Зөя (рус. Свияжск) — Горький тимер юлы Казан бүлекчәсенең станциясы. Татарстанның Яшел Үзән районы,Түбән Карамалы бистәсе территориясендә урнашкан.

Зөя станциясе
Свияжск
Зөя—Сембер
Тимер юл бүлекчәсе: Горький тимер юлының Казан регионы
Платформалар саны: 2
Урнашу: Татарстанның Яшел Үзән районы
Мәскәүгә кадәр ераклык: 752 км Яндекс.Җәдвәлләр
кадәр ераклык:  км Яндекс.Җәдвәлләр
Станция коды: 249004
АСУЖТ коды: 249004
«Экспресс-3»: коды 2060587

[{{fullurl:commons:Category: Sviyazhsk railway station Викиҗыентыкта|uselang=tt}} Зөя станциясе] Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Зөя станциясыннан Рузайга таба беренче пуез 1893 елның 18 дикәбрендә киткән.[1]

1918 елда каты бәрелешләр урыны булып торган булган.

1942 елның 23 гыйнварында Дәүләт саклану комитеты Иделнең урта һәм түбән агымының уң яры буйлап тимер юлны төзү турында карар итте. 978 километрлы тимер юл Зөядән Иловля станциясына кадәр сузылган һәм Идел рокадасы исемен алган.[2]

1971-72 елларда электрлаштырылган.[3]

1990-елларның уртасына кадәр Идел аша автомобиль күпере әле төзелмәгән булган, шуңа күрә Зөя һәм Яшел Үзән тимер юл станциялары арасында автомобилләрне бер ярдан икенче ярга ташучы платформалы пуез йөргән.

Рәсемнәр үзгәртү

 

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://zdr.gudok.ru/pub/10/198563/?sphrase_id=18606(үле сылтама)
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-09-12, retrieved 2014-08-13 
  3. http://zdr.gudok.ru/pub/10/198223/(үле сылтама)