ТЕХНО заводы (Зәй)

завод (Зәй, Татарстан, Россия)

Зәй ТЕХНО заводы (рус. Завод ТЕХНО, Заинск) ― Татарстан Республикасының Зәй шәһәрендә урнашкан, төзелеш материаллары җитештерүче иң эре халыкара предприятиеләрнең берсе булган Технониколь корпорациясенең минераль изоляция юнәлешендәге инновацион үзәге. Завод Россия төзелеш тармагының төрле секторларын иң заманча төзелеш материаллары белән тәэмин итә.

ТЕХНО заводы
рус. Завод ТЕХНО
Сәнәгать тармагы төзелеш
Нигезләнгән 2007 ел
Штаб-фатир 423520, Татарстан, Зәй шәһәре, Автозавод ур., 7
Төп затлар
директор Андрей Мамонтов
Продукциясе
янмый торган җылылык изоляциясе
Хезмәткәрләр саны
~300 (2017)
Зәй ТЕХНО заводы

Тарих үзгәртү

Завод төзү турында карар 2006 елда кабул ителә. 14 ай эчендә Зәйдә заманча предприятие үсеп чыга. 2007 елда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында, Зәйдә таш мамык (рус. каменная вата) нигезендә янмый торган җылылык изоляциясенең беренче югары технологияле производствосы ачылган.

Җитештерү үзгәртү

2007 елда завод ачылуга ук, аның цехларында югары технологияле җиһазларда янмый торган җылылык изоляциясе җитештерелә башлый. Зәйдәге ТЕХНО таш мамык заводы ― Техноникольнең куәте буенча икенче заводы: бүген ул елына 2,5 миллион кубометр әзер продукция җитештерә.

Җылыткычны җитештерү ябык цикл буенча оештырылган, бу ― калдыксыз җитештерү. Линиядәге технологик процессларны автоматика контрольдә тота. Продукция сыйфатын лаборантлар бөтен процесс дәвамында ― чимал керүдән ахыргы продукт чыгаруга кадәр күзәтеп тора. 10 ел эчендә предприятие таш мамык нигезендә 18 миллион куб метр җылыткыч (рус. утеплитель) чыгарган.

Ел саен завод җиһазлары модернизацияләнә: 10 ел эчендә Технониколь предприятиене яңартуга 1 миллиард сум акча керткән. Заводка корпорация керткән инвестициянең гомуми күләме 4 миллиард сумга җиткән[1].

2017 елда ТЕХНО заводы таш мамык нигезендә махсус сәнәгать җепселләре (рус. промышленное волокно) җитештерү буенча яңа участок эшләтеп җибәрә. Компаниянең модернизацияләүгә керткән инвестиция күләме 21 500 000 сум тәшкил иткән, ел саен чыгарыла торган продукция күләме — 5 000 м3 чамасы.

Зәйнең ТЕХНО заводы –― корпорациянең танылган новаторы: хезмәткәрләр көн саен продукция чыгарганда да, әлеге процесс белән идарә иткәндә дә инновацион технологияләр кертеп эшли. Биредә уннарча сынау проекты сынау үткән, алар хәзер ТЕХНОНИКОЛЬнең башка заводларында да гамәлгә кергән. Шулай ук Зәйдәге предприятие яңа төр продукция эшләү өчен корпорациянең эксперименталь мәйданчыгы булып тора.

Эшләнмәләр үзгәртү

Заводның ассортимент портфелендә ― түбә фасадлары, идән, диварлар һәм башка конструктивларны изоляцияләү өчен 126 марка, сэндвич-панельләр, бүлмәара киртәләр, асылмалы түшәмнәр, тавыш изоляцияләү, уттан саклану һәм техник изоляция өчен плитәләр. Ассортимент даими рәвештә киңәйтелә — предприятие егәрлекләрен арттыра һәм тармак ихтыяҗларына оператив рәвештә җавап бирә. Барлык продукция сертификацияләнгән.

Зәй ТЕХНО заводы, корпорация предприятиеләре арасында беренчеләрдән булып, асылмалы түшәмнәр җитештерү өчен махсус минераль җепселләр чыгаруга керешкән.

Завод эшләнмәләре Идел буе, Үзәк, Урал, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк федераль округлары төзелеш оешмаларына китә. Продукциянең бер өлеше Казакъстанга экспортлана. Зәй заводы продукциясе зур корылмалар — «Казан-Арена» футбол стадионы, Казанда Универсиада һәм Сочида Олимпиада объектлары, «КамАЗ» заводы, «Мастер» КИП, KASTAMONU «Алабуга», бөтен Идел буенда торак йорт комплекслары, «Икеа», «Декатлон», «Магнит» кебек эре сәүдә үзәкләре һ. б. төзелешендә кулланылган. Завод Болгар ислам академиясе объектларын төзегәндә янмый торган җылылык изоляциясе белән тәэмин иткән[2].

Зәй ТЕХНО заводы Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә үз өлешен кертә. Завод эшләнмәләрен кулланучыларның 40 % ы ― җирле компанияләр һәм предприятиеләр.

Предприятиедә ~300 югары квалификацияле белгеч эшли. Хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткече югары — 1 кешегә 10,4 млн сум (чагыштыру өчен: Россия буенча 3-5 млн сум).

Зәй ТЕХНО заводы җитәкчесе: 2007 елдан ― Андрей Мамонтов[1].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү