Рифкать Гайнуллин

Рифкать Гайнуллин (Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин, 11 гыйнвар 1924(1924-01-11), Барҗы-Умга, Алабуга кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР22 июль 2009(2009-07-22) (85 яшь), Түбəн Кама, Түбән Кама районы, Татарстан, Россия) — разведчик, Дан орденының тулы кавалеры (?, 1944, 1944).

Рифкать Гайнуллин
Туган 11 гыйнвар 1924(1924-01-11)
Барҗы-Умга, Алабуга кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 22 июль 2009(2009-07-22) (85 яшь)
Түбəн Кама, Түбән Кама районы, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә өлкән сержант[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Рифкать Хәйруллович Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Вәрза авылында укытучы гаиләсендә туган. Авылда өч абый белән үскән. 1939 елда җидееллык мәктәпне бишле билгеләренә тәмамлый. Казан авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, бер үк вакытта аэроклубта шөгыльләнә, очучы-истребитель булырга тели. Әмма укуын тәмамларга насыйп булмый аңа, сугыш башлана. Ул туган авылына кайта һәм күпмедер вакыт элемтә бүлеге мөдире булып эшли. Беренче булып фронтка әтисе китә. Унҗиде яшьлек егет хәрби комиссариатка аны фронтка җибәрү үтенече белән үзе килә. Тик аңа: «Син яшь әле, вакыт җиткәч - барырсың, әлегә эшлә», - дип җавап бирәләр. Күпмедер вакыттан соң Рифкать Хәйрулловичны да сугышка алалар. 1942 елның җәеннән минометчы, разведчик булып сугышның иң алгы сызыгында көрәш алып бара, Кызыл Йолдыз ордены, өченче дәрәҗә Дан ордены, "Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә. 18 тапкыр Гайнуллин разведка төркеме белән дошманның тылына йөри, анда барлыгы 150 көн үткәрә. Фашист Германиясе капитуляциясе турында рация буенча белә. Командованиесе разведчикны Җиңү һәм Кызыл Байрак ордены белән бүләкли.

Сугыштан соң Рифкать Хәйрулла улы 30 ел Алабугада яши, ЕГПУДА укыта. 1989 елда безнең шәһәргә, Түбән Камага күчеп килә. Дан орденының кавалеры, шәһәрнең Мактаулы гражданины, танылган педагог, җәмәгать эшлеклесе 86 нче яшендә якты дөньядан китә.

Хәтер үзгәртү

Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2нче татар гимназиясендә мемориаль музее ачылган[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү