Габдулла Тукай һәйкәле (Түбән Кама, 1991)
Габдулла Тукай һәйкәле — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 1991 елда Габдулла Тукайга куелган (беренче) һәйкәл. Авторы — Бакый Идрис улы Урманче (1897 — 1990) (бюст өлеше), архитектор — Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов (күтәртмә өлеше). Түбән Каманың Габдулла Тукай паркына (башка исемнәре: Г. Тукай исемендәге Ял һәм уку паркы, Мәгърифәт һәм ял паркы, Әкиятләр паркы) керү юлында, махсус эшләнгән милли орнаментлы áрка алдына урнаштырылган.
Һәйкәл | |
Габдулла Тукай һәйкәле
| |
Габдулла Тукайга һәйкәл | |
Урын | ТР, Түбән Кама, Тукай урамы, 31 |
Сынчы | Бакый Урманче, Фирдәвис Ханов |
Төзелеш | 1989—1991 еллар |
Материал | бронза |
Тарих
үзгәртүТукай бюсты — Бакый Урманченың иҗат җимеше. Шагыйрьнең 75 еллыгына бронзадан эшләп тәмамлаган[1]. Шәһәргә сынчы үзе исән вакытта бүләк итеп калдырган. 1986 елның февралендә техник фәннәр докторы, ТР ФА мөхбир әгъзасы, ТР атказанган химигы Азат Зыятдинов (1939 — 2017), сынчының Казандагы остаханәсеннән шагыйрь бюстын РАФ машинасында Түбән Камага алып кайтуны оештыра[2]. Бюстны 1991 елның сентябрь аенда Кояшлы (хәзерге Тукай) урамындагы Тукай исемендәге китапханә янәшәсендәге бакчага (скверга) бастырып куйганнар. 2006 елда бюст яңартылган.
2015 елның 14 августында, «2015 ел — Татарстанда Парклар һәм скверлар елы» уңаеннан, Тукай һәйкәле тирәсе гүзәл паркка әйләндерелә[3]. Паркның мәйданы 3,2 га. Парк белән беррәттән, янәшәдәге Тукай исемендәге шәһәр китапханәсенә дә республика бюджеты хисабына төзекләндерү үткәрелә.
Үзгәртеп корылган паркны һәм һәйкәлне ачу тантанасында ТР президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев һ. б. рәсми кешеләр катнаша.
Тасвирлама
үзгәртүБиек алты кырлы гранит постаментка яшь Габдулла Тукайның бюсты урнаштырылган. Постаментның алгы ягында гарәп һәм кирилл хәрефләре белән шагыйрь турында мәгълүмат язылган мемориаль такта беркетелгән.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Урманче Б. Тукайга багышланган эшләрем. «Татарстан яшьләре», 30.03.1961
- ↑ Азат Зыятдинов. Ил агасы белән очрашулар. Китапта: Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: «Фән», 2005. 271нче бит. ISBN 5-9690-0031-0
- ↑ Тукай паркы Түбән Кама халкы өчен күктән төшкән бәхет — архитектор Фирдәвес Ханов. 2017 елның 7 март көнендә архивланган. «Татар-информ» МА, 06.03.2017
Чыганаклар
үзгәртү- Архитектор Фирдәвис Ханов. Түбән Кама: ИПЦ «Гузель», 2016.
- Ирина Гарипова. Парк Тукая: здесь кипит жизнь. «Нижнекамская правда», 18 августа 2015 года.
- Түбән Камада Тукай һәйкәле. Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган Интернет–портал
- Достопримечательности Нижнекамска 2019 елның 26 февраль көнендә архивланган.
- Памятник Тукаю. 2016 елның 18 декабрь көнендә архивланган. RuTraveller
- Памятники.(үле сылтама) Официальный сайт Нижнекамского муниципального района РТ.
- Таһир Сабирҗанов. Түбән Кама — Тукай варислары мәркәзе. «Мәгариф», 2017 ел, март.