Роза Камалетдинова

журналист (Казан, Россия)

Роза Камалетдинова, Роза Габденур кызы Камалетдинова (Мулланурова, 1946 елның 16 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Әгерҗе районы, Яңавыл) ― журналист һәм язучы, Татарстанның журналистлар (1991) һәм язучылар (1995) берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1996), Фатих Хөсни исемендәге премия лауреаты (2019).

Роза Камалетдинова
Р.Г.Камалетдинова.jpg
Тугач бирелгән исеме: Роза Габденур кызы Камалетдинова
Псевдонимнар: Роза Мулланурова
Туу датасы: 16 май 1946(1946-05-16) (76 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Әгерҗе районы, Яңавыл
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, язучы
Иҗат итү еллары: 1971―2022
Юнәлеш: публицистика, проза
Иҗат итү теле: татар
Дебют: « Чишмә күзе» (1991)
Бүләкләр: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1946 елның 16 маенда Татарстан АССР Әгерҗе районы Яңавыл авылында туган. Ата-бабалары 1929 елда Көчек авылыннан күчеп, яңа авыл нигезләгән[1].

Яңавыл җидееллык, Иж-Бубый урта мәктәпләрен, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган (1969). 1969―1971 елларда Казан электр техникумы китапханәсендә китапханәче булып эшли. 1971 елның сентябреннән – В. И. Ленин исемендәге фәнни-җитештерү берләшмәсе (элекке дары заводы) чыгара торган (Казанның Киров районында татарча чыга торган бердәнбер) күптиражлы «Ленинчы» газетасында хәбәрче [2], 1974―1990 елларда редактор. 1990 елдан — «Сөембикә» журналының сәнәгать һәм сәясәт бүлеге мөхәррире, соңрак ― әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире.

ИҗатыҮзгәртү

Әдәбият-сәнгать кешеләре турында журналист язмалары, очерклары, иҗат портретлары, әңгәмә-интервьюлары һәм балалар өчен язылган лирик хикәяләре бар. Шәхеснең эш-хезмәтен рухи дөньясы аша ачарга омтыла. Кешенең характер сыйфатларын тормышчан детальләр, нечкә, табигый штрихлар ярдәмендә җанландырып, калкытып күрсәтү осталыгына ия. Галимә Ибраһимова, Вафирә Гыйззәтуллина, Шахсәнәм Әсфәндиярова, Кәшифә Тумашева, Наилә Гәрәева, Рауза Хәйретдинова, Флера Гыйззәтуллина һ. б. турында әдәби очерклар иҗат иткән. 1997 елда «Хатын-кыз язмышлары» исемле республикакүләм очерклар бәйгесендә җиңеп чыга.

«Сөембикә» журналында, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Сабантуй» газеталары битләрендә балалар турында лирик хикәяләре, әкиятләре, юмористик парчалары басылган.

«Чишмә күзе» (1991, ТКН) китабына кергән хикәяләрендә язучы табигатьтән инсафлы, яхшы күңелле бала образларының уй-хыялларын, тормышта үз сукмагын табу өчен аларның кылган самими эш-гамәлләрен оста сурәтләп күрсәтә. «Ялгыз каеннан да ялгыз…» (2006, ТКН) җыентыгына кергән хикәяләрендә («Юшкын», «Бүре чагасы», «Күктәтәй», «Башсыз балан куагы») кешеләр арасындагы мөгамәләне такт белән тасвирлый[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

Гаилә хәлеҮзгәртү

Ире Тәүфикъ Камалиев (1940―1980), язучы, журналист. Ике кызы: Миләүшә, Гүзәл.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Гүзәл Галиева. «Миңа хәерхаһ юлдашлар очрады». «Сөембикә», 2021 ел, май, 16-18нче бит.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү