Петр Шафранов

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Петр Шафранов, Петр Григорий улы Шафранов (рус. Шафранов Пётр Григорьевич) (1901 елның 9 (22) гыйнвары, Казан губернасы, Буа өязе, Зур Фролово1972 елның 4 ноябре, Мәскәү) — Ватандашлар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан һөнәри хәрби, 3нче Белоруссия фронтының 31нче армиясе сәргаскәре, Советлар Берлеге Каһарманы (1945), генерал-полковник (1958).

Петр Шафранов
Туу датасы 22 гыйнвар 1901(1901-01-22)
Туу урыны Казан губернасы Буа өязе, Зур Фролово
Үлем датасы 4 ноябрь 1972(1972-11-04) (71 яшь)
Үлем урыны Мәскәү
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Артиллерия артиллерия
Дәрәҗә Калып:ССРБ, генерал-полковник
Җитәкчелек иткән армия
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыЛенин орденыКызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

II дәрәҗә Суворов орденыII дәрәҗә Кутузов орденыII дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены
 Истигъфада 1965

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
П.Г. Шафранов

1901 елның 9 гыйнвар (22 гыйнварында) Казан губернасы Буа өязе (хәзерге Татарстанның Буа районы) Зур Фролово авылында күп балалы пономарь гаиләсендә туган[1]. 13 яшьтән авылдан читкә чыгып, акча эшләп кайта башлый: Царицын (хәзер Волгоград) шәһәрендә кочегар, Идел елгасында «Брадарән Нобель» компаниясе буксирларында штурвалчы, матрос булып эшли. 1919 елның октябрендә Кызыл гаскәргә алына һәм гади гаскәридән генерал-полковник дәрәҗәсенә кадәр данлы юл үтә.

Ватандашлар сугышында Көньяк фронтта сугыша, Сивашны кичә, ак финнарга, Врангель гаскәренә, Литва армиясенә, Төркестан фронтында басмачыларга каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

1923 елда Сарытауда тупчылар курсларын тәмамлый. 1926 елда Киевта тупчылар мәктәбендә укый башлый, аннан күчерелеп, 1928 елда Сумы артиллерия мәктәбен тәмамлый. 1934 елда Кызыл гаскәрнең Ф.Э. Дзержинский исемендәге артиллерия академиясен тәмамлый һәм ССРБ ХКШ каршындагы саклану комитетында бүлек мөдире булып хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

1941 елның июленнәнРезерв фронтының 31нче армиясе 247нче укчы дивизиясе 778нче артиллерия полкы командиры, октябрьдәнКалинин һәм Төньяк-Көнбатыш фронтларының 22нче һәм 4нче удар армияләре 249нчы укчы дивизиясенең артиллерия командиры. 1942 елның башында Пено, Андриаполь, Селижарово, Осташков, Торопец, Велиж, Холмск районнарындагы каты бәрелешләрдә катнаша. Торопец-Холмск юнәлешендә һөҗүмнәрдә күрсәткән батырлыгы өчен 29нчы укчы дивизия Ленин ордены белән бүләкләнә, 16нчы гвардия дивизиясе итеп үзгәртелә һәм Көнбатыш фронтның 30нчы армиясенә кушыла. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән П. Шафранов әлеге дивизия командиры итеп билгеләнә. 1942 елның 27 ноябреннән — генерал-майор. Калинин фронты составында Ржев шәһәрен азат итүдә катнаша. Аннары дивизияне Брянск фронтының 11нче гвардия армиясенә кушалар. 1943 елның сентябреннән П. Шафранов — 36нчы корпус командиры. Шафрановчылар Орёл-Брянск, Гродно операцияләрендә катнаша, Орша-Минск юнәлешендә һөҗүм итәләр, Березина, Неман елгаларын кичә, Көнчыгыш Пруссия, Польша, Чехословакия шәһәр-авылларын азат итә. 1944 елның 13 сентябреннән генерал-лейтенант. 1944 елның октябрь-декабрендә 5нче армия командиры, 1944 елның декабреннән 1945 елның маена кадәр — 31нче армия командиры. Көнчыгыш Пруссиядә хәрби операцияләр белән оста җитәкчелек иткән өчен 1945 елның 19 апрелендә ССРБ Югары шурасы президиумы указы белән П.Г. Шафрановка Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә. Җиңүне Чехословакиядә каршылый.

Сугыштан соң үзгәртү

1948 елда К.Е. Ворошилов исемендәге югары хәрби академия каршындагы югары курсларын тәмамлый. 1948 елның августыннанПВОның Донбасс, 1952 елның июненнәнБаку округы, 1954 елның апреленнәнУрал округы гаскәрләре белән җитәкчелек итә. 1956-1959 елларда ПВО хәрби команда академиясе башлыгы. 1958 елның 18 февраленнән — генерал-полковник. 1959-1965 елларда Варшава килешүе илләренең Берләшкән кораллы көчләре баш идарәсенең Маҗарстан гаскәрендәге вәкиле. 1965 елдан запаста.

1950-1954 елларда 3нче чакырылыш ССРБ Югары шурасы депутаты.

1972 елның 4 ноябрендә Мәскәүдә вафат. Новодевичье зиратында җирләнгән.

Соңгы көненә кадәр сугышчан дусты, армиядә элемтә башлыгы булып хезмәт иткән Шамил Абдулла улы Ваһапов белән элемтәдә тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәрби дәрәҗәләре үзгәртү

  • генерал-майор – 27.11.1942
  • генерал-лейтенант - 13.09.1944
  • генерал-полковник – 18.02.1958

Хәтер үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8
  2. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  3. Великая Отечественная война. Командармы. М., 2005.
  4. Герои огненных лет. М.: «Московский рабочий», 1975.
  5. Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 3. Казань, 1985.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү