Альберт Гаделшин

фокусчы, цирк режиссеры (Казан, Россия)

Альберт Гаделшин, Альберт Сөнгать улы Гаделшин (Альберт Гадел, 1939 елның 18 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Чаллы районы, Югары Бигеш) ― эстрада, цирк артисты, фокусчы-манипулятор, 1971―1992 елларда Казан дәүләт циркының сәнгать җитәкчесе, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1989).

Альберт Гаделшин
Туган телдә исем Альберт Сөнгать улы Гаделшин
Туган 18 апрель 1939(1939-04-18) (84 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чаллы районы , Югары Бигеш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре эстрада, цирк артисты, режиссер
Ата-ана
  • Сөнгать (әти)
  • Гөлҗәннәт (әни)
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1939 елның 18 апрелендә[1] Татарстан АССР Чаллы (хәзерге Зәй) районы Югары Бигеш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Сөнгать, Бигеш мәктәбе директоры, 1942 елда Бөек Ватан сугышына алынган, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән хәрби очучы, 1945 елда Маҗарстан территориясендә хәбәрсез югалган. Әнисе – Гөлҗәннәт[2], Актаныш кызы, Алабуга укытучылар институтын тәмамлап, укытучы булып эшләгән. Икенче гаиләсе белән Зәй районы Якты Күл керәшен авылында яшәгән. Альбертның бертуган (1942 елгы) һәм икенче атадан туган энеләре бар.

Хезмәт юлы үзгәртү

1955 елда, 16 яшендә, Альберт өйдән чыгып китә. Пермь өлкәсенең Киров районы Закамск(рус.) шәһәренә, бабасының ерак кардәше янына барып чыгып, хәрби заводта токарь булып эшли, болтлар эшләргә, снаряд тутыра торган баклар ясарга өйрәнә. Кичке мәктәптә укып, 8 класс тәмамлый. Бер елдан Урта Азиягә, әтисенең Ташкентта яшәүче фронтовик энесе һәм сеңлесе янына күчеп китә. Паровоз депосына эшкә урнашырга тели, 18 яше тулмагач, аны эшкә алмыйлар. Паровоз депосына слесарь ярдәмчесе булып урнаша. 18 яше тулгач, паровозга күчә. Казанга кайтып, төзүчеләр оешмасына эшкә урнаша. Казан мех комбинатының (хәзерге «Мелита» АҖ) мәдәният сарае янәшәсендәге рус мәктәбенә йөреп, 9 классны тәмамлый. Аннары Совет Армиясенә чакырыла. Калининградка (1946 елга кадәр Кенигсберг) медицина мәктәбенә укырга җибәрәләр. Хәрби хезмәттә вакытта гипноз, фокуслар ясарга өйрәнә[3]. Армиядән кайткач, Казанда Горький исемендәге клубта үткәрелгән дәресләрдә манипуляция (куллар ярдәмендә фокус күрсәтү) сәнгатенә өйрәнүне дәвам иткән. Казан театр училищесына укырга керә. Яшәргә акча җиткерә алмыйча, укуын ташларга туры килә. Казан филармониясенә эшкә алмыйлар. 1961 елда, Усман Әлмиев чакыруы буенча, Сембергә китеп, шундагы филармониягә эшкә урнаша. 1975 елда Казан дәүләт педагогия институтын, 1979 елда «эстрада циркы режиссеры» белгечлеге буенча ГИТИС (Мәскәү) тәмамлаган.

1964―1968, 1973―1975 елларда ― Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты.

1968 елдан Казан дәүләт циркында: 1968―1970 елларда ― артист, 1971―1992 елларда ― сәнгать җитәкчесе[4].

Усман Әлмиев, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров һ. б. җырчылар белән гастрольләргә йөри.

1992 да Казанның Офицерлар йорты (хәзерге Казан Ратушасы) бинасында «Күз буу кара театры» ача. Анда Габдулла Тукайның «Шүрәле»се сюжеты буенча спектакль куя [3]. Фокуслардан «Дәрвиш уеннары»н эшләп күрсәтә, тәнендә утлар йөртә, ут йота, үткен пычаклар, хәнҗәрләр белән эшли, тәненә кашык, төрле тимерләр ябыштыра. Программасы сәгать ярымга исәпләнгән: яулык, карта, башка предметлар белән төрле трюклар ясап күрсәтә[3]. Фокусларның барлык реквизитларын үзе ясый.

Иҗаты үзгәртү

Китабы үзгәртү

  • Альберт Гадел. Фокуслар энциклопедиясе.

Атаклы фокусчы әлеге китабында фокус серләрен ача: вак әйберләр белән манипуляция ясарга, пыяла ватыклары өстендә йөрергә, кадакка ятарга, ут йотарга өйрәтә[5]. Альберт Гадел ― драматург, балалар өчен язылган дистәләгән пьесалар авторы. Романнар, повестьлар да яза. Альберт Гаделшин катнашында Казан ТЮЗында (13 ел рәттән) «Айсылу из аула Кырлай», Абдулла Алиш әкияте буенча «Пчелка Нечкебиль», Кариев театрында «Бәхет кәрваны» спектакльләре куелган, Әлмәт театрында куелган «Галәветдиннең сихерле лампасы» спектакленә дә өлеше кергән[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Армиядән кайткач өйләнгән, беренче хатыны белән аерылган. Ярославльдә эшләгәндә икенче хатыны белән таныша. 40 ел бергә торалар. Икенче хатынының улы һәм кызы бар. Үзенең баласы юк.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гадельшин Альберт Сунгатович – биография. viperson.ru(рус.)
  2. Фокуслар энциклопедиясе. Сүз башы (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-05-15, retrieved 2021-05-13 
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Ольга ИВАНЫЧЕВА. Фокусник Альберт Гадельшин: «Как ни странно, люди продолжают верить в чудеса». 2021 елның 24 июнь көнендә архивланган. kazved.ru, 12.10.2017(рус.)
  4. Гадельшин Альберт Сунгатович. 2021 елның 10 май көнендә архивланган. Сайт Татгосфилармонии(рус.)
  5. Фокуслар энциклопедиясе. 2021 елның 13 май көнендә архивланган. tatkniga.ru

Әдәбият үзгәртү

  • Альбина Гайнуллина. Альберт Гаделшин: «Фокусларга өйрәнгәндә бик күп җәрәхәтләр алдым». «Акчарлак», 2021 ел, 12 май, 11, 21 нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү