Хач торгызу чиркәве (Зәй)

чиркәү (Зәй, Татарстан, Россия)

Хач торгызу чиркәве (рус. Крестовоздвиженская церковь) ― Татарстанның Зәй шәһәрендә (Иске Зәйдә) урнашкан ике престоллы православие гыйбадәтханәсе (чиркәү). Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) Татарстан митрополиясе Әлмәт епархиясе Зәй благочиние округына караучы дини оешма.

Чиркәү
Хач торгызу чиркәве
Крестовоздвиженская церковь
Зәй Хач торгызу чиркәве
Зәй Хач торгызу чиркәве
Зәй Хач торгызу чиркәве
Ил Россия
Шәһәр 423520, ТР, Зәй, Кызыл мәйдан ур., 7
Координатлары 55.317231, 52.064289
Дин Православие
Мәхәллә Әлмәт епархиясе
Зәй благочиние округы 
Бина төре ике башлы гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 18211826 еллар
Халәте гамәлдә

Урнашуы үзгәртү

Иске Зәйдә Дала Зәе елгасының (хәзер Зәй сусаклагычы) биек уң ярында корылган. Кызыл мәйдан урамында чиркәү каршында 2017 елда төзелгән Билал мәчете һәм Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәдрәсә[1] биналары, 50 метр читтәрәк (Орджоникидзе урамы, 55) Зәй туган як тарихы музее урнашкан.

Тарих үзгәртү

XVII гасырның 2нче яртысында Кама аръягы саклану сызыгы (1652―1656) төзелү уңаеннан Зәй кирмәнендә агач чиркәү корылган (1654). 1719 елда әлеге чиркәүнең рухание Иван Кириллов булуы мәгълүм.

1826 елда иске тузган агач чиркәү урынында рус классицизмы стилендә, мәхәллә кешеләре акчасына таштан яңа чиркәү (хәзерге бина) төзелә. Чиркәү Изге бөек интегүче Иоанн Новый исеме белән изгеләндерелгән.

1878 елда – Ф. В. Евлампьев, 1889 елда – И. И. Миролюбов, С. Н. Васнецов, XX гасыр башында (чиркәү ябылганчы) Вячеслав Некрасов рухани булып хезмәт иткәннәр.

1920-еллар ахырында чиркәү ябыла, түбәдән югары чаң оясы һәм башка корылмалар сүтелә. Чиркәү бинасында төрле елларда Зәй районы «Кызыл Зәй» («Красный Зай») (хәзерге «Зәй офыклары») газетасының басмаханәсе, тегү остаханәсе һ. б. оешмалар урнаштырыла.

Яңа заман үзгәртү

 
Чиркәү һәм Билал мәчетенең Зәй сусаклагычы ягыннан күренеше

1988 елда Зәйдә православие мәхәлләсе оеша. 1990 елның 19 сентябрендә мәхәлләне халык депутатларының Зәй шәһәр советы башкарма комитеты терки.

Гыйбадәтханә бинасы Казан епархиясенә тапшырыла. Бинаны ремонтлау буенча төп чыгымны Зәй ДРЭСы (директор И. И. Шишкин) коллективы күтәрә, ләкин ремонт эшләре төгәлләнми кала.

1991 елның 27 сентябрендә Михаил атакай (Михаил Тихон улы Чурашов) беренче тапкыр дини хезмәтләрне башкара.

Чиркәүне тулаем яңартуны «Гидромонтаж» фирмасы коллективы (директор Липовских Н. А.) башкарып чыга. 1991―1992 елларда чаң оясы (колокольня), үзәк гөмбәз яңабаштан торгызыла[2]. Чиркәүне яңартуга матди ярдәмне СУМ-2, Зәй шикәр, агрегат, модуль заводлары һ. б. оешмалар күрсәтә. 1994 елда чиркәүне торгызу эшләре тәмамлана.

Чиркәүнең настоятеле – иерей Николай (Кондрабаев). Клирик – иерей Владимир Дроздов[3].

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Зәйдә яңа мәчет, мәдрәсә һәм музей ачыла. ТР МДН сайты, 26.05.2017
  2. Храмы города Заинска. Команда Кочующие, 22.07.2014(рус.)
  3. Крестовоздвиженская церковь. 2021 елның 7 август көнендә архивланган. Православие в Татарстане