Резедә Сәләхова
(Резеда Сәләхова битеннән юнәлтелде)
Резедә Сәләхова, Резедә Нурислам кызы Сәләхова (1989 елның 8 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― драма актрисасы. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2008 елдан). Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2024). Татарстан Республикасының атказанган артисты (2024).
Резедә Сәләхова | |
---|---|
Туган телдә исем | Резедә Нурислам кызы Сәләхова |
Туган | 8 декабрь 1989 (34 яшь) СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | актриса |
Җефет | Артем Пискунов |
Балалар | улы Әскәр |
Бүләк һәм премияләре | Дамир Сираҗиев премиясе (2024) |
Сайт | https://vk.com/id72683311 |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1989 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә туа. 2008 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган[1]. Казан театр училищесында укыта, студентларга сәхнә теле буенча индивидуаль дәресләр үткәрә. Бөтенроссия Сабан туе бәйрәмнәрен алып бара. «Хозур» ТВ каналында кызыклы тапшырулар алып барган[2].
Театрда сәхнәләштергән рольләре
үзгәртүРОЛЬЛӘРЕ:
- Заһидә Тинчурина - Сәйдәш. Йокысызлык
- Яшь Шәмсегаян - Өч аршын җир
- Сәрвәрнең дус кызы - Башмагым JAZZ
- Гөләндәм - Гөләндәм туташ хатирәсе
- Гөлназ - Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр
- Чулпан - Чулпан
- Су анасы - Шүрәле-online
- Фәридә - Өзелгән яфраклар
- Гайни - Назлы кияү
- Мәйсәрә - Кияүләр
- Сәрвәр - Сүнгән йолдызлар
- Гөлүзә - Өти балак Гөлүзә
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2024 ― Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты[3]
- 2024 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты [4]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Саляхова Резеда Нурисламовна / Артисты. Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина
- ↑ Мөршидә Кыямова. Резеда Сәләхова: «Театрымны үлеп яратам!» «Идел», 16.12.2021
- ↑ Министерство культуры Республики Татарстан
- ↑ Лаек! «Акчарлак», 9.10.2024 №40 (1149), 32нче бит
Сылтамалар
үзгәртү- Резедә Нурислам кызы Сәләхова. Кәрим Тинчурин исемендәге театр сайты.
- Резедә Сәләхова: «Эштә – коллегалар, өйдә – ир белән хатын без». Алисә Шәрәфиева, Шәһри Казан, 31 октябрь 2018
- Резедә Сәләхова: "Кияүгә чыгасым килмәгән иде..." 2021 елның 6 март көнендә архивланган.. "Акчарлак" газетасы, 10 Сентябрь 2020