Төп менюны ачу

Мохтар Әвәзов (Мохтар Омархан улы Әвәзов, каз. Muhtar Omarhanuly A'y'ezov, 1897 елның 28 сентябре, Симәй өлкәсе, Чыңгыз волосте — 1961 елның 27 июне, Мәскәү) — язучы, драматург, филология фәннәре докторы (1946), профессор (1946, 1953), Казакъ ССРның атказанган фән эшлеклесе (1957), Казакъ ССР ФА академигы (1946), Казакъ ССР язучылар берлеге рәисе. «Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе»нә кертелгән «Абай юлы» романы авторы.

Мохтар Әвәзов
каз. Muhtar A'y'ezov
Stamp of Kazakhstan 176.jpg
М.О. Әвәзов (1897-1961)
Казакъстан почта маркасында
Тугач бирелгән исеме: Мохтар Омархан улы Әвәзов
Туу датасы: 28 сентябрь 1897(1897-09-28)
Туу урыны: Симәй өлкәсе Чыңгыз волосте
Үлем датасы: 27 июнь 1961(1961-06-27) (63 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү
Милләт: казакъ
Ватандашлык: Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы, публицист
Иҗат итү еллары: 1917-1961
Юнәлеш: проза, драматургия, поэзия, тәрҗемә
Жанр: роман, пьеса, шигырь
Иҗат итү теле: казакъ теле
Дебют: «Енбек-Кебек» пьесасы (1917)
Премияләр: Ленин премиясе (1959)
Сталин премиясе (1949)
Бүләкләр: Ленин орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
Музей-йорты. Алматы

1897 елның 28 сентябрендә Симәй өязе (Казакъстанның Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе) Чыңгыз волостенда күчмә казакъ гаиләсендә туган. Бабасы Әвәз оныгы Мохтар туу хөрмәтенә уздырган мәҗлескә Абай Кунанбаев килгән. Абайның әтисе Кунанбай — Әвәзләрнең кияве: сеңлесе Нурганымга өйләнгән булган. Мохтар бик яшьли әти-әнисеннән ятим кала. Аны Касыймбәк абыйсы тәрбия кыла һәм укыта. 1906-1907 елларда Мохтар мәдрәсәдә укый, аннары Чыңгыз волосте земство стипендиясенә 5 еллык Симәй шәһәр рус укуханәсенә укырга керә. 1912-1919 елларда Симәй укытучылар семинариясендә укый. Симәй шәһәрендә оештырылган беренче «Ярыш» футбол такымында уйный.

1917 елда якын туганнары Мохтарны Рәйханга өйләндерә, 1918 елда аның беренче баласы — кызы Мөгамилә (1918-2009) туа. 1920 елда улы Чокан туа, анысы яшьли мәрхүм булган. Өч елдан гаилә таркала, Мохтар кызын үзенә ала. Абай Кунанбаевның Мәгави исемле улыннан туган оныгы Камиләгә өйләнә, ләкин бу никахы да озын гомерле булмый.

1917 елда Мохтар Әвәзовның Абайның оныгы Акышны кияүгә бирү һәм озату уңае белән бүләк итеп язган беренче пьесасы «Енбек-Кебек» Абайның хатыны Айгерим юртасында уйнала. Һәвәскәр артистлар Абайның оныклары һәм авторның туган-тумачасы була.

1918 елда Мохтар Әвәзов һәм Йосыфбәк Аймавытов Симәйдә «Абай» журналы чыгара башлый. 21нче саны чыккач, басма сәяси сәбәпләр аркасында ябыла. 1919 елда РКП (б) сафына алына, Симәй губернасы башкарма комитеты рәисе һәм Казакъстан Үзәк башкарма комитеты сәркатибе дәрәҗәсенә күтәрелә. 1922 елда «фирканең эчке тәртибен бозу»да һәм «милләтчелек»тә гаепләнеп, фиркадән чыгарыла. Ырынбурдагы дәрәҗәле урынын ташлап, Ташкәнт Урта Азия университетына ирекле тыңлаучы булып керә. «Шолпан» журналында берничә хикәясен бастыра. 1923-1928 елларда Ленинград дәүләт университетының филология бүлегендә укый. Укыганда үзенең өченче хатыны булачак Валентина Николай кызы Кузьмина белән таныша. 1928 елда гаилә Ташкәнткә күченә, анда М. Әвәзов үзе укыган Ташкәнт Урта Азия университетында аспирантурага керә. Шунда ук укыта да. 1929 елда өченче баласы — кызы Ләйлә туа. 1930 елда яшь казакъ язучыларының «Алка» оешмасы белән бәйләнештә торуда гаепләп, кулга алына, 2,5 елга хөкем ителә. Валентина кызы Ләйләне алып, Ленинградка кайтып китә. 1932 елда иреккә чыккач, Алматы вузларында укыта, пьесалар язуын дәвам итә. Дусты Ильяс Җансүгиров Мохтарга сәясәт белән араны өзеп, атаклы туганы Абайның иҗатын тикшерүгә алынырга тәкъдим итә. 1933 елда М. Әвәзов Абайның латин шрифтында басылган шигырьләренең беренче тулы җыентыгын - «Абай Кунанбай-улы толык жинак»ны чыгара. 1935 елда Валентина белән яңадан кушылалар, уллары Эрнар туа. 1937 елда Казакъ ССР язучылар берлегенең беренче пленумы була, анда М. Әвәзовны нык тәнкыйтьлиләр, шуннан соң НКВД М. Әвәзов әсәрләрен тыя, аларны китапханәләрдән алдырта, үзен эштән куалар. Гаиләсе белән Ленинградка китә.

