Рәзиф Кәримов
Рәзиф Гали улы Кәримов (1963 елның 4 сентябре, Бикбау авылы, Минзәлә районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Зәй муниципаль районы башлыгы, Зәй шәһәре башлыгы. «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе секретаре[1].
Рәзиф Кәримов | |
---|---|
Туган | 4 сентябрь 1963 (61 яшь) Бикбау, Минзәлә районы, Татарстан АССР, ССРБ |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Казан авыл хуҗалыгы институты |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Бүләк һәм премияләре |
Биография
үзгәртүРәзиф Кәримов 1963 елның 4 сентябрендә Минзәлә районының Бикбау авылында туа[2]. 1986 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1988 елдан 1991 елга каддшр — Яр Чаллы шәһәрендә ТАССРның Тукай районы «Татарстан» совхозының машина ишегалды мөдире, баш инженеры. 1991 елдан «Агроснаб» ҖЧҖ «Кама» агросәнәгать комплексы директоры. 1993—1998 елларда Татарстан Республикасы Тукай районының «Искра» колхозы рәисе. 1998 елдан Тукай районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары. 1999 елдан «Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе» дәүләт учреждениесе башлыгы.
2008—2013 елларда — «Вамин Татарстан» ААҖнең «Чаллы сөт комбинаты» филиалы директоры. 2013 елдан «Просто молоко» ИК ҖЧҖ филиалы «Казан сөт комбинаты» директоры.
2014 елдан 2015 елга кадәр — Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2015 елның сентябрендә Зәй муниципаль районы башлыгы һәм Зәй шәһәре башлыгы итеп сайлана[3].
2020 елның сентябрендә шәһәр һәм район депутатлары советы утырышында Рәзиф Кәримовны Зәй районы башлыгы итеп икенче срокка сайлыйлар[4]. Шәһәр һәм район депутатлары бертавыштан аның кандидатурасы өчен тавыш бирә.
Бүләкләр
үзгәртү- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале;
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты;
- «Россия агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен» алтын медале;
- Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары
- 2023 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― «төбәкара хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары һәм муниципалитетның социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше өчен» [5][6]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Секретарь Заинского местного отделения партии «Единая Россия» провел прием жителей района
- ↑ Каримов Разиф Галиевич Глава Заинского района РТ
- ↑ В Заинске избран глава города и района / Заинск-информ
- ↑ В Заинске выбрали главу города и района
- ↑ Рөстәм Миңнеханов Зәй районы башлыгын «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 5.09.2023
- ↑ Указ Раиса Республики Татарстан № 613 от 02.09.2023(үле сылтама)
Сылтамалар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртүЭлгәре: Татьяна Воропаева 1999—2014 |
Зәй районы башлыгы 2014—х. в. |
Аннары: ?? |