Зәй политехника көллияте
Зәй политехника көллияте (рус. Заинский политехнический колледж) — Татарстанның Зәй шәһәрендә (1962 елдан Яңа Зәй шәһәр тибындагы бистәсе, 1978 елдан Зәй шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) - Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1].
Зәй политехника көллияте | |
Нигезләнү датасы | 1979 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Зәй районы һәм Зәй |
Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Адрес | 423523, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Зәй шәһәре, Җиңү проспекты, 5 йорт |
Рәсми веб-сайт | edu.tatar.ru/zainsk/org6196/ |
Тарих
үзгәртү1979 елның 1 сентябрендә Татарстан АССРның һөнәри-техник белем бирү буенча республика идарәсе фәрманы-күрсәтмәсе [2] буенча 16нчы санлы Акташ урта һөнәри-техник училищесы филиалы базасында 32нче санлы Зәй авыл урта һөнәри-техник училищесы (ССПТУ-32) ачыла. 5 сыйныф бүлмәсе булган элекке Зәй земство мәктәбе бинасы һәм ташландык район аэропортының территориясе һәм корылмалары укуханәнең укыту-җитештерү базасы итеп бирелә. Шул ук елда Зәй районы Ирнә авылы (элекке «Правда» күмәк хуҗалыгы) җирләрендә укуханәнең ярдәмче хуҗалыгы оеша[3].
1984 елда РСФСР министрлар шурасы карары[4] белән 32нче санлы Зәй авыл урта һөнәри-техник училищесы 98нче санлы һөнәри-техник укуханә (ПТУ-98) итеп үзгәртелә.
1991 елда ТР мәгариф министрлыгы фәрманы[5] буенча 98нче санлы урта-һөнәри техник укуханә 98нче санлы Зәй һөнәри лицее (ПЛ-98) итеп үзгәртелә.
2008 елның 5 ноябрендә ТР министрлар кабинеты карары[6] буенча 98нче санлы Зәй һөнәри лицее белән Зәй кичке машина төзелеше техникумын (1979 елда Кама автомехника техникумы филиалы базасында РСФСР автомобиль транспорты министрлыгы фәрманы [7] белән төзелгән булган) кушу юлы белән Зәй политехника көллияте барлыкка килә.
Белгечлекләр
үзгәртү2017-2018 уку елына Зәй политехника көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[8] буенча 175 студент кабул ителә.
- Электр корылмаларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер
- Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)
- Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)
- Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче)
- Компьютер системалары һәм комлекслары
- Электр һәм электромеханика корылмаларын техник файдалану
- Сәнәгать җиһазларын кору һәм техник файдалану
Шәхесләр
үзгәртүДиректорлар
үзгәртү- 1979 елдан ― Валерий Григорьевич Бертман
- 1993 елдан ―
- 2017 елдан ― Роберт Марс улы Халитов, ТР атказанган төзүчесе (2003).
- 2020 елдан ― Сергей Васильевич Максимов
- 202? елдан ― Вәсилә Кәрим кызы Исрафилова
Укытучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Зәй политехника көллияте укытучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Тәмамлаучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Зәй политехника көллиятен тәмамлаучылар.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-12
- ↑ Татарстан АССРның һөнәри-техник белем бирү буенча республика идарәсе фәрманы-күрсәтмәсе № 156 08.06.1979
- ↑ «Чикләрсез татарлар» порталында, archived from the original on 2020-10-29, retrieved 2017-05-12
- ↑ РСФСР министрлар шурасы карары № 386 31.08.1984
- ↑ ТР мәгариф министрлыгы фәрманы № 320 15.02.1991
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 410 24.10.2008
- ↑ РСФСР автомобиль транспорты министрлыгы фәрманы № 347 30.11.1979
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016