Габдулла Тукай музей комплексы (Яңа Кырлай)

Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы (рус. Государственный литературно-мемориальный музейный комплекс Габдуллы Тукая) — Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан дәүләт (РФ) бюджетындагы мәдәният оешмасы (музей-комплекс). Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, 18861913) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.

Габдулла Тукай музей комплексы
 Габдулла Тукай музей комплексы Викиҗыентыкта
Габдулла Тукай
музей комплексы
Нигезләү датасы 1971
Урын 422035 ТР, Арча районы, Яңа Кырлай, Үзәк ур., 4а.
Директор Дамир Зиннәтулла улы Абдуллин
Сайт Музей сайты
 Габдулла Тукай
музей комплексы
Викиҗыентыкта
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Музей комплексына керә үзгәртү

Филиалы үзгәртү

  • Хуҗалык-эксплуатация хезмәте

Тарих үзгәртү

Музей 1960-елларның икенче яртысында җәмәгатьчелек башлангычында эшли. Беренче экспозиция авыл китапханәсе бинасында төзелә. Нигез салучылар — Хөснурый Хәбри кызы Хәбриева (19011967), Азия Нурулла кызы Шакирова. 1971 елдан — «дәүләт музее» статусында. 1976 елның 26 апрелендә яңа экспозиция ачыла. 19761979 елларда, Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан, сынчы Бакый Урманче проекты буенча нарат бүрәнәләрдән ике катлы яңа бина төзелә[1]. 1979 елда Тукай яшәгән йорт, аны уллыкка алган Сәгъди Сәлихов утары (Сәгъди йорты) яңартыла. 2007 елданТР мәдәният министрлыгы карамагындагы мөстәкыйль мәдәният оешмасы.

Бина үзгәртү

Экспозицияләр ике агач бинада урнашкан: шагыйрьнең балачагы узган Сәгъди абзый йортында мемориаль-көнкүреш экспозициясе, музей өчен 19761979 елларда махсус төзелгән ике катлы бинада әдәбият-сәнгать экспозициясе. Музей чикләре тимер рәшәткә белән уратып алынган.

Экспонатлар үзгәртү

Күргәзмәләр мәйданы — 724 кв. м. Музей фондында 1 700 саклау берәмлеге (төп фондта — 822) (2014 ел ахырына). Музейда милли татар йортының эчке күренеше торгызылган. ХХ гасыр башында салынган Әхмәтхан бай Мөхәммәтҗанов йорты махсус проект буенча төзекләндерелә. Экспозициядә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Яңа Кырлай авылы байларының көнкүрешен тасвирлаган мемориаль әйберләр урын алган. Экспонатлар арасында фисгармония, патефон, шкаф, комод, сепаратор (сөт аеру аппараты) бар.

Экскурсияләр үзгәртү

  • Габдула Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты
  • Шагыйрьнең балачагы
  • Габдулла Тукай тормышының Җаек чоры.
  • Габдулла Тукайның Казанда яшәгән вакыты.
  • Тукай — бүген.
  • Тукай сәнгать әсәрләрендә
  • Тукайның Сәгъди Салихов гаиләсендәге тормышы
  • XX гасыр башы Яңа Кырлай авылы бай катлау кешеләренең көнкүреше
  • Тукай юлы

Галерея үзгәртү

Габдулла Тукай музей комплексы
 
Сәгъди абый йорты
Сәгъди абый йорты  
 
Әхмәтхан бай йорты
Әхмәтхан бай йорты  
 
Тукаевлар музей-йорты
 
Г. Тукай музее
Г. Тукай музее  

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү