Төп менюны ачу

Рузай (рус. Рузаевка, мукш. Орозай, эрз. Оразай ош) – Мордовия Республикасында шәһәр, Рузай районы үзәге. Республика башкаласы Саранск шәһәреннән 19 км еракта.

Рузай
Ил Русия
Республика Мордовия
Район Рузай районы
Координатлар 54°4'N, 44°57'E
Мэр Иняткина Нина
Нигезләнгән 1631
Мәйдан 27 км²
Климат уртача
Халык саны 47529 кеше
Телефон коды +7 83451
Почта индексы 431440
Рәсми сайт ruzaevka-rm.ru/
Русча атама Рузаевка

Тарихи белешмәҮзгәртү

Рузай Пешлә авылы белән бер чорда пәйда булган. Профессор И.Д.Воронин «Иске Рузаевка тарихыннан» дигән мәкаләсендә: «1631 елда Инсар өязе судындагы Пешлә, Нурлы, Пайгарма елгалары буендагы җирләр Төмән татары Ураз морзаның (князь) карамагында. Шул елда Ураз Тәнкәчиевләр кабиләсе карамагындагы ике татар авылы барлыкка килә: «Урузаевка татар авылы һәм Татар Пешләсе авылы»,- дип язылганны раслый.[1]

Уразай авылы хәзерге тимер юл вокзалыннан көньягракта урнашкан булган.

Пенза губернасының Инсар өязенә керә. 1918 елда Рузаевка өязе барлыкка килә. 1930 елдан Рузаевка районы үзәге.

Рузай станциясеҮзгәртү

Рузай шәһәре зур тимер юл станциясе белән билгеле. 1893 елда булачак Мәскәү-Казан тимер юлында Сасовтан (Рәзән губернасы) Рузайга кадәр поездлар йөри башлый. 1895 елда Рузайдан Пензага кадәр хәрәкәт ачыла. 1898 елдан Рузайдан составлар Сызранга йөри башлый. 1900 елда төньякка – Красный Узелга хәрәкәт ачыла. Республиканың бөтен армиягә чакырылган призывникларын монда сборный пунктка, җыелу урынына китерәләр.

Шәһәрдә эре сәнәгать ширкәтләре эшли.

ХалыкҮзгәртү

1931[2] 1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
~9 700 ~17 100 24 909 41 084 48 811 51 034 49 790 47 529

Милли состав: руслар — 75,9%, мордва — 14,9%, татарлар — 5,5%.[9]

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. http://www.edurm.ru/files/File/mordva/kamal.ppt
  2. 2,0 2,1 http://www.mojgorod.ru/r_mordovija/ruzajevka/
  3. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  9. http://std.gmcrosstata.ru/webapi/opendatabase?id=vpn2002_pert