Муса Җәлил һәйкәле (Чиләбе)

Муса Җәлилгә һәйкәл Чиләбе шәһәренең Тимирязев урамында урнашкан.
Һәйкәл — Татарстанның Чиләбе шәһәренә бүләге.
Һәйкәлнең проект авторлары һәм төзүчеләре архитектура һәм дизайн өлкәсендә тапшырыла торган «Ак энҗе»[1] (рус. Белая жемчужина) премиясенә лаек була[2].

Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Чиләбе, Тимирязев урамы
Сынчы Бакый Урманче (бюст)
Төзелеш датасы 2015 ел
Материал бронза

Тарих үзгәртү

 
Бакый Урманче. Муса Җәлил бюсты

2015 елның 16 октябрендә, «РФ дә Әдәбият елы» һәм «Җиңүнең 70 еллыгы»н билгеләү тантаналары һәм Чиләбедә үткән «Татар кызы-2015» бәйгесе финалы кысаларында, Чиләбе шәһәренең Тимирязев урамында, «Манекен» театры (А.С. Пушкин исемендәге «Театр+ Кино» Үзәге) янындагы бакчада ачылган.

Муса Җәлил бюстының авторы — Бакый Урманче. Ул бюстны 50 ел элек «Ташларда портретлар» сериясендә ясаган булган.

Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачу инициативасы һәм проекты белән Чиләбе өлкәсе татарлары Конгрессы (башкарма комитет рәисе Лена Колесникова) чыккан.

Тасвирлама үзгәртү

Бакча (сквер) уртасындагы биек постаментка Җәлилнең ак төстәге мәрмәр таштан чүкеп ясалган бюсты куелган.
Кара граниттан ясалган аслыкка алтынланган хәрефләр белән русча язылган:

Муса Джалиль

Постаментның ике ягына русча (сулда) һәм татарча (уңда) Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыреннән [3] юллар язылган:

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Жизнь моя песней звенела в народе,
Смерть моя песней борьбы прозвучит!

Ачылу үзгәртү

Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнаша. Чиләбе шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 81 нче мәктәп укучылары русча һәм татарча Муса Җәлилнең шигырьләрен укый.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Премия исеме БГЭ башкаласы Әбу-Даби шәһәрендәге шәех Зәет мәчете («Ак энҗе», «Ак гәүһәр») исеме белән аталып йөртелә
  2. Чиләбе өлкәсе яңалыклары
  3. Татар электрон китапханәсе

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү