Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе (Югары профессиональ белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе») — илебезнең иң өлкән ветеринария югары уку йортларыннан берсе. 1873 елның 31 маенда институт булып ачыла, 1994 елда «ветеринария медицинасы академиясе» дәрәҗәсен ала.

Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Нигезләнү датасы 1873
Рәсми исем Казанский ветеринарный институт һәм Казан ветеринар институты
... хөрмәтенә аталган Николай Бауман
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Казан
Ана ширкәт Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министрлыгы[d][2]
Рәсми веб-сайт ksavm.senet.ru
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем Төркем:Казан ветеринария институты укытучылары
Карта

Халык хуҗалыгы, шулай ук ветеринария, биология һәм а.х. фәннәре өчен ветеринария табиблары һәм галим-зоотехниклар әзерли, ветеринария институтларын фәнни-педагогик кадрлар белән тәэмин итүдә үзеннән зур өлеш кертте һәм кертә.

Ветеринария факультетыннан тыш, академиядә 1930 елдан бирле зооинженерлык факультеты эшләп килә, 1925 елдан 1933 елга кадәр хәрби ветеринария бүлеге була. 1966 елда вуз һәм техникумнарның ветеринария табиблары һәм укытучыларының квалификациясен күтәрү факультеты оештырыла. 1965 елда читтән торып уку факультеты, 1980 елда әзерлек бүлеге ачыла.

1959—1984 елларда академия комплекслы фәнни-тикшеренү һәм уку учреждениесе буларак эшли. Аннары аның фәнни секторы Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ветеринария институты (ВНИВИ) булып үзгәртелә.

Академиядә революциягә кадәр чорда (1878— 1917) 2317 белгеч, 1918 елдан 1992 елга кадәр 12095 ветеринария табибы, 4467 зоотехник әзерләнә, квалификацияне күтәрү факультетында ел саен 600 ләп кеше укый.

1917 елга кадәр гыйльми советта фән магистры дәрәҗәсенә 16 диссертация якланса, 1923 елдан 1992 елгача аларның саны 1340 ка җитә (туларның 250 се докторлык һәм 1090 ы кандидатлык диссертацияләре), шул исәптән институт хезмәткәрләре 762 кандидатлык һәм 112 докторлык диссертацияләре яклый.

Ветеринария академиясен һәм уку, һәм фәнни үзәк итеп формалаштыруда аның Казан университеты белән булган педагогик һәм фәнни элемтәләре зур роль уйный. Бирегә университеттан И. М. Догель, И.Г.Навалихин, Н.О.Ковальский, Б.А. Арбузов һәм академик белемле, киң эрудицияле, югары культуралы башка күпләгән профессорлар эшкә килә, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә (КДВМА) безнең илдә һәм чит илләрдә киң танылган ветеринария фәнни мәктәпләре һәм юнәлешләре барлыкка килә. Ветеринария патанатомнары мәктәбен профессор К.Г.Боль терапевт һәм диагностикларныкын профессорлар К.М.Гольцман, Н.П.Рухлядев, Г.В.Домрачев хирургларныкын профессорлар Г. П. Кириллов Л. С. Сапожников, Б. М. Оливков; анатом-физиологларныкын профессорлар Л.А. Третьяков Н.А.Викторов, Е.Н.Павловский; микробиологларныкын академик М.П. Тушнов, профессорлар Х.Х.Абдуллин, А. Н. Сошественский и П. И. Попов; эпизоотологларныкын профессорлар М.Н. Верещагин, X. Г. Гыйззәтуллин; акушерлар мәктәбен профессор А.П. Студенцов һ. б. җитәкли. Алар барысы да — ветеринария һәм биология фәннәрен үстерү тарихына яңа сәхифәләр язган галимнәр. Академияне тәмамлаган кешеләр арасында 17 Дәүләт премиясе лауреаты, 7 Социалистик Хезмәт Герое, 100 дән артык Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, төрле фән академияләренең 11 академигы һәм мөхбир әгъзасы бар.

