Артем Пискунов
Артем Пискунов, Артем Олег улы Пискунов (1989 елның 5 июне, СССР, РСФСР, ТАССР Мөслим районы Яңа Усы) ― драма актеры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Тантана» (2014), Дамир Сираҗиев (2011, 2024), Муса Җәлил (2017) исемендәге премияләр лауреаты.
Артем Пискунов | |
---|---|
Туган телдә исем | Артем Олег улы Пискунов |
Туган | 5 июнь 1989 (35 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы Яңа Усы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | драма артисты |
Җефет | Резеда Сәләхова, актриса |
Балалар | улы Әскәр |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | «Тантана» премиясе - 2014 Дамир Сираҗиев премиясе (2011, 2024) Муса Җәлил премиясе (2017) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1989 елның 5 июнендә Татарстан АССР Мөслим районы Яңа Усы авылында биш балалы гаиләдә туган. Әтисе Олег Романович ― керәшен, әнисе Гөлсинә Актаныш районы Гәрәй авылыннан, башлангыч сыйныфлар укытучысы. Апасы дипломлы программист та, бухгалтер да, укытучы да. Абыйсы ― эретеп ябыштыручы булып эшли. Кече абыйсы ― ветеринар. Энесе сәүдә-икътисад юнәлешендә укыган һәм хәзер бизнеста[1].
Казан театр укуханәсен (Рәшит Заһидуллин курсы, сәхнә теле укытучысы Габдерәүф Нуриев[1]), КФУ татар филологиясе факультетын тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 2008 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театрына билгеләнә.
- Шул ук елны, Зөлфәт Закиров Мәскәүгә укырга кергәнлектән, бер урын бушап[1], Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына күчә.
Иҗаты
үзгәртүМостай Кәрим әсәре буенча куелган «Айгөл иле» романтик драмасында Ричард Галин ролен башкаруы танылу китерә. Театр белән Россия өлкәләрендә, Төркиядә, Бельгиядә гастрольләрдә була. Уильям Шекспирның «Гамлет»ында Гамлетны уйнау яңа уңыш китерә.
«Татар халкында ике Гамлет хәзер — Мөхтәр Мутин да мин» А. Пискунов
|
Уйнаган рольләре
үзгәртү- Гамлет — «Гамлет. Күренешләр» У. Шекспир.
- Рөстәм — «Гайфи бабай, өйлән давай!» Г. Зәйнашева.
- Марат — «Бәйрәм белән, кызлар!» Ш. Фәрхетдинов, Р. Заһидуллин.
- Шагыйрь — «Сөй гомерне!» Г. Тукай.
- Рамазан — «Төн яна учакта» Х. Ибраһим.
- Барлас — «Кияүләр» Х.Вахит.
- Артем — «Мәхәббәт баскычы» Ш. Фәрхетдинов, Р. Заһидуллин.
- Хор — «Төш» Т. Миңнуллин.
- Әлтафи — «Без — кырык беренче ел балалары» М. Мәһдиев.
- Гада — «Йосыф — Зөләйха» Н. Хисамов.
- Автор — «Язмышым юллары» Р. Вәлиев.
- Помидор Әфәнде, Мистер Кишер, Профессор Армут — «Чиполлино маҗаралары» Джанни Родари.
- Ильяс — «Назлы кияү» К. Тинчурин.
- Ят кеше — «Без барыбыз да кешеләр» Эрих Мария Ремарк.
- Язучы — «Гашыйклар тавы» И. Юзеев.
- Артист — «Өметсез хыяллар» Федерико Гарсиа Лорка.
- Камыр батыр — «Шүрәле- online» Ш. Фәрхетдинов.
- Рөстәм — «Нәрсә соң ул Яңа ел» Ш. Фәрхетдинов.
- Ричард Галин — «Айгөл иле» М. Кәрим.
- Җәләл — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал.
- Илгизәр — «Яшьлегем- юләрлегем» Т. Миңнуллин.
- Батырхан ― «Җилкәнсезләр» К. Тинчурин[1] һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2014 ― «Тантана» премиясе ― «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә ― Тинчурин театры куйган «Гамлет» спектаклендә Гамлет роле өчен.
- 2014, 2024 ― Дамир Сираҗиев премиясе[2]
- 2017 ― Муса Җәлил премиясе — «театр сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен»[3]
- 2022 ― «Яңа татар җыры II» бәйгесенең «Иң яхшы татар җыры» номинациясендә 3нче урын ― «Татарстан» җыры белән (Артем Пискунов көе һәм сүзләре)[4][1]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Раил Садретдинов. Артем Пискунов: «Кыйналулардан курыкмадым». Интертат, 11.08.2024
- ↑ Министерство культуры Республики Татарстан
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 420 23.06.2017 (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-04-13, retrieved 2017-07-04
- ↑ Лилия Заһидуллина. «Яңа татар җыры»: җиңгән җырлар кайсы сандыкта ята, конкурс тирәсендә кем тавыш чыгара? Интертат, 24.12.2022
Әдәбият
үзгәртү- Мәкаләләр
- Фәнзилә Мостафина. Артем белән әңгәмә. «Безнең гәҗит», 11.03.2015
- Максим Шубин. Роль Гамлета на татарском языке принесла молодому актеру престижную премию. «Казанские ведомости», 08.05.2014.
Сылтамалар
үзгәртү- Тинчурин театры рәсми сайты 2015 елның 29 июнь көнендә архивланган.
- Артем Пискунов: «Миңа миллиард доллар бирсәләрме..» 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Раил Садретдинов. Артем Пискунов: «Кыйналулардан курыкмадым». Интертат, 11.08.2024