Сабит Моканов

(Сабит Муканов битеннән юнәлтелде)

Сабит Моканов, Сабит Мокан улы Моканов (каз. Сәбит Мұқанұлы Мұқанов, 1900 елның 13 (26) апреле, РИ, Акмола өлкәсе, Кызылъяр өязе, Таузар волосте, Җаманшобар — 1973 елның 18 апреле, ССРБ, Казакъ ССР, Алматы) — казакъ язучысы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Казакъ ССР ФА академигы (1952), Казакъ ССР язучылар берлеге рәисе (19361937, 19431952 елларда).

Сабит Моканов
каз. Сәбит Мұқанов

Туу датасы: 26 апрель 1900(1900-04-26)
Туу урыны: РИ, Акмола өлкәсе, Кызылъяр өязе
Үлем датасы: 18 апрель 1973(1973-04-18) (72 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, Казакъ ССР, Алматы
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1924-1973
Юнәлеш: проза, драматургия, шигърият
Жанр: роман, пьеса, поэма
Иҗат итү теле: казакъ теле
Дебют: 1924 ел
Бүләкләр: Ленин орденыЛенин орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1900 елның 13 (26) апрелендә Акмола өлкәсе Кызылъяр өязе Таузар волосте Җаманшобар (хәзерге Төньяк Казакъстан өлкәсе Җамбыл районы Сабит Моканов) авылында терлек асраучы гаиләсендә туган. Җиде яшендә әтисе, сигез яшендә әнисе үлеп, ятим кала. Мәктәп-мәдрәсәләрдә укырга мөмкинчелеге булмый. Унбиш яшендә татар муллаларыннан укырга-язарга өйрәнә. Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елның көзендә Омскида Магҗан Җомабаев җитәкчелегендәге мөгаллимнәр әзерләүче икееллык курсларга барып, укып кайта[1]. Туган төбәгендә укытучылык итә. 19191922 елларда Ватандашлар сугышында катнаша, Петропавел фирка шәһәр комитетында эшли. 19221926 елларда Ырынбурда рабфакта укый. 19261928 елларда «Еңбекші қазақ» (хәзерге «Егемен Қазақстан») гәҗитендә, Казакъ ССР дәүләт нәшриятында эшли. 1928 елда Ленинград университетының филология факультетына укырга керә, әмма гаилә хәле буенча тәмамлый алмый, Петропавелга кайта, «Кеңес ауылы» гәҗитенең мөхәррире була. 19321935 елларда Мәскәүдә Кызыл профессура институтының әдәбият бүлегендә укый. 1935 елдан «Кеңес ауылы», «Қазақ әдебиеті» гәҗитләренең мөхәррире, 19361937, 19431952 елларда Казакъ ССР язучылар берлеге рәисе, 19371941 елларда Казакъ педагогия институтында казакъ әдәбияты профессоры. 1937 елда, Магҗан Җомабаев һәм Сәкен Сәйфуллинга ярдәм иткән өчен, фиркадан һәм язучылар берлегеннән чыгарыла.

Иҗаты үзгәртү

Күпсанлы роман-бәяннар («Сылучәч», «Адашканнар», «Тимерташ», «Ботагөз», «Сырдарья» һ. б.), шигырь-поэмалар (мәсәлән, челюскинчылар батырлыгына багышланган «Ак аю» поэмасы), драма әсәрләре («Чокан Вәлиханов», «Кашкар кызы», «Сәкен Сәйфуллин» һ. б.), очерклар, әдәби-тәнкыйди хезмәтләр авторы. Әсәрләре 1922 елдан дөнья күргән. «Бай улы» (1928), «Якты мәхәббәт» (1931), «Тимерташ» (1935) романнары авторы. «Гомер мәктәбе» исемле автобиографик трилогия (1930-1964) язган.

Казакъ ССРда әдәби хәрәкәтне оештыручыларның берсе. Әдәбият теориясе һәм тарихы буенча, XVIIIXX гасыр башы казакъ әдәбияты, шулай ук әдипләр Сәкен Сәйфуллин, Мохтар Әвәзов, Таһир Жароков, Әбдилда Таҗибаев, казакъ халык акыннары иҗаты буенча гыйльми хезмәтләр язган. Чокан Вәлиханов һәм Абай Кунанбаевның әдәби мирасын тирәнтен өйрәнә. Беренче булып, Җамбыл Җабаевның тормыш юлын эзлекле сурәтләүче. «Халык мирасы» исемле этнгорафик хезмәтендә борынгы риваятьләрне, шәҗәрә, казакъ халкының матди һәм рухи мирасын тасвирлаган (1974 елда, вафатыннан соң басылган). Аның әсәрләре нигезендә берничә нәфис фильм төшерелгән: «Ботагөз», «Аккан йолдыз» һ. б.

Тукай үзгәртү

С. Моканов шәхси, иҗади үсешендә Тукай әсәрләренең гаять зур роль уйнавын һәрдаим ассызыклый. Казанда, Мәскәүнең Колонналы залында Габдулла Тукайга 75, 80 ел (1966) тулуга багышланган илкүләм рәсми тантаналарда чыгыш ясап, Тукайга, аны тудырган татар халкына олы ихтирам, рәхмәт хисләрен белдерә. Автобиографик «Гомер мәктәбе» трилогиясендә «Габдулла Тукай» дигән махсус бүлек бар[2].

Россиядәге Көнчыгыш халыкларының Һәммәсенең үз Тукае була: казакъта — Абай, кыргызда — Токтагол, үзбәктә — Фуркат, таҗикта — Айни... Әмма төрле сәбәпләр аркасында, аларның берсе дә башка милләтләр арасында Тукай кебек хөрмәт вә дан казанмады. Бу — тарихи чынлык.

Хәтер үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Беренче никахы (1924—1926 елларда) — Рәхимә (?—1926), уллары Арыстан (сабый вакытта вафат).
Икенче никахы (1926—1973 елларда) — Мәрьям (19092010), уллары Арыстан, Марат, Алтай, Ботаҗан, кызлары Баян, Жанна.

Галерея үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Қазақ әдебиеті. Энциклопедиялық анықтамалық. Алматы: «Аруна Ltd.», 2010 ел. ISBN 9965-26-096-6

Әдәбият үзгәртү

  1. Хатыйп Миңнегулов. Әдәбиятны өйрәнү юлында. К.: ТКН, 2018, 245-247нче бит. ISBN 978-5-298-03602-3

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кайролла Муканов. Сабит и Магжан 2019 елның 10 май көнендә архивланган.. «Нива», 2001, № 1, с.67 – 75
  2. Слово о Тукае: Писатели и ученые о татарском народном поэте. К.: ТКН, 1986, 24-31нче бит