Константин Петров

чуаш язучысы

Константин Петров, Константин Константин улы Петров (чуаш. Константин Константинович Петров, 1924 елның 1 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буа кантоны, Чуаш Биморзасы2007 елның 2 ноябре, РФ, Чуашстан, Чабаксар) — Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы-прозаик, журналист, доцент, филология фәннәре кандидаты (1968). Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). ССРБ Журналистлар (1957) һәм Язучылар (1974) берлекләре әгъзасы. С. Эльгер исемендәге республика журналистлар премиясе (1990), Н. Никольский премиясе (2004) лауреаты[1].

Константин Петров

Тугач бирелгән исеме: Константин Константинович Петров
Туу датасы: 1 апрель 1924(1924-04-01)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буа кантоны, Чуаш Биморзасы
Үлем датасы: 2 ноябрь 2007(2007-11-02) (83 яшь)
Үлем урыны: РФ, Чуашстан, Чабаксар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, педагог
Иҗат итү еллары: 1959–2007
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: чуаш
Дебют: «Лина», 1959
Премияләр: С. Эльгер премиясе
Н. Никольский премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1924 елның 1 апрелендә Буа кантоны (1930 елдан Буа районы) Чуаш Биморзасы авылында туган. 1941 елда Сембер чуаш укытучылар мәктәбен, 1958 елда КПСС ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбенең (Мәскәү) журналистика факультетын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышында катнашкан.

1946—1963 елларда Казанда «Хĕрлĕ Ялав» (1960—1963 елларда Ленин ялавӗ) газетасында, 1963—1968 елларда «Коммунист Татарии» журналында эшли. Бер үк вакытта 1963—1984 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укыта.

1984—1990, 1995—1999 елларда Чуаш дәүләт университетының[калыпны мәкаләдән алып куярга] журналистика факультетында укыта.

Иҗаты үзгәртү

«Юратсан» (Яратсаң, Чабаксар, 1969) хикәяләр җыентыгы, «Юратупа наркӑмӑш» (Мәхәббәт һәм агу, Чабаксар, 1972), инкыйлабчы Т. С. Семенов (Тайăр Тимкки) турында «Таэр» (Чабаксар, 1976), ССРБ очучы-космонавты Андриян Николаев турында «Сенкер ҫӑлтӑр» (Зәңгәр йолдыз, Чабаксар, 1991, рус телендә: 1999), «Айăплисем» (Гаеплеләр, Чабаксар, 1995), шагыйрь Мишши Сеспель турында «Пурнасма вилем» (Яшәү һәм үлем, 1999) романнары; балалар өчен «Асамла самах» (Тылсымлы сүз, Чабаксар, 1990) исемле әкиятләр җыентыгы; чуаш журналистика тарихы буенча «Чуаш журналистикасының барлыкка килүе һәм үсүе», «Чăваш журналистикинчи жанрсем» (Чуаш журналистикасында жанрлар), «Чуаш журналистикасы тарихы» гыйльми хезмәтләре; чуаш язучылары Ю. Семендер, М. Сеспель, А. Талвир, Н. Ыдарай иҗаты буенча китаплар авторы.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998, с. 435. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  • Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Биобиблиографический справочник. К., 1970.
  • Петров Константин Константинович. «Казан утлары», 2013 ел, май, 175нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Константин Константинович Петров. 2016 елның 5 март көнендә архивланган. Национальная библиотека Чувашской Республики(рус.)