Валериан Некратов

район башлыгы (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Валериан Некратов, Валериан Демьян улы Некратов (1950 елның 1 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Кабан-Бастрык2007 елның 30 сентябре, РФ, ТР, Зәй районы, Зәй) — Татарстанның хуҗалык һәм административ эшлеклесе, 1992—1993 елларда Зәй районы хакимияте башлыгы, 1987—1992 елларда халык депутатларының Зәй район советы башкарма комитеты рәисе, 1987 елдан Зәй тимер-бетон эшләнмәләр заводы директоры. Почетлы энергетик (2001), Зәй районының мактаулы гражданы (2018).

Валериан Некратов
Туган телдә исем Валериан Демьян улы Некратов
Туган 1 май 1950(1950-05-01)
СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Кабан-Бастрык
Үлгән 30 сентябрь 2007(2007-09-30) (57 яшь)
РФ, ТР, Зәй районы, Зәй шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре икътисадчы, район башлыгы
Бүләк һәм премияләре Почетлы энергетик
Зәй районының мактаулы гражданы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1950 елның 1 маенда Татарстан АССР Зәй районы Кабан-Бастрык авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1968 елда Зәй районы Карамалы җидееллык мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшли. Хәрби-диңгез флотында (Владивостокта) хезмәт итеп кайта. 1971 елдан Пермьдә «Запуралвторсырье» трестында өлкән инженер, идарәче урынбасары, трест идарәчесе булып эшли. Читтән торып укып, А. М. Горький исемендәге Пермь дәүләт университетын «сәнәгатьне планлаштыру» белгечлеге буенча тәмамлый, «икътисадчы» квалификациясе ала.

1979 елның мартында Зәй шәһәренә кайта. Зәй автоагрегат заводында тәэминат бүлеге башлыгы, директорның коммерция мәсьәләләре, транспорт, җитештерү һәм икътисад буенча урынбасары булып эшли.

1987 елның апрелендә конкурс нигезендә Зәй тимер-бетон эшләнмәләр заводы директоры итеп сайлана.

1987 елның декабрендә халык депутатларының Зәй район советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Зәй шәһәренең микрорайоннарын һәм район авылларын газлаштыру буенча зур эш башкара. 1989 елда «Нур» мәчете төзелеше башлана. 1991 елда районда Сөббух Рәфыйков исемендәге премия булдырыла.

1992 елның гыйнварында Зәй районы хакимияте башлыгы итеп билгеләнә.

1993―1999 елларда – Зәй ДРЭСы директорының реконструкция буенча урынбасары. Сәламәтлеге буенча пенсиягә китә. 1999―2004 елларда — «Фирма энергозащита» ААҖ гамәлгә куючы һәм директоры. 2004—2007 елларда — «ЖЭУ» ҖЧҖ гамәлгә куючы[1].

2007 елның 30 сентябрендә вафат. Иске Зәйдә җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы иисемнәре үзгәртү

  • 2001 – Почетлы энергетик [2]
  • 2018 – Зәй районының мактаулы гражданы (вафатыннан соң)[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Семен Гудошников. Некратов Валериан Демьянович. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина) . Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 98-99нчы бит. ISBN 978-5-98356-118-2

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Элгәре:
вазифа булдырылган
1992
  Зәй районы хакимияте башлыгы
19921993
Аннары:
Рәшит Хәмәдиев
1993―1999