Ринат Фәрдиев

район башлыгы (1999 - 2008; Зәй районы, Татарстан, Россия)

Ринат Фәрдиев, Ринат Шәех улы Фәрдиев (1956 елның 15 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Әнәк2008 елның 7 ноябре, РФ, ТР, Зәй районы, Чыбыклы) ― Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, 1998―2008 елларда Зәй муниципаль районы администрациясе башлыгы. Россия Федерациясенең (2007) һәм Татарстанның (2001) атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Зәй районының мактаулы гражданы.

Ринат Фәрдиев
Туган телдә исем Ринат Шәех улы Фәрдиев
Туган 15 июнь 1956(1956-06-15)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы , Әнәк
Үлгән 7 ноябрь 2008(2008-11-07) (52 яшь)
РФ, ТР, Зәй районы, Чыбыклы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре агроном, колхоз рәисе, район башлыгы
Җефет Фәридә Газиз кызы
Балалар ике кызы
Ата-ана
  • Дөргалия Шаһишәрип кызы Шәймиева (әни)
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2020 Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре ― 2001

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1956 елның 15 июнендә Актаныш районы Әнәк авылында туган. Бабасы ― күмәк хуҗалык рәисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев (1901―1967, Минтимер Шәймиевнең әтисе). Әнисе ― Дөргалия Шаһишәрип кызы. Бертуганнары ― Илшат Шәех улы Фәрдиев (1960), «Челтәр компаниясе» генераль директоры һәм Феликс Шәех улы Фәрдиев (1953), бизнесмен.

1978 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1978 елдан торомышын Зәй районы белән бәйләгән. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Зәй районы «Үрнәк» совхозына (үзәге Урта Баграж) баш агроном итеп билгеләнә.

1978―1980 елларда Баграж авыл советы рәисе булып эшләгән.

1981―1982 елларда Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, «Үрнәк» совхозына яңадан агроном итеп билгеләнә.

1982―1986, 1989―1995 елларда Зәй районы «Родина» күмәк хуҗалыгы (үзәге Чыбыклы) рәисе булып эшләгән.

1986―1989 елларда Зәй районы агросәнәгать берләшмәсен җитәкли.

1995 елдан ― Зәй шикәр заводы директоры.

1999 елдан ― халык депутатларының Зәй берләштерелгән советы рәисе (Яр Чаллы шәһәре администрациясе башлыгы, халык депутатларының шәһәр советы рәисе итеп сайланган Рәшит Сәет улы Хәмәдиев (1947―2004) урынына) , 2005 елның 31 октябреннән ― Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре хакимияте башлыгы.

Икенче чакырылыш (2000―2004) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.

Фаҗигале үлеме үзгәртү

2008 елның 7 ноябрендә Зәй районы Чыбыклы авылы янында Чыбыклы елгасында ауда вакытта фаҗигале рәвештә (утлы корал белән саксыз эш итү[1]: «Вепрь» ау карабины пулясы тиеп) вафат булган [2]. 8 ноябрьдә туган ягында ― Татарстанның Актаныш районында ябык табутта җирләнгән [3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Фәридә Газиз кызы, Пенсия фонды хезмәткәре; ике кызы[4].

Хәтер үзгәртү

  • 2009 ― Зәй шәһәрендә Кармалка елгасы ярында ял һәм мәдәният паркы Ринат Фәрдиев исемендәге парк итеп үзгәртелгән, паркта истәлекле билге (өстенә түбәтәй куелган ярымачык гармунга һәйкәл[5]) куелган[6].
  • 2017 ― Зәй шәһәренең татар гимназиясенә Ринат Фәрдиев исеме бирелгән ― Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе»[7][8].
  • 2018 ― татарча көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия турниры узган[9].
  • Зәй районында Ринат Фәрдиев исемендәге премия булдырылган.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Фәрдиев Ринат Шәех улы. // Зәй районының күренекле затлары (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина). Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 99-100нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Элгәре:
Рәшит Хәмәдиев
1993—1998
  Зәй районы башлыгы
19982008
Аннары:
Татьяна Воропаева
2009―2014