Габдулла Тукай һәйкәле (Түбән Кама, 1992)

Габдулла Тукай һәйкәлеТатарстанның Түбән Кама шәһәрендә 1992 елда куелган һәйкәл. Авторы — Бакый Идрис улы Урманче (18971990). Башта (1979 елда) әлеге һәйкәл Яңа Кырлайда куелган булган. Автор - сынчы рөхсәте белән, 1986 елның 24 октябрендә Яңа Кырлайдан Түбән Камага күчерелгән.

Һәйкәл
Габдулла Тукай һәйкәле
Габдулла Тукайга һәйкәл
Габдулла Тукайга һәйкәл
Урын ТР, Түбән Кама, Актүбә урамы, 9
Сынчы Бакый Урманче
Төзелеш датасы 1992 ел
Материал бетон

Тарих үзгәртү

Габдулла Тукайның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә (1986), Бакый Урманче эшен — музей алдына куелган бетон Тукай һәйкәлен металлдан койдырып, читкә утыртып куялар. Иске (беренче) һәйкәлне мәктәп артына күчерәләр. Һәйкәл хуҗасыз, кадерсез ята. Техник фәннәр докторы, ТР ФА мөхбир әгъзасы, ТР атказанган химигы Азат Зыятдинов (19392017), һәйкәлнең авторын күндереп, һәйкәлне Түбән Камага алып кайтып лаеклырак урынга урнаштыруны максат итә. Автор кадерсез яткан һәйкәлне алып китүгә карышмый.

Тукай һәйкәлен Түбән Камага күчерү тиз һәм профессиональ башкарыла. Түбән Кама шәһәр башкарма комитеты әрҗәсенә ком салынган, һәйкәлне төреп куярлык япкычы булган «КамАЗ» машинасы бирә. Арча районы хакимиятеннән Вәгыйз Минһаҗев һәйкәлне күтәреп машинага кую өчен кран сөйләшеп куя. Арча ПМКсы кранчысы Мансур Мөхәммәдьяров (Кышкар авылыннан) четерекле эшне (һәйкәлне, ватмыйча, күтәреп машинага куюны) зур осталык белән башкарып чыга. Шоферлар Ирек Зәйнуллин, Әсхәт Гәрәев һәйкәлне зур саклык белән Түбән Камага алып кайтып җиткерәләр.

1992 елда һәйкәл мәшһүр табиб Гамир Гариф улы Исмәгыйлев ярдәме белән Түбән Каманың хәзерге киң профильле үзәк район хастаханәсе (элекке 3нче хастаханә, медсанчасть) каршындагы бакчага (Актүбә урамы, 9) урнаштырыла.

Һәр елны Габдулла Тукай туган көнне — 26 апрельдә әлеге һәйкәл каршында үзәк район хастаханәсе коллективы һәм Түбән Кама медицина көллияте укучылары катнашында «Шигърият бәйрәме» уздырыла[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Азат Зыятдинов. Ил агасы белән очрашулар. Китапта: Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: «Фән», 2005. 264-282 бит. ISBN 5-9690-0031-0

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү