Әхмәт Рәшит

Әхмәт Әхәт улы Рәшитовтатар шагыйре, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ССРБ Язучылар берлеге әгзәсе (1979 елдан), Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты (1993).

Әхмәт Рәшит
Ahmet Rashit.jpg
Туган телдә исем Әхмәт Әхәт улы Рәшитов
Туган 25 март 1936(1936-03-25)
Яңа Чәчкап, Татарстан
Үлгән 24 сентябрь 2020(2020-09-24) (84 яшь)
Казан, Татарстан
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь
Җефет Мәдинә Маликова[1]
Балалар Бәхтияр (беренче никахтан), Искандәр[1]
Бүләк һәм премияләре Гаяз Исхакый исемендәге премия

Тормыш юлыҮзгәртү

1936 елның 25 мартында Татарстан АССРның Буа районы Яңа Чәчкап авылында колхозчы гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, туган авылында җидееллык, күрше Олы Тархан авылында һәм Буада урта белем алгач, ул 1954 елда Казан дәүләт университетына укырга керә.

1960 елдан Татарстанның Апас район газетасында, 1961 елдан Казан һәм Лениногорск телевизия студияләрендә, 1968 елдан Казан шәһәрендәге төрле матбугат органнарында эшли. 1976 елдан ул Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубы директоры, 1988 елдан Татарстан радиосында мөхәррир булып эшли.

ИҗатҮзгәртү

Әхмәт Рәшитовның «Ясалма кеше» исемле беренче шигыре 1952 елда «Чаян» журналында басыла. