Түбән Гәрәй
Түбән Гәрәй — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Түбән Гәрәй | |
Рәсми исем | Нижнее Гареево |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Чалманарат авыл җирлеге[1] |
Сәгать поясы | MSD |
Халык саны |
136 (1795)[2], 247 (1816)[2], 317 (1834)[3], 200 (1859)[2], 348 (1902)[2], 743 (1905)[2], 796 (1912)[2] |
Почта индексы | 423752 |
Почта индексы — 423752.
Тарихы
үзгәртүТүбән Гәрәй - Гарәй волостеның (1866 елдан - Такталачык, аннары Шәрип волосте) Такталачык төбәсендәге асаба башкортлар авылы[4]. Халыкның төп шөгылье игенселек, малчылык, урманчылык. 1840 елда 303 башкорт 60 чирек көзге һем 82 чирек сабан икмәге чәчә. 1848 елда 54 йортта 146 ат, 85 сыер, 33 сарык, 230 кәҗә, шулай ук 50 умарта, 2 тимерчелек, тегермән була[4].
Халкы
үзгәртү1795 елда 26 йортта башкорт катлавыннан 66 ир-ат һәм 70 хатын-кыз яши. 1816 елда 33 йортта 247 башкорт теркәлә, 1834 елда — 317 башкорт, 1859 елда — ир җенесле 200 башкорт исәпкә алына. 1902 елда — ир жинесле 348 башкорт исәпләнә. 1905 елда башкортлар саны 130 йортта 743 кеше була; 1912 елда 140 йортта 796 асаба башкорт исәпкә алына[4].
Климат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[6]
Күренекле шәхесләр
үзгәртү- Әбделгалим Әбтекәев (1787—?) — хәрби эшлекле. 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы. «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медаль, «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» көмеш медаль кавалеры[7].
- Мирхәт Хөснимәрданов — ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты.
- Назыйм Газетдинов — ТРның атказанган укытучысы.
- Тәлха Анамов — табиб, медецина хезмәте полковнигы.
- Надил Мөхәммәтов — журналист.
- Илдар Вәҗиев — табиб.
- Мирзәриф Анамов — хуҗалык эшлеклесе.
- Илсур Вәҗиев — хокук белгече.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Әсфәндиярев Ә. Аулы мензелинских башкир — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 2009.
- ↑ Әсфәндиярев Ә. Аулы мензелинских башкир — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 2009.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 314-317. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
- ↑ Гатиятуллин З. Г. Башкиры 11-го кантона в Отечественной войне 1812 г. — Ватандаш. — 2013.
Чыганаклар
үзгәртү- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. - Казань, 2008. -Т.4
- Списки населенных мест Российской империи по сведениям 1870 года.
- Полный алфавитный список всех населенных мест Уфимской губерни.- Уфа, 1906.
- И.Р Очерки истории Татарстана и Татарского народа.(20 век)- Казань, 1999
- Муратов Ф., Хуҗин Й. Актаныш - туган җирем. - Казан, 2003.
- Имамов В. Безнең төбәк тарихы. - Чаллы, 2008.
- Актанышым - ак илем. // Актаныш - край мой лучезарный. -Казан "Идел- пресс", 2010.
- Гатиятуллин З. Г. Башкиры 11-го кантона в Отечественной войне 1812 г. — Ватандаш. — 2013.
- Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 314-317. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.