Габдулла Тукай һәйкәле (Чиләбе)

Чиләбедәге һәйкәл

Габдулла Тукай һәйкәле2020 елның 1 октябрендә Чиләбе шәһәрендә ачылган һәйкәл.
Авторы — Русиянең атказанган рәссамы скульптор Александр Лохтачев (Златоуст).

Һәйкәл
Габдулла Тукай һәйкәле

Габдулла Тукай һәйкәле
Урын Чиләбе, Воровский урамы, сквер
Сынчы Александр Лохтачев
Материал бронза

Тарих үзгәртү

1912 елда Габдулла Тукай хәзерге Чиләбе өлкәсенә кергән Троицк шәһәрендә булган.

Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл ачу Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында уздырыла. Монумент өчен акчаны бөтен илдән татарлар җибәргән. Скульптураны әзерләүдә Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе җитәкчелеге дә үз өлешен керткән.

2020 елның 1 октябрендә узган һәйкәлне ачу тантанасында Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша[1].

Һәйкәлне Златоуст шәһәре осталары — «Лохтачевның скульптура остаханәсе» скульпторлары — Русиянең атказанган рәссамы Александр Лохтачев, шулай ук Ольга Зубкова һәм Наталья Лохтачева ясаган. Скульпторлар 7 елга якын әзерләнгән. Сынның берничә варианты тәкъдим ителгән булган[2] [3]. Кәсле шәһәрендә чуен кою заводында гипстан коелган.

Тасвирлама үзгәртү

Һәйкәлнең биеклеге (күтәртмәсе белән) 2 метр 20 см. Бронзадан ясалган. Ул Воровский урамында яңа барлыкка килгән скверда урнаштырылган. Күтәртмәсенә рус телендә:

Великий
татарский
поэт
Габдулла Тукай
1886—1913

дип язылган.

Шагыйрь барлык буена, җилбәгәй җибәргән пәлтә һәм түбәтәйдән сурәтләнгән, уң кулында ачык китап. Аның яшүсмерләрчә төз гәүдәсе һәм матур йөзенең һәр детале, һичшиксез, шигъри рухлану һәм иҗади фантазиянең очышы турында сөйли[4].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү