Казан ярминкәсе, «Казан ярминкәсе» ААҖ (ингл. JSC Kazan fair, рус. ОАО «Казанская ярмарка») — Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә Ырынбур тракты, 8 йорт адресы буенча урнашкан күргәзмә үзәге, ширкәт.

  • Республикада үзенең күргәзмә мәйданнары булган бердәнбер күргәзмә үзәге[1].
  • Россиядә халыкара сыйфат стандартларына туры килүе турында ISO сертификаты булган бердәнбер күргәзмә үзәге.
  • Россия күргәзмә һәм ярминкәләр берлеге (РСВЯ) әгъзасы.
  • 2002 елдан Бөтендөнья күргәзмә сәнәгате ассоциациясендә (UFI) әгъза.
  • 2007 елда халыкара сыйфат стандартларына туры килүе турында ISO 9001-2008 сертификаты ала.
  • 2013 елдан Халыкара конгресс һәм конференцияләр ассоциациясе (ICCA) әгъзасы.
  • Генераль директор Лев Семенов.
Казан ярминкәсе
Казанская ярмарка
Рәсми теле:

рус, инглиз, татар

Җитәкчеләр
генераль директор

Лев Семенов

Нигезләү

1956

1991

http://www.expokazan.ru/

Тарих үзгәртү

 
Ярминкәгә төп керү юлы
 
Казан ЭКСПО (проект)

Казан кирмәне янәшәсендә узучы ярминкәләр турында мәгълүмат гарәп елъязмаларында XII гасыр азакларында ук очрый. Төбәкнең табигый яктан уңайлы җирдә урнашуы бирегә Идел буе, Кавказ, Урта Азия, Кырым, Иран сәүдәгәрләрен җәлеп итә, Көнчыгыш илләре һәм Көнбатыш Европа, Россия арасында тауар алмашуда табышлы катнашу мөмкинлеге тудыра. Казан ярминкәсе Мәкәрҗә ярминкәсе һәм Эрбет ярминкәсе белән беррәттән, Россиянең эре сәүдә үзәге саналган.

600 ел буена, ХХ гасыр башларына кадәр, Казан кирмәне диварлары янәшәсендә «Ташаяк» ярминкәсе эшли, Гостиный двор, Казанка елгасының тамагында, Арча кырында эре сәүдә урыннары була.

ТАССР ВДНХсы үзгәртү

  • Совет заманында ярминкә урынына 1956 елның 14 октябрендә рәсми рәвештә ачылган ТАССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ТАССР ВДНХсы) эшли. Әүвәлге исеме — Татарстан АССР министрлар шурасы каршындагы республика сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәсе. Анда планлы социализм казанышлары күрсәтелә.
  • 1956 елда кыска вакыт эчендә бушлыкта корып коелган «Казан ярминкәсе» (ул вакытта ТАССР ВДНХсы) биналары бердәм архитектура комплексы тәшкил итә. Корылмалар (павильоннар) кырыс гадилеге белән аерылып торган. Территориядә агачлар утыртыла, радио, телефон сузыла, павильоннар су белән тәэмин ителә.
  • 1990 елларга кадәр ВДНХ территориясендә «Икмәк әйберләре», «Азык-төлек сәнәгате», «Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү», «Фән», «ТАССР сәнәгате», «Халык мәгарифе» павильоннары эшли.

ВИКО үзгәртү

  • 1991 елда ТАССР ВДНХсы «ВИКО» күргәзмә-мәгълүмати табышлы оешмасы итеп үзгәртелә.
  • 1992 елда I халыкара «Нефть, газ» күргәзмәсе уздырыла.
  • 1993 елда ВИКО БДБ һәм Балтия илләренең күргәзмә һәм ярминкәләр халыкара берлегенә кабул ителә. Әлеге берлектә элекке ССРБның 40 эре күргәзмә үзәге исәпләнә.
  • 1998 елда ВИКО «Казан ярминкәсе» ААҖ итеп үзгәртелә. Күргәзмә мәйданнарына үзгәртеп кору үткәрелә: 1- санлы павильон, бизнес-үзәк төзелә, VIP-класслы баш павильон тулысынча үзгәртеп корыла, административ биналар яңартыла, автотукталышлар ясала, саклау биналары корыла, ярминкә җирлегендә төзекләндерү эше башкарыла.

Элемтәләре үзгәртү

«Казан ярминкәсе» ААҖ чит илләр (Төркия, Чехия) һәм Россиянең 100 дән артык күргәзмә оешмасы белән элемтәдә тора: «Экспоцентр» ААҖ (Мәскәү), БөтенРоссия күргәзмә үзәге (элекке ССРБ ВДНХсы) (Мәскәү), «ПетроКонгресс» һәм «Экспофорум» (Петербург), Чиләбе, «Иннопром» (Екатеринбург), Түбән Новгород, «ВДНХ-Экспо» (Уфа), Ижау, Пермь, «Экспоград Юг» (Краснодар), «Экспоцентр» (Белгород) һ. б.

Казан ЭКСПО үзгәртү

Казан халыкара һава аланына якын урында «Казан Экспо» халыкара конгресс-күргәзмә үзәге урнашачак. Зурлыгы – 74,8 га. Күргәзмә үзәгенең гомуми мәйданы 70 000 кв.м. Анда 3 күргәзмә павильоны, 3 000 кешелек конгресс-һолл урнаша. Әлеге күргәзмә үзәген 2018 елга тәмамларга уйлыйлар[2].

Картиналар галереясы үзгәртү

Казан ярминкәсендә ябык картиналар галереясы эшли. 3 ел эчендә 14 нәфис күргәзмә уздырылган, 30 рәссам (Алсу Закирова, Николай Щёткин, Татьяна Валетова, Георгий Валетов, Людмила Щёткина, Екатерина Манько һ. б.) иҗаты белән таныштыру оештырылган.

Күргәзмәләр җәдвәле (2015) үзгәртү


Бүләкләре үзгәртү

  • БөтенРоссия «Россиянең иң яхшы 100 тауары» программасы бәйгесе лауреаты (2014).
  • Россия күргәзмә һәм ярминкәләр берлеге мактау билгесе (2013).
  • XVII Җәйге Универсиада истәлек медале (2013).

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү