Альберт Шиһабетдинов

Альберт Кәшаф улы Шиһабетдинов (1952 елның 12 ноябрендә) — «ТАИФ» ААҖ генераль директоры (1995-2019). 2019 елның 27 июненнән - «ТАИФ» АҖ генераль директорының cтратегик үсеш буенча киңәшчесе. Халыкара реаль икътисад академиясе әгъзасы (2001). Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (2002).

Альберт Шиһабетдинов
Туган телдә исем Альберт Кәшаф улы Шиһабетдинов
Туган 12 ноябрь 1952(1952-11-12) (71 яшь)
СССР, РСФСР, Свердловск өлкәсе, Первоуральск
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Казан авиация институты
Һөнәре икътисадчы, җитәкче
Эш бирүче «ТАИФ» ААҖ

 Альберт Шиһабетдинов Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәрендә туган. 1976 елда «радиоэлектрон җайланмалар» белгечлеге буенча Казан авиация институтын тәмамлый.

Университетны тәмамлаганнан соң, НИС СКБ-5 инженеры булып эшли (1976-1979).

1979-1983 елларда - «Нармонский» совхозы директоры урынбасары.

1983-1986 елларда Казан шәһәренең Бауман райпищеторгының оештыру бүлеге башлыгы һәм директор урынбасары булып эшли.

1986-1991 елларда МТС базасы башлыгы һәм «Татрыбхоз» берләшмәсенең төзелеш, тәэмин итү һәм сату буенча генераль директор урынбасары булып эшли.

1991-1995 елларда - «Казан» тышкы сәүдә фәнни-җитештерү берләшмәсенең генераль директоры.

1995 елдан - «ТАИФ» ААҖ генераль директоры.

2003-2006 елларда - «Казаноргсинтез» ААҖ Күзәтчелек советы рәисе.

2006 елдан 2013 елга кадәр - «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ директорлар советы рәисе.

2009 елда дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

Гаиләсе үзгәртү

Улы Руслан Шиһабетдинов 1999 елдан әтисе референты булып эшли, 2005 елдан башлап милек һәм инвестицияләр белән корпоратив идарә итү буенча ТАИФ төркеме генераль директорының урынбасары була; шулай ук ТАИФка керүче «Казаноргсинтез» ААҖ һәм «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ директорлар советын җитәкли. 2019 елдан ТАИФ төркеме генераль директоры.

Бүләкләре һәм исемнәре үзгәртү

2002 елда «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелә.

2005 елда Альберт Шиһабетдинов Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале белән бүләкләнә.

2007 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде .

2008 елда "Россия Эчке эшләр министрлыгына ярдәм иткән өчен" билгесе белән бүләкләнә.

2009 елда мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, шулай ук «2005-2009 елларда Таттелеком директорлар Советы Рәисе» мактау билгесе белән бүләкләнде. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән фән һәм техника өлкәсендә 2008 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе бирелде һәм «Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты» исеме бирелде .

2012 елда «Бизнеста уңышлы стратегия өчен» номинациясендә унберенче халыкара «Ел персонасы» премиясе лауреаты булды.

2013 елда Россия Федерациясе саклык министры Сергей Шойгу боерыгы белән «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» медале белән бүләкләнде. Шул ук елны РФ Президенты Владимир Путин Указы белән ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Дуслык ордены белән бүләкләнә.

2015 елда Татарстан Республикасы Президенты указы белән республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.

2017 елда Татарстан Республикасы Президенты указы белән «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • КАИ — национальный исследовательский университет/Г. Л. Дегтярёв, Ю. Ф. Гортышов, М. С. Сафариев; под ред. докт. техн. наук, профессора, президента КНИТУ-КАИ Ю. Ф. Гортышова. — 2-е изд., испр. и доп. — Казань: Изд-во КНИТУ-КАИ, 2017. — 568 с.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү