2 нче гимназия (Түбән Кама)

урта мәктәп (Түбән Кама, Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясе (рәсми исеме Бакый Урманче исемендәге «2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе, рус. муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» имени Баки Урманче) ― 1992 елның 7 октябрендә Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә ачылган татар милли гимназиясе. Шәһәрнең иң зур мәктәпләренең берсе.
Мәктәп директоры:

  • Р. М. Азизов
  • 2016 елдан – Айгөл Нильсон кызы Гаязова
2 нче гимназия (Түбән Кама)
Директоры:

Айгөл Нильсон кызы Гаязова

Төре:

гимназия

Адресы:

Россия байрагы Россия Федерациясе, 423570, Татарстан Республикасы, Түбән Кама районы,
Түбән Кама, Б. Урманче урамы, 13

Телефон:

+7(855)-530-86-97

Эл. почтасы:
Сайт:

edu.tatar.ru/nkamsk/gym2

Телләр:

рус теле, татар теле

Тарих үзгәртү

1992 елның 7 октябрендә ачылган. Мәктәпнең тулы мәйданы 1 мең квадрат метрдан артык. Комплекска уку-укыту кабинетларыннан тыш, дүрт остаханә, өч спорт залы, ике бассейн, китапханә, ашханә, алма бакчасы, теплица керә. Янәшәдә, бер үк бинада урнашкан сәнгать мәктәбендә гимназия укучыларына музыка, сынлы сәнгать, хореография, театр сәнгате буенча өстәмә белем бирү мөмкинлеге бар.

Гимназиядә ике музей оештырылган.

  • 320 экспонатны эченә алган «Туган якны өйрәнү-этнография музее»нда Гаяз Исхакыйның әтисе хаҗдан алып кайткан таш комган белән агач савыт-саба бар[1].
  •   Дан орденының тулы кавалеры Рифкать Гайнуллин (11.01.1924 – 22.07.2009) мемориаль музеенда гимназия укучыларының «Үлем үзәне»ннән үзләре алып кайткан сугыш ядкарьләре дә саклана[2].

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирек Наскаев җитәкчелегендәге бию коллективы һәр елны төрле шәһәрләрдә (Әстерхан, Владивосток, Чиләбе, Төмәндә) Федераль сабантуйны ачып җибәрүдә катнаша.

Гимназия бинасы 825 балага исәпләп төзелгән, 2021 елда биредә 1155 бала белем ала. Гимназия үзе урнашкан микрорайонга гына түгел, бөтен шәһәргә хезмәт итә. Якын-тирә авыллардан килеп укучылар да бар.

Укучыларны 68 педагог укыта (2021), яртысыннан күбрәге ― югары категорияле, икесе – Татарстанның атказанган укытучысы.

Уңышлары үзгәртү

  • 2017 елдан башлап, гимназия олимпиада нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районында 1-2 урында, республика буенча алдынгы 30 мәктәп исемлегендә тора [3].
  • Физик тәрбия укытучысы, ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры (2002) Илдар Фәрит улы Булатов җитәкчелегендә гимназия спортчылары 2020 елда ГТО фестивалендә республикада беренче урынны алып, Анапага барган. 2021 елда физик тәрбия буенча узган республикакүләм олимпиадада ун укучы призлы урын алып кайткан.
  • Технология укытучысы Марат Әхмәт улы Морзаханов җитәкчелегендә гимназия остаханәсендә укучылар модельләштерү, проект ясау, программалаштыру белән шөгыльләнә. Кулланылган пластикны эшкәртә торган шредер уйлап тапкан укучы Бөтенроссия олимпиадасында призга лаек булган.
  • Иминият нигезләре укытучысы Дамир Наил улы Корбанов җитәкчелегендә хәрби әзерлек узучы егетләрдән гимназиядә «Яшь чик сакчылары» взводы оештырылган. Әлеге взвод, 2018 елдан башлап, шәһәрдә узучы «Парад алымнары һәм җыр» бәйгесендә беренче урынны алып килә. Гимназияне тәмамлаучылар арасында хәрби академияләргә кереп укучылар бар.

Тугызынчы классны тәмамлаган укучыларның 70 % ы гимназиядә югары сыйныфларда укырга кала. Аларның профильле белем сайлап алу мөмкинлеге бар: химия-биология юнәлеше, социаль-икътисад, физика-математика юнәлешләре. Унберенче классны тәмамлаучыларның күпчелеге югары уку йортларына укырга керә [4][5].

Гимназияне тәмамлаучылар үзгәртү

  • Марат Фәйрушин, җырчы.
  • Азат Нәҗметдинов, «Кыстыбый» кафелар челтәре директоры.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Лилия Гәрәева. «Бу – минем гимназиям!» «Сөембикә», 2021 ел, май, 26-29нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү