Төп менюны ачу

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Илтөзәр Әзһәр улы Мөхәммәтгалиев (1966 елның 16 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш) — театр эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры (1995 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2012), Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2016).

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев
И.Ә.Мөхәммәтгалиев.jpg
Туган телдә исем Илтөзәр Әзһәр улы Мөхәммәтгалиев
Туган 16 апрель 1966(1966-04-16) (53 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре химик, театр актеры
Җефет Ләйсән Рәхимова
Балалар кызлары Ләйсән, Зилә
Бүләк һәм мөкәфәтләре Татарстанның атказанган артисты
Дамир Сираҗиев премиясе

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1966 елның 16 апрелендә Татарстан АССР Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туган. Туган авылында урта мәктәп, Казан химия-технология институтын (кызыл дипломга, 1989), Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (1995), КФУның психология факультетын (2009) тәмамлаган.

Казан химия-технология институтын тәмамлагач, «Оргсинтез» заводына юллама белән эшкә җибәрелә. Камал театрына тавыш операторы булып урнаша. Яшь режиссер Фәрит Бикчәнтәевның диплом спектакле булган «Бичура» (М. Гыйләҗев) спектаклен музыка белән бизи. Режиссер аны мәдәният һәм сәнгать институтына эксперименталь курска (Казан мәдәният һәм сәнгать институты 1995 елда әзерләп чыгарган беренче драма артистлары курсы[1]) укырга чакыра. 1995 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып хезмәт итә.

1995 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында педагог ассистенты булып эшли.

2002-2016 елларда «Татарстан — Яңа Гасыр» телевидение каналында «Хәерле иртә» тапшыруын алып бара.

ИҗатыҮзгәртү

Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укыган елларында Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша, соңрак артистны төп рольләргә дә билгели башлыйлар.

Утызлап пьеса тәрҗемә итә (шулар эчендә «Голый король» Е. Шварц, «На дне» М. Горький, «Версальский экспромт» Ж. Б. Мольер, «Сильвия» А. Герни), инсценировкалар (мәсәлән, Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәре буенча), юбилей кичәләре (Татар театрының 100 еллыгы, Туфан Миңнуллин, Равил Шәрәфиев һ. б. юбилейлары) өчен сценарийлар, спектакльләр өчен җыр текстлары яза.

ТР халык артисты Радик Бариев белән «Хөршидә белән Мөршидә» юмористик эстрада дуэтын оештыра.

Башкарган рольләреҮзгәртү

Камал театрындаҮзгәртү

Төрле характердагы шәхесләрне тормышчан итеп уйный, аларга эчке йомшаклык, интеллигентлык хас.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ФильмографияҮзгәртү

  • 2007 — «Хезмәтче куян» (рус. Заяц-слуга, мультфильм, режиссер Елена Чернова) — тавыш яздыру
  • 2016 — «Гаилә мәшәкатьләре» (рус. Семейные хлопоты, режиссер Алексей Барыкин)
  • 2017«Тапшырылмаган хатлар» (режиссер Рөстәм Рәшитов)[5]

ГаиләсеҮзгәртү

Хатыны — Камал театры актрисасы, ТР атказанган артисты (2007) Ләйсән Рәхимова (22.03.1977), Казан мех фабрикасының генераль директоры Нәүфәл Салих улы Рәхимов кызы. Балалары: ике кызы Ләйсән, Зилә[6].

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 315нче бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү