Буа ветеринария техникумы

Буа ветеринария техникумы, «Буа ветеринария техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Буинский ветеринарный техникум) — Татарстанның Буа шәһәрендә (1780 елдан өяз шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[2].
Директоры (2015 елдан) — Илдар Мәҗит улы Гыйниятуллин. 1998-2015 елларда — Вәгыйзь Сәгыйть улы Сөнгатов (1949), педагогия фәннәре кандидаты[3].

Буа ветеринария техникумы
Нигезләү елы 1931
Урын Русия байрагы Татарстан байрагы Буа
Адрес 422430 ТР Буа, Төньяк Коммуна ур., 41нче йорт
Сайт https://edu.tatar.ru/buinsk/org6192
Техникум бинасы

ТарихҮзгәртү

1931 елда, урта буын ветеринария белгечләре хәзерләү максаты белән, Татнаркомзем коллегиясе карары[4] буенча оештырылган.

РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы[5] белән статусы «Буа ветеринария институты» федераль урта һөнәри белем бирү дәүләт оешмасы итеп үгәртелә.

2005 елда РФ мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына күчерелә.

Техникумны тәмамлаучыларҮзгәртү

85 ел эчендә 18 меңнән артык белгеч (шул исәптән, 12 000 ветеринария фельдшеры, 4 000 зоотехник, 150 фермер, 1 020 бухгалтер, 1 меңнән артык юрист, 500 газ буенча техник) әзерләнгән[6].

  • Газыйм Җиһанша улы Идрисов (1938), ТР ФА академигы, ТР дәүләт бүләге иясе, ветеринар-патологоанатом.
  • Галимҗан Фазылҗан улы Кәбиров
  • Азат Миргасыйм улы Алимов (1946), ветеринария фәннәре докторы, эпизоотолог.
  • Аркадий Василий улы Иванов
  • Иван Николай улы Никитин (1934), ТР дәүләт бүләге иясе, ветеринария фәннәре докторы, профессор, эпизоотолог.
  • Шамил Әсгат улы Мостаев (1929-2012), ТАССР финанс министры (1969-1984), ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе (1986-1990), РСФСР атказаган икътисадчысы һ.б.[7]

Буа ветеринария техникумын тәмамлаучылар КГАВМ, Социаль мәгариф академиясе (элекке КСЮИ), ИСГЗ, КНИТУ, Татар агробизнес институты кебек югары уку йортларында укуларын дәвам итә ала.

БинаҮзгәртү

1907-1910 елларда Сембер губернасы Буа өяз шәһәренең элекке Зур Поп урамы белән Зират урамнары (хәзерге Төньяк Коммуна һәм Космовский урамнары) чатында кызыл кирпечтән төзелгән. Архитектор — Ф.О. Ливчак (1878-1919). Бина бизәлешендә XX гасыр башы сәнәгать модерны, эклектика һәм ампир стильләре кулланылган, төп керү юлының һәм фронтоны булган үзәк ризалитның корылышында готик архитектура мотивлары бар.

Бинада 1907-1919 елларда Буа түбән баскыч һөнәр мәктәбе (1899 елда ачылган), 1919-1931 елларда Буа һөнәри эшчеләр мәктәбе, 1931 елдан Буа ветеринария техникумы урнаша[8].

БелгечлекләрҮзгәртү

2017-2018 уку елына Буа ветеринария техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[9] буенча 195 студент кабул ителә.

  • Гомуми төзелеш эшләре остасы
  • Электр җиһазларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер
  • Аш-су остасы, кондитер
  • Газ белән тәэмин итү корылма һәм системаларын монтажлау һәм файдалану
  • Ветеринария
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. В.С. Сунгатов. Академия Жизни (к 75-летию Буинского ветеринарного техникума).

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү