Зәй туган як тарихы музее

Зәй туган як тарихы музее (рус. Заинский краеведческий музей) — Татарстанның Зәй шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чулман аръягы саклану сызыгы төзелү белән бәйле барлыкка килгән (1652) Зәй ныгытмасы тарихыннан башлап хәзерге заманнарга кадәр Зәй шәһәре һәм районы тарихы белән таныштыра[1].

Зәй туган як тарихы музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Зәй районы
Урын Зәй
Зәй туган як тарихы музее
Нигезләү датасы 1985
Урын 423520 ТР, Зәй, Орджоникидзе ур., 55.
Директор Роза Миннәхмәт кызы Иванова
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

1984 елның 30 ноябрендә Зәй шәһәр шурасы башкарма комитетының «Шәһәр тарих һәм төбәкне өйрәнү музеен төзү турында» 406нчы санлы карары чыга.

Музей экспозициясенең нигезе — Зәй ныгытмасы (Зәй кирмәне, Зәй крепосте) салыну турында Зәйнең 1нче һәм интернат-мәктәбе музейларында тупланган тарихи документлар, борынгы әйберләр тупланмасы. Музейны оештыруда Т. Карпова, Т. Чернышева, В. С. Малахов, М. Голов, А. Моисеева һ. б. башлап йөри. Музейның беренче директоры — Н. Алтынник[2].

1985 елның 8 маенда Иске Зәй бистәсендә урнашкан ике катлы кызыл кирпечтән салынган бинада җәмәгать башлангычында музей ачыла.

Бина үзгәртү

Музей бинасы — 1нче гильдия сәүдәгәре И. Н. Бекетовның 1902—1903 елларда төзеткән сәүдә (беренче кат) һәм торак (икенче кат) йорты — төбәк дәрәҗәсендәге архитектура һәм тарих һәйкәле[3]. Кызыл кирпечтән ике катлы итеп төзелгән бина. Икенче катка киң һәм текә агач баскыч алып менә. Музей бинасы (Орджоникидзе урамы, 55) каршында сәүдәгәр И. Н. Бекетовның кибете булып хезмәт иткән биналар исән-сау тора. Музейдан якынча 50 метр читтәрәк Кызыл мәйдан урамында 1826 елда корылган Хач торгызу чиркәве (рус. Крестовоздвиженская церковь) православие чиркәве һәм 2017 елда төзелгән «Билал» мәчете биналары кара-каршы урнашкан. Кызыл мәйдан урамынннан Зәй сусаклагычының яхшыртылган яр буена төшәргә мөмкин.

Экспонатлар үзгәртү

Бинаның гомуми мәйданы 281,3 кв.м., экспозиция-күргәзмә мәйданы ― 222,0 кв.м., фондлар саклау өчен мәйдан ― 21,0 кв.м.

Музейда 8 күргәзмә залы бар. Музейның төп фондында (2021 елның 1 гыйнварына) 14 105 саклау берәмлеге, фәнни-ярдәмче фондта 2 074 саклау берәмлеге: экспонатлар арасында сәнгать, этнография, графика, сынлы сәнгать, нумизматика, археология, кораллар коллекциясе бар.

Музейда ике даими экспозиция эшли: «Зәйнең борынгы тарихы», «Хәтер залы».

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында туган ил өчен гомерләрен биргән Зәй улларына һәм кызларына» һәйкәле (авторы - рәссам М. М. Голов) музей карамагында.

Экскурсияләр үзгәртү

Музей хезмәткәрләре музей залларында, Зәй буенча җәяүле, район буенча автобуста экскурсияләр үткәрә.

Әдәбият үзгәртү

  1. Заинский историко-краеведческий музей. // Заинская энциклопедия (гл. редактор–составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство Реноме, 1994, стр. 86-87.(рус.)
  2. В. С. Малахов. Очерки по истории Заинска. Н. Челны: Издательство КамАЗ, 1992.(рус.)
  3. Архитектурные и исторические памятники (альбом). Заинск, 2008.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Заинск 2019 елның 17 июль көнендә архивланган.. Большая российская энциклопедия(рус.)
  2. Заинский музей, история Заинского края. Сайт Команда Кочующие, 20.07.2014(рус.)
  3. Постановление Главы администрации Заинского района и г. Заинска № 1587 от 5 октября 1995 г.