядә булуы турында фотодокументлар(фәрманнар, Я. Һашекның шәхси боерыклары һ.б.)
  • Я. Һашек китабының төрле телләргә тәрҗемәләре (300 данә).
  • XX гасырның 60нчы елларында Я. Һашек турында бөгелмәлеләрдән язып алынган истәлекләр.
  • XX гасырның 60нчы елларында Чехословакиядә Липнице шәһәрендә узган сатира һәм юмор фестивале (ингл. Festival of humor and satire "Haškova Lipnice") афишалары, программалары, фотолары (20 данә).
  • Чехия һәм Русиядә эшләнгән гаярь гаскәри Швейк фигуралары тупланмасы.

ФондларҮзгәртү

Музей фондларында 2,5 мең берәмлек әйбер саклана. Аларның күпчелеген Я. Һашек әдәби әсәрләре: дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителгән «Гаярь гаскәри Швейкның юл маҗаралары» романы, хикәяләр, фельетоннар һәм башкалар тәшкил итә. Музей фондында сынлы сәнгать, скульптура, нумизматика, этнография предметлары да бар. Музейның Я. Һашекның Чехиядә яшәүче оныгы һәм оныгының баласы белән элемтәсе нәтиҗәсендә, музей фонды Чехиядән килгән яңа экспонатлар белән тулыланды.

Музей ел саен 6,5 мең кешегә хезмәт күрсәтә, алар арасында Бөгелмәдә яшәүчеләр генә түгел, Русиянең башка шәһәрләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килүчеләр дә бар.
Я. Һашек музее — Бөгелмә шәһәренең символы.

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү