Илгизәр Зәйнуллин
Илгизәр Зәйнуллин, Илгизәр Гафиятулла улы Зәйнуллин (1936 елның 14 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Түбән Наратбаш – 2014 елның 13 декабре) ― фирка, дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, 1976―1983 елларда КПССның Сарман, 1983―1990 елларда Буа райкомнары беренче секретаре, 1973―1975 елларда Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россиянең халык мәгарифе отличнигы.
Илгизәр Зәйнуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Илгизәр Гафиятулла улы Зәйнуллин |
Туган | 14 июнь 1936 СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Түбән Наратбаш |
Үлгән | 13 декабрь 2014 (78 яшь) |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | ветеринария табибы, фирка эшлеклесе |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Россиянең халык мәгарифе отличнигы |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1936 елның 14 гыйнварында Татарстан АССР Буа районы Түбән Наратбаш авылында туган [1]. Түбән Наратбаш җидееллык мәктәбен (1951), Буа ветеринария техникумын (1954), Казан дәүләт ветеринария институтын (1959), читтән торып Казан дәүләт педагогика институтын, югары партия мәктәбен тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү1959-1962 елларда ― Тәкәнеш районы «Нырты» совхозы баш ветеринария табибы.
1962-1965 елларда ― Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсендә ветеринария табибы.
1965-1970 елларда ― Буа районы «Алпар» совхозы директоры.
1970-1973 елларда ― Әлки районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.
1973-1975 елларда ― Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары.
1975-1976 елларда ― халык депутатларының Сарман район Советы башкарма комитеты рәисе.
1976-1983 елларда ― КПССның Сарман райкомы беренче секретаре.
1983-1990 елларда ― КПССның Буа райкомы беренче секретаре.
1990 елдан Буа ветеринария техникумы директоры.
2014 елның 13 декабрендә вафат.
Җәмәгать эшчәнлеге
үзгәртү3 чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты. 3 ел Татарстан АССР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Ике Хөрмәт Билгесе ордены
- Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
- Россиянең халык мәгарифе отличнигы
- Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Мактау грамоталары
- медальләр
Гаилә хәле
үзгәртүХатыны белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Известные люди - выходцы села Нижний Наратбаш, archived from the original on 2020-02-20, retrieved 2022-04-10
Әдәбият
үзгәртү- Зәйнуллин Илгизәр Гафиятулла улы. // Дамир Гарифуллин. Сарман районы энциклопедиясе. 2нче китап. Чаллы, 2006 ел, 154нче бит.