Сәйдәш Гарифуллин
Сәйдәш Гарифуллин, Сәйдәш Фәтхелислам улы Гарифуллин — музыкант (аккордеончы), тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты (1990).
Сәйдәш Гарифуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Сәйдәш Фәтхелислам улы Гарифуллин |
Туган | 10 ноябрь 1944 (79 яшь) ТАССР, Буа районы, Казма |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | тәрҗемәче, телче, музыкант |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1944 елның 10 ноябрендә Буа районы Казма авылында бишенче бала булып туган (абыйсы Сәгыйть, апалары Әлфия, Хөрия, Чәчәк). Әтисе Фәтхелислам, әнисе Сафура. 1959 елда фортепиано сыйныфы буенча Буа музыка мәктәбен, 1969 елда инглиз теле белгечлеге буенча Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының роман-алман бүлеген тәмамлый. 1990 елда «Татар теле бәйлекләре» темасына филология фәннәре намзәтлегенә диссертация яклый. Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы
үзгәртү1966-1968 елларда «Оргсинтез»ның тәрҗемәчеләр бюросында эшли.
1968 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә: 1968-1971 елларда Илһам Шакировның концерт бригадасы аккордеончылар триосында (З. Гыйбадуллин, И. Галимов белән бергә), 1972-1973 елларда филармониянең эстрада бүлеге җитәкчесе, 1996-1998 елларда музыка бүлеге җитәкчесе булып эшли.
1974 елдан Казанда, 4 ел Гыйракта (1977-1981), 2 ел Сүриядә (1985-1987), Төркиядә (1991 елдан) тәрҗемәче булып эшли.
1982-1992 елларда Казан дәүләт университетында инглиз теле укыта.
1993-2004 елларда ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр.
Пенсиягә чыккач, Казанның кайбер рестораннарында, Төркиядә отельләрдә рояльдә уйный.
Хезмәтләре
үзгәртүИҗаты
үзгәртүАккордеонда да, фортепианода бердәй оста уйнаучы талантлы музыкант. Репертуарында — Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Ренат Еникеев, Александр Ключарев һ.б. татар композиторларының әсәрләре, халык көйләре, үзе язган инструменталь миниатюралар.
Рус классик музыкасын да, көнбатыш композиторларының иҗади хәзинәсен дә җентекләп өйрәнә: композитор Дюк Эллингтон (АКШ), саксафончы Фаусто Паһетти (Италия), пианист Ричард Клайдерман (Франция), аккордеончы Михаи Табони (Маҗарстан) иҗаты күпкырлы музыкант булып өлгерүенә этәргеч була.
Аның уйнавында татар халык көйләре белән джаз традициясе органик бәйләнеш кичерә. С. Гарифуллин үзе эшкәрткән әсәрләрдә джаз ысулларын оста файдалана. Аккордеон белән әсәрне яздырганнан соң, үзе үк фортепианода импровизациясен шул ук фонограммага өстәп яза.
Бүгенге көндә милли эстрадабызда джаз сәнгатен татар моң-ритмнары белән югары дәрәҗәдә оста табигый берләштереп башкаручы юктыр[1] Мәхмүт Нигъмәтҗанов, профессор
|
Дискография
үзгәртү- «Алтын аккордеон» (әлбум)[2]
Әдәбият
үзгәртү- Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8
Сылтамалар
үзгәртү- Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сайты(үле сылтама)
- Сәйдәш Гарифуллин белән әңгәмә. «Шәһри Казан», 16.07.2016(үле сылтама)
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Буа ягым — тау ягым. 340нчы биттә
- ↑ С. Гарифуллин. «Алтын аккордеон»