1941 елда Казакъстанга кайта, Валентина балалары белән Ленинградта кала. М. Әвәзов ССРБ ФА Казакъ филиалының тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. 1942 елда «Абай» романының 1нче китабын нәшер итә. Шул елда Фатыйма Габитова гаиләсенә ярдәмгә килә, дуслык җепләре гаилә җебенә әйләнә, 1943 елда уртак уллары Морат туа.

1945 елда, Абайның 100 еллыгында, «Абай» операсының либреттосын, «Абай җырлары» нәфис фильмының сценариен, Абайның тәрҗемәи хәленең яңа вариантын, бөек казакъ акыны турында берничә мәкалә яза. Мәскәүдә «Абай» китабы чыга. Автор Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1946 елда филология фәннәре докторы була, профессор, Казакъ ССР ФА академигы итеп сайлана. 1947 елда «Абай» романының икенче китабы казакъ телендә, 1948 елда ике китап та Мәскәүдә рус телендә нәшер ителә. 1949 елда роман 1нче дәрәҗә Сталин премиясенә лаек була, автор Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә. Шуңа да карамастан, М. Әвәзовны эзәрлекләү туктамый. 1952 елда казакъ телендә «Абай юлы» китабы чыгуга, «Правда» газетасы М. Әвәзовны «гражданлык сизгерлеге җитмәү»дә гаепләп чыга. Шунда ук профессор Әвәзовны «буржуаз-милләтчел хаталары өчен» университеттагы эшеннән чыгаралар, күптомлык «Казакъ ССР тарихы»н язучы авторлар коллективыннан төшереп калдыралар. Кулга алынудан шикләнеп, Мәскәүгә китә, 2 ел Мәскәү дәүләт университетының ССРБ халыклары әдәбияты кафедрасында казакъ әдәбияты буенча лекцияләр укый.

1954 елда Мәскәүдә «Абай юлы» тетралогиясен тәмамлый. «Иностранная литература», «Дружба народов» журналлары мөхәрририятенә сайлана, Мәскәү шуралар йорты колонналы залында узган тантаналы утырышта Абай иҗаты турында телмәр белән чыгыш ясый. Шуннан соң Алматыга кайта, барлык эш урыннарында торгызыла. 1955 елда Казакъ ССР 4нче чакырылыш югары шурасы депутаты итеп сайлана. Әдәби делегацияләр составында чит илләргә чыга башлый. «Казакъ шигърияте антологиясе»н төзү эшендә катнаша, «Абай юлы»н тәрҗемә итүчеләр белән эшли. Казанда 1957-1960 елларда татар телендә «Абай» тарихи романының 1-2 томнары нәшер ителгән.

1957 елның 28 сентябрендә, 60 яшендә, Ленин ордены белән бүләкләнә. Казакъ ССР атказанган фән эшлеклесе исеме бирелә. 1959 елда «Абай юлы» дилогиясе өчен Ленин премиясе бирелә, Казакъ ССР 5нче чакырылыш югары шурасы депутаты итеп сайлана. 1960 елда АКШка бара, «Америкадан алган тәэсирләр» очерклар шәлкеме яза. «Яшь буын» романын башлый.

1961 елның җәендә Мәскәүгә дәваланырга китә. 1961 елның 27 июнендә операция вакытында үлә.

Гаилә хәлеҮзгәртү

I хатыны Рәйхан. Балалары:

  • кызы Мөгамилә (1918-2009), улы Чокан (1920-?)

II хатыны Камилә Мәгави кызы

III хатыны Валентина Николай кызы Кузьмина. Балалары:

  • кызы Ләйлә Әвәзова (1929-1993), тарих фәннәре докторы, «М. Әвәзовның йорт-музее» директоры.
  • улы Эрнар Әвәзов (1935), биолог.

IV хатыны Фатыйма Габитова. Баласы:

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

  • 1967 елда Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсендә Бакыршык бистәсенең исеме Әүәзов итеп үзгәртелгән.
  • 1963 елдан Алматыда (М. Түләбаев урамы, 185) М. Әвәзовның ике катлы йорт-музее эшли (1994 елдан «Әвәзов йорты» фәнни-мәдәни үзәге).
  • Казакъстанның Әдәбият һәм сәнгат институты М. Әвәзов исемен йөртә.
  • 1997 елны ЮНЕСКО «М. Әвәзов елы» итеп игълан итә.
  • 50 томлык әсәрләре тупланмасы нәшер ителә.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү