Миргалим Миңнегулов

ерак араларга йөзүче диңгез капитаны (Севастополь, Кырым)

Миргалим Миңнегулов, Миргалим Йосыф улы Миңнегулов (1935 елның 25 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Апач) ― ерак араларга йөзүче диңгез капитаны, капитан—остаз, «чит илләрдәге хәрби хәрәкәтләр»дә катнашучы, Новороссийск Адмирал Ф. Ф. Ушаков исемендәге Дәүләт диңгез университетының Севастополь шәһәрендәге филиалы Суднолар йөртү кафедрасы өлкән укытучысы (2006 елдан).

Миргалим Миңнегулов
Туган телдә исем Миргалим Йосыф улы Миңнегулов
Туган 25 июнь 1935(1935-06-25) (88 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы Апач
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР Россия байрагы РФ
Һөнәре ерак араларга йөзүче диңгез капитаны

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1935 елның 25 июнендә Зәй районы Апач (Түбән Сармаш, Ирнә буе Сармашы, рус. Сармаш-по-Ирне) авылында туган. Әтисе ягыннан руханилар, морзалар нәселе булган Батыршага барып тоташа. Әтисе Йосыф Миңнегол улы (1909—1944) Бөек Ватан сугышында Белоруссия фронтында һәлак була. Дүрт бала әнисе Гайнелхәят Шәйхелислам кызы (1912―1999, хәзерге Сарман районы Сарайлы авылыннан) тәрбиясендә үсә[1]. Энесе — Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов (1939), КФУ профессоры. Сеңелесе Хәнифә Йосыф кызы (1943), РСФСР атказанган укытучысы (1990). Икенче сеңлесе Гөлнур (? ― 2021 елның ноябрендә вафат) ― 30 ел элемтә бүлеге җитәкчесе булып эшләгән[2] [3].

Миргалим Миңнегулов башлангыч белемне 1942—1946 елларда туган авылында ала. Аннан күршедәге Пидәр (Федоровка) мәктәбендә укый. 1949―1951 елларда Казанда һөнәр училищесында электр белән эретеп ябыштыручы белгечлегенә укый. 1951―1957 елларда Таҗикстан ССР Ленинабад (2000 елдан Согыд) өлкәсе мәркәзе Ленинабад (1991 елдан Хуҗанд) шәһәреннән 50 км читтә урнашкан Табошар (2012 елдан Истикъләл) бистәсендәге (1993 елдан шәһәр) уран җитештерү белән шөгыльләнүче хәрби заводта алган белгечлеге буенча эшләгән[1]. 1957―1961 елларда Совет Армиясендә танкист булып хезмәт иткән.

Диңгезче үзгәртү

1961―1966 елларда ― Г. Я. Седов исемендәге Дондагы Ростов диңгез училищесы (2012 елдан Г. Я. Седов исемендәге Cу транспорты институты, филиал, ru) курсанты. Диңгез училищесын тәмамлагач, төрле судноларда матрос, штурман, капитан ярдәмчесе булып хезмәт иткән.

«Су транспорты инженеры–эксплуататоры» белгечлеге буенча Одесса диңгез флоты инженерлары институтын (2002 елдан Одесса милли диңгез университеты, ru) (1980, читтән торып) һәм «инженер-судно йөртүче» белгечлеге буенча Новороссийск югары инженерлык диңгез училищесын (2011 елдан Адмирал Ф. Ф. Ушаков исемендәге дәүләт диңгез университеты, ru) (1985) тәмамлаган.

1976―2004 елларда – ерак араларга йөзүче диңгез капитаны. Экипажы 80–220 кешедән торган эре диңгез (балык аулау, фәнни-тикшеренү, сәүдә һ. б.) суднолары белән җитәкчелек итә. Дөньяның барлык океаннарында, барлык диңгезләрендә диярлек йөзгән. КАР, Испания, Уругвай, Голландия, Йәмән, Греция, Италия, Чили һ. б. илләрдә вакытлыча яшәгән һәм эшләгән. «Чит илләрдәге хәрби хәрәкәтләр»дә катнашучы. СССР, Украина һәм кайбер чит илләрнең хөкүмәт бүләкләре алган. Күп кенә чит ил телләрен камил белә.

2004―2010 елларда ― Севастопольдәге Диңгез эзләү–коткару үзәге капитан-координаторы.

2006 елдан ― Адмирал Ф. Ф. Ушаков исемендәге Дәүләт диңгез университетының (Новороссийск) Севастополь шәһәрендәге филиалы Суднолар йөртү кафедрасы өлкән укытучысы. Маневр ясау һәм судно белән идарә итү, суднолар белән идарә итү фәннәреннән укыта[4].

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Хатыйп Миңнегулов. Кечкенә Хатыйп. Казан утлары, 2019, май.
  2. Ландыш Шәйдуллина. Туган нигез утын саклаучы. 2021 елның 3 декабрь көнендә архивланган. Зәй офыклары, 25.09.2018
  3. Миләүшә Шәйдуллина. Дөньяда сүзләре бар.
  4. Миннегулов Миргалим Юсупович. 2021 елның 7 август көнендә архивланган. Кафедра судовождения, Государственный морской университет имени адмирала Ф. Ф. Ушакова в г. Севастополь(рус.)