Александр Калган

Александр Калган (чын исем-фамилиясе Александр Дмитрий улы Антонов, чуаш. Кăлкан Александр Дмитриевич) (1911 елның 25 декабре (1912 елның 7 гыйнвары), Казан губернасы, Яңа Мәртле1988 елның 19 ноябре, Чабаксар) — язучы, драматург, тәрҗемәче. Чуаш АССР язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе (1935-1941, 1948 елдан). Чуаш АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1945). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1940 елдан).

Александр Калган
чуаш. Александр Кăлкан
А.Д.Калган.jpg
А.Д.Антонов (1912-1988)
Тугач бирелгән исеме: Александр Дмитриевич Антонов
Туу датасы: 7 гыйнвар 1912(1912-01-07)
Туу урыны: Казан губернасы Яңа Мәртле
Үлем датасы: 19 ноябрь 1988(1988-11-19) (76 яшь)
Үлем урыны: Чабаксар
Милләт: чуаш
Ватандашлык: Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian SFSR.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Эшчәнлек төре: укытучы, язучы
Иҗат итү еллары: 1928-1988
Юнәлеш: проза, драматургия, тәрҗемә
Жанр: драма, шигырь, мәсәл, әкият
Иҗат итү теле: чуаш теле
Дебют: «Н. Шелебигә» (1928)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены
ЧАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1945)

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1911 елның 25 декабрендә (1912 елның 7 гыйнварында) Казан губернасы (хәзерге Татарстанның Буа районы) Яңа Мәртле авылында керәстиян гаиләсендә туган. Туган авылы мәктәбен, Үбидә 2нче баскыч мәктәбен, Казан чуаш педагогия техникумын, Татар дәүләт педагогия институтын, ССРБ язучылар берлеге каршындагы югары әдәби курсларны (1958) тәмамлаган. Чуаш техникумын тәмамлагач, Татарстан АССР, Башкортстан АССР чуаш авылларында, соңрак Белорет шәһәрендә фабрика-завод җидееллык мәктәбендә тел-әдәбият укыта.

1935 елдан Чабаксарда. Сугыш алдыннан Чуаш АССР язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе булып, «Пионер сасси» газетасында, «Хатĕр пул» балалар журналында мөхәррир булып эшли. Сугыш елларында Чуаш АССР министрлар шурасы каршындагы сәнгать эшләре идарәсе башлыгы булып тора. 1945 елның сентябреннән — К.В. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театрының әдәби бүлек мөдире. 1948 елда Чуаш АССР язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе итеп сайлана. Берничә ел «Тăван Атăл» әдәби-нәфис әлманахының мөхәррире була. 1958 елдан — һөнәри язучы.

ИҗатыҮзгәртү

Беренче шигырьләре Казанда, Чуаш педагогия техникумында чыгарылган кулъязма журналда басыла. Аның башлангыч иҗатына шагыйрьләр П. Хузангай, Н. Шелебиның тәэсире зур була. Матбугатта беренче шигыре (Н. Шелебигә багышлап язылган) 1928 елда Казанда чыгучы «Утам» әлманахында басыла. «Көзге чәчү», «Кырлар кызы», «Комсомол-тимерче» кебек шигырьләрендә хезмәт кешесенә дан җырлый.

Беренче зур әсәре — чуаш хатын-кызының авыр язмышына багышланган күп актлы «Аниса» драмасы. Әлеге драма Чуаш АССРның 15 еллыгына багышланган драма әсәрләре бәйгесендә 1нче премия ала. Язган пьесалары («Алим», «Аниса», «Авлантарчĕç» (Өйләндерделәр), «Маргарита үч ала») театрда зур уңыш белән куела.

Иҗатында шигърият зур урын алып тора, бигрәк тә сатира әсәрләрен, мәсәлләрне күп яза. Җырлар авторы буларак та киң билгеле: «Хыяллар тормышка ашар», «Баллы җиләкләр» кебек җырлары халык арасында танылган.

Рус һәм чит ил классикасын, совет язучыларының (У. Шекспир, Н.В. Гоголь, А.Н. Островский, К. Симонов, Н. Погодин һ.б.) әсәрләрен, шуның эчендә 30дан артык пьесаны, чуаш теленә тәрҗемә иткән.

КитапларыҮзгәртү

  • «Аниса» (1936)
  • «Хаклă парне» (1951)
  • «Сар-Иван» (1956, 1959)
  • «Юптарусем» (мәсәлләр) (1959)
  • «Кăвак тӳпе» (тат. Зәңгәр күк) (сăвăсем, юптарусем, юморескăсем, памфлетсем). Шупашкар, 1979.
  • «Басни» (1966) (рус.)
  • «Лето красное» (рус.)

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8
  2. Чуваши Татарстана — Тутарстан чăвашĕсем (книга-альбом]. Чебоксары, 2006.
  3. Афанасьев П. Писатели Чувашии. Чебоксары, 2006.
  4. Чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2008.
  5. Энциклопедия чувашской журналистики и печати. Чебоксары, 2014.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү