Казакъстан язучылар берлеге
Казакъстан язучылар берлеге (каз. Қазақстан жазушылар одағы) ― казакъ профессиональ язучыларын берләштерүче иҗтимагый иҗат оешмасы[1]. 2023 елдан Казакъстан язучылар берлеге идарәсе рәисе ― Мереке Абдеш улы Кулкенов[2][3].
Казакъстан язучылар берлеге каз. Қазақстан жазушылар одағы | |
Тип |
иҗтимагый иҗат оешмасы |
---|---|
Нигезләү елы | |
Урнашуы |
Казакъстан, |
Төп фигуралар |
Сәкен Сәйфуллин (нигезләүче) |
Бүлендек оемалар | |
Веб-сайт |
Структурасы
үзгәртүЯзучылар берлеге структурасында казакъ, рус, уйгыр (1932 елдан), алман һәм корея (1977 елдан) әдәбиятлары буенча иҗади секцияләр бар.
Карагандада, Симәйдә, Җаекта, Астанада, Шымкентта өлкәара биш бүлекчәсе бар.
Язучылар берлеге идарәсе түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казакъстан Язучылар берлеге, Абылай хан проспекты[d], 105, Алматы, Казакъстан[4].
Рәсми басма органнары
үзгәртүЯзучылар берлегенең вакытлы матбугаты[4]:
- «Қазақ әдебиетi» газетасы (1934),
- «Жұлдыз» журналы (1928),
- «Простор» журналы (1933),
- «Жалын» журналы (1969).
Тарих
үзгәртүСовет чоры казакъ әдәбиятындагы төп вакыйгалар[1]:
- 1923 елда шагыйрь Магҗан Җомабаев Төркестан Республикасыннан Мәскәүгә В. Брюсовның Югары әдәби-сәнгать институтына җибәрелә, анда ул язучылар берләшмәләре, аерым алганда, шагыйрьләр берлеге эшчәнлеге белән таныша. Һәм ул казакъ язучыларының «Алқа» («Коллегия») дип аталган әдәби берләшмәсен төзергә ниятли һәм оешманың программасын яза. Әлеге программа төрле шәһәрләрдә яшәүче әдәбиятчыларга танышу өчен почта аша җибәрелә һәм үз тарафдарларын таба. «Алқа» программасы язышуларда хупланган, ләкин җыелыш булмаганга, кабул ителмәгән. «Алқа» оештыру ягыннан рәсмиләштерелмәгән булып кала. Әдәби берләшмә төзү нияте милләтчелек билгесе, алашордалыларның[d] янәдән «совет төзелешенә зыян салу омтылышы» булып таныла. Бәйсез әдәби берләшмә тыела.
- 1925 елда республикада рәсми Казакъстан пролетар язучыларының ассоциациясе төзелә.
- 1928 — «Жаңа әдебиет» (Яңа әдәбият) журналы барлыкка килә, соңыннан ул «Жұлдыз» итеп үзгәртелә.
- 1928―1930 елларда иске формациянең барлык әдәбиятчылары диярлек, «Алқа»ның барлык потенциаль әгъзалары — Әхмәт Байтурсынов, Миръякуп Дулатов, Җүсипбәк Аймауытов, Магҗан Җомабаев, Мохтар Ауэзов, Кошке Кеменгеров һәм башкалар эзәрлекләүләргә һәм репрессияләргә дучар була.
- 1933 ел — Язучылар берлеге басма органына әверелгән «Простор» журналы чыга башлый.
- 1934 елның 12 июнендә, СССР язучыларының беренче корылтае ачылуга өч ай кала, автономияле Казакъ Республикасы (ул вакытта РСФСР составына кергән) язучыларының беренче корылтае була, ул барлык ышанычлы әдәбиятчыларны Казакъстан совет язучылары берлегенә берләштерә. Кереш сүзне Союзга нигез салучы Сәкен Сәйфуллин әйткән. Беренче рәис итеп Ильяс Җансүгиров сайлана.
- 1939 ел ― Казакъстан язучыларының икенче съезды.
