Тәүфикъ Камалиев

журналист, шагыйрь (Казан, Россия)

Тәүфикъ Камалиев, Тәүфикъ Салих улы Камалиев (Камалетдинов) (1940 елның 3 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Ташкичү1980 елның 13 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — шагыйрь, 1966 елдан Татарстан телевидениесендә өлкән мөхәррир, «Ялкын» журналы, «Социалистик Татарстан» газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр. 1971 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы[1].

Тәүфикъ Камалиев

Тугач бирелгән исеме: Тәүфикъ Салих улы Камалетдинов
Туу датасы: 3 февраль 1940(1940-02-03)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Ташкичү
Үлем датасы: 13 февраль 1980(1980-02-13) (40 яшь)
Үлем урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1961—1980
Юнәлеш: поэзия, проза
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Ромашкалар эзлим» (1967)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1940 елның 3 февралендә Татарстан АССР Буа районы Ташкичү авылында туган. Камалетдин бабалары ишаннар токымыннан булган [2].

Ташкичү һәм Апас районы Кызыл Тау авыллары мәктәпләрендә 6-7 сыйныфка кадәр укый. 7 сыйныфны Казанда тәмамлый. Техник училищеда 2 ел укып, слесарь һөнәренә өйрәнә. 1958—1961 елларда Казанның С. Горбунов исемендәге заводында слесарь-җыючы булып эшли. Кичке урта мәктәпне, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган (1966), ИЯЛИда аспирантура тәмамлаган, татар шагыйре С. Сүнчәләй иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе язган[2]. Озак еллар, гомеренең соңгы көннәренә кадәр (13.02.1980), Татарстан телевидениесендә өлкән мөхәррир, С. Горбунов исемендәге авиация берләшмәсенең «Алга» исемле күптиражлы газетасында мөхәррир, «Ялкын» журналы, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

Иҗаты үзгәртү

Әдәбиятка 1960-еллар башында килә. «Ромашкалар эзлим» исемле беренче җыентыгы 1967 елда басылып чыга. Җыентыкта туган җир, яшьлек, студентлар тормышы, якташлары турындагы романтик яңгырашлы лирик шигырьләр урын ала. «Сабыр канатлары сынмый» (1968), «Озата бармагыз» (1969) исемле җыентыклары дөнья күргән. Аларда җитештерү (производство) һәм эшчеләр тормышы үзәккә куеп сурәтләнгән. «Сезгә генә сөйлим» (1970), «Хәләл көчем белән» (1972), «Яшьлеккә кайту» (1978) исемле җыентыклары бар. Аларда гади хезмәт кешеләренең уй-хисләре шигъри юлларга салынган.

1980 елның 13 февралендә перитониттан(рус.) вафат була.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Роза Камалетдинова (Мулланурова), журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1967 елда өйләнешкәннәр) [3]. Кызлары: Миләүшә, Гүзәл.[2][4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Камалиев Тауфик Салихович. Литературная карта Буинского района
  2. 2,0 2,1 2,2 Роза Камалетдинова. Хәтердә. «Сөембикә», 27.01.2016
  3. Габдерәхим. Роза Мулланурова: «Кайгың булмау - бәхет ул». Акчарлак, 15.03.2023, 8нче бит
  4. Гүзәл Галиева. «Миңа хәерхаһ юлдашлар очрады». «Сөембикә», 2021 ел, май, 16-18нче бит.

Сылтамалар үзгәртү