Зәй кичке машина төзелеше техникумы

техникум (Зәй, Татарстан, Россия)

Зәй кичке машина төзелеше техникумы (рус. Заинский вечерний машиностроительный техникум) ― Татарстанның Зәй шәһәрендә урнашкан, 1979―2008 елларда гамәлдә булган махсус урта уку йорты. База предприятиесе булып Зәй автоагрегат заводы торган. 2008 елның 5 ноябрендә, техникумга Зәй агролицеен кушу юлы белән, Зәй политехника көллияте барлыкка китерелә.

Зәй кичке
машина төзелеше техникумы
рус.  Заинский вечерний машиностроительный техникум
Элеккеге исемнәр Кама автомехника техникумының
кичке филиалы (1977―1979)
Нигезләү елы 1979
Урын Россия байрагы Россия
Татарстан байрагы Татарстан
Зәй
Адрес 423520 РФ, ТР, Зәй, Ленин ур., 9
Техникум бинасы

Тарих үзгәртү

1977 елда Зәй шәһәрендә Зәй автоагрегат заводы оешканнан соң, кичке укыту формасы белән хәзерге Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумының (рус. КАМТ) филиалы ачыла[1]. Филиал җитәкчесе ― Владимир Сергеевич Санин. Белгечлекләр:

  • машина төзелеше технологиясе
  • чүкү-штамплау производствосы.

1979 елда РСФСР автомобиль транспорты министры В. Н. Поляковның 1979 елның 30 ноябрендәге № 347 фәрманы белән Кама дәүләт автомехника техникумының кичке филиалы базасында мөстәкыйль Зәй кичке машина төзелеше техникумы төзелгән[2]. 1979 елда беренче 120 студент кабул ителгән. 1981 елда беренче чыгарылышта 11 студент техникум дипломы алып чыккан. 1992 елның 1 июленнән РСФСР Мәгариф министрлыгы карамагына күчерелә һәм аның аша финанслана башлаган. 1996 елдан башлап техникумда көндезге бүлек ачылган, белгечлекләр саны арткан[3].

Бурычы үзгәртү

РСФСР автомобиль транспорты министры В. Н. Поляковның 1979 елның 30 ноябрендәге № 347 фәрманының 2нче пунктында әйтелгән[4]:

Зәй кичке машина төзелеше техникумының төп бурычы – КамАЗ берләшмәсенең Зәй шәһәрендәге тәгәрмәчләр җитештерү заводы өчен кадрлар әзерләү.

Шул ук фәрман буенча КамАЗ генераль директоры Лев Борисович Васильев:

  • уку-укыту сәгатьләре өчен бушлай биналар бирергә;
  • заводның югары квалификацияле инженер кадрларыннан укытучылар составын булдырырга;
  • кабинетлар һәм лабораторияләрне кирәкле җиһаз белән тәэмин итәргә;
  • техникумның яшәү урынына мохтаҗ укытучыларына һәм хезмәткәрләренә, тәгәрмәчләр җитештерү заводы хезмәткәрләре белән беррәттән, завод исәбенә торак бирергә һ. б. төрле ярдәмне күрсәтергә тиеш була.

Белгечлекләр үзгәртү

1993 елның 1 сентябрендә 400 студент урта мәктәп базасында түбәндәге белгечлекләр буенча белем ала:

  • станокларда һәм автомат линияләрдә металл эшкәртү;
  • металлны басым белән эшкәртү;
  • предприятие һәм гражданнар объектларының электр җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү;
  • бухгалтер исәп-хисабы һәм хуҗалык эшчәнлеген анализлау.

Техникум гамәлдә булган елларында (1979―2008) махсус техник урта белемле 1100 белгеч әзерләп чыгара.

Җиһазланыш үзгәртү

Техникумның теоретик һәм практик занятиеләрне уздыру өчен 12 җиһазландырылган кабинеты һәм 8 лабораториясе, компьютер кллассы, 20 мең данә китабы булган китапханәсе булган.

Директорлар үзгәртү

  • 1979―1984 елларда ― В. С. Санин
  • 1984―1994 елларда ― Т. И. Никитин һ. б.

Үзгәртеп кору үзгәртү

 
2008 елда техникумны үзгәртеп оештырылган көллият

2008 елның 5 ноябрендә ТР министрлар кабинетының 2008 елның 24 октябрендәге № 410 карары буенча, Зәй кичке машина төзелеше техникумына 98нче санлы Зәй һөнәри лицеен кушу юлы белән Зәй политехника көллияте дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе барлыкка килә[2].

Әдәбият үзгәртү

  • Заинский вечерний машиностроительный техникум. // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр.83-84.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү