Төп менюны ачу

Факил Әмәк (рус. Факиль Миннемухамматович Сафин) (1954 ел) – татар язучысы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004).

Факил Әмәк
Туган телдә исем Факил Минңемөхәммәт улы Сафин
Туган 2 гыйнвар 1954(1954-01-02) (65 яшь)
Мөслим районы
Яшәгән урын Адмираллык урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре язучы, журналист
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Факил Сафин Мөслим районының Әмәкәй авылында 1954 елның 2 гыйнварында туа. Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли. Минзәләдә машина йөртүчеләр курсын тәмамлый.

1972-1974 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Ерак Көнчыгыш, Кытай чигендә хезмәт иткәндә дә әдәбият өлкәсендә иҗади эшчәнлеген туктатмый. Армиядән кайту белән, районның иң зур хуҗалыгы – “Михайловка”га комсомол оешмасы секретаре итеп, соңыннан Иске Карамалы мәдәният йортына директор итеп билгеләнә.

Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Педагогик эшчәнлеген Ф.Сафин Октябрь авылында башлый. Өйләнгәч туган авылына кайта, монда әдәбият, тарих һәм башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен укыта башлый.

1981 елда Октябрь мәктәбенең укытучылар үтенече белән әлеге мәктәпкә директор итеп билгеләнә. 1984 елда язмыш аны Чаллы шәһәренә китерә. Ул КамАЗ автомобиль заводына слесарь булып эшкә урнаша – башта конвейерда җыючы, аннары бригадир, мастер итеп билгеләнә. Эшләү дәверендә 1 класслы мастер дәрәҗәсенә күтәрелә, “КамАЗ”ның мактау тактасына исеме кертелә.

1988 елда Автозаводның мәгариф бүлеге аны педагогик эшкә чакыра. Ул 24 нче һәм 18 нче мәктәпләрдә тарих фәне укыта. Шәһәр тарихында беренче тапкыр урыс телле балаларга “Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияте” фәне керә башлый. Тиздән аны Тукай районы мәгариф бүлегенә күчерәләр. Аның исеме шәһәр матбугатында күренә башлый. 1990 елда «Таң йолдызы» газетасында баш редактор урынбасары булып эшли. 1991 елның февралендә “КамАЗ” радиосының татарча программалар редакциясенә күчә.

1991 елның августында, журналист һәм шагыйрь, милли хәрәкәтнең актив катнашучысы булган Факил Сафин, «Аргамак» журналының проза һәм поэзия бүлегенә редактор итеп чакырыла. Аның беренче санын чыгаруда һәм журналны саклап калуга зур көч куя.

1995 елның сентябрь аеннан шәһәр идарәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогик колледжына әдәбият фәнен укытырга бара. Студентларның хөрмәтен һәм яратуын яулый. Яңалыкка омтылу, яңа технологияләрнең һәм укыту-тәрбия эшендә яңа төр методиклар барлыкка килү шәһәр җитәкчеләрен яңа фәнни-методик журнал ачуга этәрә. Бу эш нәкъ менә Факилгә йөкләнә. Аның кул астында 1996 елның октябреннән «Фән һәм мәктәп» журналы чыга башлый.

Әдәбиятка ул бай тормыш тәҗрибәсе белән килә. Аның “Соңгы көз”, “Гөлҗиһан” повестьлары, “Биек тауның башларында” романы, “Саташып аткан таң” трилогиясе, күп сандагы хикәяләре, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һ.б. язучылар, шагыйрьләр турында язылган фәнни-тикшеренү, критик язмалары, публицистик мәкаләләре, шигырьләре, эпиграммалары, пародияләре дөнья күрә.

2000 елның көзендә Казанга «Казан утлары» журналы редакторы итеп чакырыла. Ләкин 2001 елда шәһәр администрациясе һәм язучылар берлеге җитәкчеләре Чаллы шәһәрендә яңа әдәби-нәфис журнал чыгару эшен Ф.Сафинга йөклиләр. Кыска гына вакыт эчендә «Мәйдан. Чаллы» исемле әдәби-нәфис журнал оештырыла.

“Җыен” фонды белән үзешчән композиторлар арасында үткән балалар җырлары конкурсында лауреат исемен ала. “Тургай” җыр фестивалендә оештыруда да катнаша ул һәм беренче урынны ала. Ул шулай ук балалар иҗаты түгәрәген оештыручыларның берсе булып та тора. Балалар иҗаты йортында җитәкче булып эшләү дәверендә ул «Көмеш кыңгырау» газетасын хасил итүдә катнаша.

Ф.Сафин – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004),Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби премиясе лауреаты (1999), А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты(2018).1996 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы; Язучылар берлеге рәисенең урынбасары.

2016 елдан Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Жители.инфо сайты