Академия галимнәренең гистолизатлар турындагы (М.П. Тушнов), гематология буенча (Г.В.Домрачев), ялкынсыну турындагы (К.Г.Боль), хирургия буенча (Б.М.Оливков) хезмәтләре билгеле. И.Н.Ланге себер түләмәсенә каршы вакциналар әзерләү методикасын эшләде. Академиядә ветеринария фәненең күпләгән проблемалары буенча җитди тикшеренүләр алып барыла.

Белгечләр әзерләүгә, фәнне үстерүгә һәм производствога булышлык итүгә керткән зур өлеше өчен академия 1973 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.

Билгеле кешеләре

үзгәртү

Ректорлар

үзгәртү

Укытучылар

үзгәртү
туу датасы Исем әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1840-07-14 Николай Мельников Казан (Идел буе) федераль университеты галим 1900-12-30
1845 Иван Ланге Император тыйб-хирургия академиясе табиб 1912
1849-02-14 Эдуард Леман галим 1919-03-10
1871-07-01 Карл Боль укытучы 1959-03-25
1876-11-07 Nikolay Soshestvenskiy Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучы 1941-01-18
1878-04-13 Леонид Сапожников Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галим 1937
1878-11-25 Konstantin Skryabin Tartu Veterinary Institute хайванатбелгеч
байтар
сәясәтче
табиб
биолог
helminthologist
паразитулыг
Konstantin Skryabin 1972-10-17
1879-04-30 Михаил Тушнов Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе биолог
microbiologist
pathophysiologist
1935-09-19
1889-04-17 Фердинанд Лая Tartu Veterinary Institute
Тарту университеты
veterinary scientist
профессор
фәнни хезмәткәр
Ferdinand Laja 1956-01-02
1892-07-25 Boris Olivkov Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе байтар
хирург
1954-12-09
1895-07-08
1895-07-20
Матвей Спиридонов Казан руханилар семинариясе
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
хөкемче 1942-05-01
1897-04-23 Александр Демидович Беларус авыл хуҗалыгы акдемиясе агроном
силиксәнир
шагыйрь
университет профессоры
Alieś Dziemidovič 1965-11-05
1903-03-26 Васіль Фёдаравіч Пятроў Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 1990-07-05
1903-11-25 Андрей Студенцов Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галим 1967-12-18
1904-11-21
1904-01-04
Кацярына Васілеўна Пятрова Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галим 1985-01-26
1908-01-01 Хәйрулла Габдуллин Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галим 1997
1910-09-19 Хөсәен Гыйззәтуллин Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе эпізаатолаг 1980-06-22
1912-09-25 Вера Кивалкина Казан (Идел буе) федераль университеты microbiologist 1990-06-28
1917-04-22 Василий Мосин Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галим 1998-06-18
1933-01-17 Габдуллаҗан Җәләлов Мичурин дәүләт аграр университеты биолог Abdullazyan Zalyalov
1940-09-09 Равис Госманов Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Казан ветеринария институты
байтар Rayis Gosmanov
1950-04-04 Arkady Ivanov Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галим
1950-05-01 Фатыйх Сибәгатуллин Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе язучы
сәясәтче
РФ Дәүләт думасы депутаты
Fatikh Sibagatullin 2022-06-24
1951-10-01 Рифат Корбанов Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе байтар
шагыйрь
Rifat Dzhamal
1954-01-03 Анатолий Бозин спортчы
1984-06-25 Рәис Сөләйманов Казан (Идел буе) федераль университеты ислам белгече
Eduard Shuralev тикшеренүче
Danil Mingaleev тикшеренүче


Тәмамлаучылар

үзгәртү
туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1852-06-10 Ибраһим Тереголыв тәрҗемәче
1875 Исмәгыйль Госманов 1944
1876-11-07 Nikolay Soshestvenskiy укытучы Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
К.И. Скрябин ис. Мәскәү дәүләт ветеринар медицинасы һәм биотехнология академиясе
1941-01-18
1878-04-13 Леонид Сапожников галим Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Омск дәүләт аграр үнивирситите
1937
1879-04-30 Михаил Тушнов биолог
microbiologist
pathophysiologist
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 1935-09-19
1882 Vasily Kapustin галим 1970-03-29
1889 Բորիս Մասինո табиб 1957
1892-07-25 Boris Olivkov байтар
хирург
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
К.И. Скрябин ис. Мәскәү дәүләт ветеринар медицинасы һәм биотехнология академиясе
1954-12-09
1893-06-29 Акаевский, Анатолий Иванович галим Омск дәүләт аграр үнивирситите
Bila Tserkva National Agrarian University
Россия биотехнология университеты
1982-10-21
1895-07-08
1895-07-20
Матвей Спиридонов хөкемче Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 1942-05-01
1896-05-18 Лев Берг 1974-03-30
1897-12-26 Александр Барсков 1953-05-08
1903-03-26 Васіль Фёдаравіч Пятроў Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Витебск дәүләт байтарлык медицинасы академиясе
1990-07-05
1903-11-25 Андрей Студенцов галим Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 1967-12-18
1904-09-26 Евгени Павловски 1975-01-24
1904-11-21
1904-01-04
Кацярына Васілеўна Пятрова галим Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Самара дәүләт медицина университеты
Витебск дәүләт байтарлык медицинасы академиясе
1985-01-26
1908-01-01 Хәйрулла Габдуллин галим Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 1997
1908-06-18 Ибан Казаков 1975-09-02
1908-09-04 Хатыйп Казаков 1991-11-12
1909-08-27 Вениамин Бушков 1990-04-20
1909-11-20 Анатолий Лопырин галим 1970-10-08
1910-09-19 Хөсәен Гыйззәтуллин эпізаатолаг Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 1980-06-22
1917-04-22 Василий Мосин галим Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 1998-06-18
1917-09-17 Georgy Skryabin тереклек химиячесе
университет профессоры
Winogradsky Institute of Microbiology RAS 1989-03-26
1921-02-02 Җанбәк Әхмәрев 2009-01-20
1928-10-13 Михаил Жаков байтар Витебск дәүләт байтарлык медицинасы академиясе 2002-11-16
1933-11-11
1933-11-01
Gennady Sapozhnikov биолог All-Russian Scientific Research Institute of Fundamental and Applied Parasitology of Animals and Plants named after K.I. Skryabin 2004-07-29
1935-03-03 Марат Сафин 2017-05-09
1937-03-20 Рафаэль Сибгатуллин байтар 2021-03-21
1937-06-14 Әхмәтҗан Булатов
1938-04-01 Газыйм Идрисов 2013
1939-09-05 Юныс Кәлимуллин 2002-09-04
1939-10-01 Леонид Иванов 1995-06-16
1940-09-09 Равис Госманов байтар Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе Rayis Gosmanov
1941-03-03 Виктор Бударков
1946-01-01 Анатоли Калмыков 1996-11-04
1946-03-22 Илдус Ибәтуллин галим
1946-09-08 Гөлзадә Сафиуллина байтар
җырчы
фольклорчы
Philharmonia in Samara
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
Gulzada Safiullina
1947-01-01 Николай Балакирев галим К.И. Скрябин ис. Мәскәү дәүләт ветеринар медицинасы һәм биотехнология академиясе
1948-06-01 Гальфия Ильясова
1950-04-04 Arkady Ivanov галим Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
1950-05-01 Фатыйх Сибәгатуллин язучы
сәясәтче
РФ Дәүләт думасы депутаты
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе Fatikh Sibagatullin 2022-06-24
1951-07-22 Бурдов, Геннадий Николаевич байтар
1951-10-01 Рифат Корбанов байтар
шагыйрь
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Татарстан язучылар берлеге
Rifat Dzhamal
1953-07-15 Әгъзам Гобәйдуллин сәясәтче
дәүләт эшлеклесе
Ekzam Gubaydullin
1954-05-10 Роберт Ильясов
1955-12-11 Вәгыйз Минһаҗев эшмәкәр
сәясәтче
дәүләт эшлеклесе
Vagiz Mingazov
1957-01-12 Галимҗан Кәбирев
1957-09-19 Ринат Гайзатуллин
1963-09-28 Рөстәм Равилев Rustam Ravilov
1978-12-21 Алмас Хисаметдинев


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
  2. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры

Чыганаклар

үзгәртү
  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү