Әнәс Хәсәнев
Әнәс Хәсән улы Хәсәнов — татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылары берлегенең А. Алиш исемендәге бүләге, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе.
Әнәс Хәсәнов | |
---|---|
Туган телдә исем | Әнәс Хәсән улы Хәсәнев |
Туган | 23 июнь 1935 СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Спас районы, Көек |
Үлгән | 23 август 2024 (89 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | язучы, журналист |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылары берлегенең А. Алиш исемендәге бүләге, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүӘнәс Хәсәнев 1935 елның 23 июнендә Татарстанның Спас районы Көек авылында дөньяга килде. Куйбышев педагогика училищесын, Казан педагогика институтын, Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлаган.
1959-1972 елларда ул Казан телевидение студиясендә, Өлкә комитетының мәдәният бүлегендә, Татарстан китап нәшриятында, «Татарстан» журналында эшли.
1991 елда Әнәс Хәсәнов Татарстан Президентының матбугат үзәге җитәкчесе итеп билгеләнде. Аннан Ә. Хәсәнов Президентның матбугат архивы мөдире булып күчте.
2024 елның 23 августында 89 яшендә вафат. Хушлашу мәрасиме 24 августта Казанның Апанай мәчетендә була. Тынычлык бистәсе зиратында җирләнә[1].
Иҗаты
үзгәртүӘнәс Хәсәнов — күпкырлы иҗатчы. Ул тәрҗемә өлкәсендә дә күп хезмәт куя. Рафаэль Мостафин белән берлектә Әнәс «Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев» исемле китап язды һәм аны үзе үк тәрҗемә дә итте. Профессиональ тәрҗемәче булу өстенә ул — «Яшьли табылган бәхет» исемле документаль повесть (СССР халык укытучысы Ә. Сәләхов турында), нәниләр өчен «Бабай» исемле китап авторы.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.