- 1951 ел. Тарихчылар Е. Бекмаханов, Б. Сөләйманов кулга алыналар һәм озак срокка хөкем ителәләр, галим-филологлар Е. Исмаилова һәм К. Мөхәммәдханов, соңгысы «Абайның әдәби мәктәбен өйрәнү мәсьәләләрендә милләтче хаталар җибәргән» өчен кулга алыналар. Казакъстан КП Үзәк Комитетының эпос үрнәкләренең, алар белән бәйле төрле галимнәрнең, тарихчыларның, филологларның һәм фәнни коллективларның фәнни хезмәтләренең халыкка каршы асылы турында карарлары чыга. Мохтар Ауэзовның «Абай» романы 1953 елның июнендә «Казахстанская правда» редакция мәкаләсендә тәнкыйтьләнә.
- 1954 елда (икенче корылтайдан соң унбиш ел үткәч) республика язучыларының чираттагы, өченче корылтае була; Бөек Ватан сугышыннан соң Язучылар берлеге сафлары тиз арада тулылана башлый, әдәбиятчыларны совет халкының яңа героикасына ― чирәм җирләрне күтәрүгә юнәлдерәләр.
- 1975 елда Михаил Суслов күрсәтмәсе белән Язучылар берлеге әгъзасы Олжас Сөләймановның «Игорь полкы турында хикәят»кә[d] багышланган «Аз и Я. Книга благонамеренного читателя» китабы «пантюркизм өчен» тыела, әлеге авторның башка әсәрләре сигез ел басылмый.
- 1986 елда Бахытҗан Канапьянов КПСС Үзәк Комитеты аппараты һәм Казакъстан КП Үзәк комитеты тарафыннан «Простор» журналында басылган үзенең «Позабытый мной с детства язык» (Балачактан онытылган телем) шигыре өчен эзәрлекләүләргә һәм тәнкыйтькә дучар була, анда шагыйрь шул чор идеология аппараты милли сәясәтенең һәлакәткз алып баруын ачып биргән. Б. Канапьяновның шигырьләрен басу тыела һәм бары тик хакимияткә Ө. Җанибәков килгәч кенә (1988), шагыйрьнең әсәрләре матбугатта күренә башлый. Алматыда декабрь вакыйгалары[d] көннәрендә («Желтоқсан көтерілісі») шагыйрь белән теләктәшлек йөзеннән, Бакыт Кенҗеев «Америка тавышы» радиосыннан Б. Канапьянов шигырьләрен укыган.
- «Үзгәртеп кору» елларында Язучылар берлеге инициативасы буенча Олжас Сөләйманов җитәкчелегендәге Симәй полигонында атом-төш сынауларын тыю өчен «Невада-Семипалатинск халык хәрәкәте» һәм Мохтар Шаханов җитәкчелегендәге «Кипкән Аралны коткару хәрәкәте» туган. Ләкин болар Казакъстан язучылар берлеге әгъзаларының соңгы саллы сәяси күтәрелешләре була.
Рәисләр
үзгәртү№ | Портрет | Рәис казакъча исеме (Яшәгән еллары) |
Рәислек | |
---|---|---|---|---|
Башы | Ахыры | |||
0 | Сәкен Сәйфуллин Сәкен Сейфуллин (1894–1938) |
1925 | 1932 | |
1 | Ильяс Җансүгиров Ілияс Жансүгіров (1894–1938) |
1934 | 1935 | |
2 | Габбас Тугжанов Ғаббас Тоғжанов (1900–1937) |
1935 | 1936 | |
3 | Сабит Моканов Сәбит Мұқанов (1900–1973) |
1936 | 1937 | |
4 | Мухамеджан Каратаев Мұхамеджан Қаратаев (1910–1995) |
1937 | 1938 | |
5 | Дихан Әбилев Дихан-Баба Әбілев (1907–2003) |
1938 | 1939 | |
6 | Әбдилда Тәжибаев Әбділда Тәжібаев (1909–1998) |
1939 | 1943 | |
7 | Сабит Моканов Сәбит Мұқанов (1900–1973) |
1943 | 1951 | |
8 | Әбдирахим Жаймурзин Әбдірахим Жаймурзин (1916–2010) |
1951 | 1953 | |
9 | Габиден Мостафин Ғабиден Мұстафин (1902–1985) |
1953 | 1956 | |
10 | Габит Мөсрепов Ғабит Мүсірепов (1902–1985) |
1956 | 1962 | |
11 | Габиден Мостафин Ғабиден Мұстафин (1902–1985) |
1962 | 1964 | |
12 | Габит Мөсрепов Ғабит Мүсірепов (1902–1985) |
1964 | 1966 | |
13 | Әди Шәрипов Әди Шәріпов (1912–1993) |
1966 | 1971 | |
14 | Әнвәр Әлимҗанов Әнуар Әлімжанов (1930–1993) |
1971 | 1979 | |
15 | Жубан Молдагалиев Жұбан Молдағалиев (1920–1988) |
1979 | 1983 | |
16 | Олжас Сөләйманов Олжас Сүлейменов (1936–) |
1983 | 1991 | |
17 | Калдарбек Найманбаев Қалдарбек Найманбаев (1939–2004) |
1991 | 1996 | |
18 | Нурлан Оразалин Нұрлан Оразалин (1947–) |
1996 | 2018 | |
19 | Улыкбек Есдәулет Ұлықбек Есдәулет (1954–) |
2018 | 2023 | |
20 | Мереке Кулкенов Мереке Құлкенов (1951–) |
2023 елдан | – |
Язучылар берлеге бинасы
үзгәртү1945 елда КазАССР ХКС «1946 елда Алматыда «Җамбыл исемендәге язучылар йорты» төзү турында» карар кабул иткән. Архитектор Сумароков тарафыннан проект эшләнгән, ләкин бина төзелмәгән[5].
Абылай хан урамы, 105 адресы буенча урнашкан бинаны анда Казакъ ССР Тышкы эшләр министрлыгын[d] урнаштыру өчен төзи башлаганнар. Бина архитекторлар А. А. Леппик һәм А. Ф. Иванов проекты буенча төзелгән.
1972 елда архитектор И. В. Щевелева проекты буенча бинага янкорма сыйфатында конференц-зал, «Каламгер» кафесы өстәп төзелә. Реконструкция Алматыда Азия Һәм Африка илләре язучыларының конференциясен үткәрү белән бәйле була[6].
Архитектурасы
үзгәртүЯзучылар берлеге бинасы классицизм тибында төзелә һәм ул чор Алматының шәһәр формалаштыручы мөһим объектына әверелә. Бина совет архитектурасы үрнәге булып тора. Өч катлы, турыпочмаклы бинаның архитектура-планлаштыру композициясе ― үзәк күчәр. Төп керү урыны үзәк ризалиттан чыгып торган урында урнашкан. Бинаның ян ишекләре төп ишеккә охшаш итеп бизәлгән. Фасад композициясе нигезендә ― тәрәзәара стеналарында һәм бина почмакларында композит ордер пилястрларының вертикаль ритмына каршы куелган тәрәзә уемнарының горизонталь тасмасы[7].
Статусы
үзгәртү2010 елның 10 ноябрендә Алматы шәһәренең җирле әһәмияттәге тарих һәм мәдәният һәйкәлләренең яңа дәүләт исемлеге расланган, шул ук вакытта бу уңайдан алдагы барлык карарлар үз көчен югалткан дип таныла[8]. Бу карарда Язучылар берлеге бинасының «җирле әһәмияттәге һәйкәл» статусы сакланып калган. Саклау зоналарының чикләре 2014 елда расланган[9].
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Каратаев М. К. «Казахская советская литература»
- ↑ ЛАХАНҰЛЫ, Нұртай (2023-05-12). Мереке Құлкенов Жазушылар одағының төрағасы болып сайланды. Азаттық радиосы. 2023-05-13 тикшерелгән.
- ↑ САҒЫМХАН, Меруерт (2023-05-12). Қазақстан Жазушылар одағы басқармасының төрағасы сайланды. Түркістан. әлеге чыганактан 2023-05-13 архивланды. 2023-05-13 тикшерелгән.
- ↑ 4,0 4,1 Союз писателей Казахстана на портале История Казахстана 2018 елның 16 февраль көнендә архивланган.
- ↑ Музей Алматы. Здание Cоюза писателей Казахстана.
- ↑ Достопримечательности г. Алматы. Здание Правления союза писателей Республики Казахстан. әлеге чыганактан 2016-04-24 архивланды. 2024-11-18 тикшерелгән.
- ↑ Управление культуры г. Алматы. Здание Союза писателей Казахстана.
- ↑ Постановление Акимата города Алматы от 10 ноября 2010 года N 4/840 «Об утверждении Государственного списка памятников истории и культуры местного значения города Алматы».
- ↑ Решение ХХХI сессии маслихата города Алматы V созыва от 10 сентября 2014 года N 261 «Об утверждении границ охранных зон, зон регулирования застройки и зон охраняемого природного ландшафта объектов историко-культурного наследия города Алматы».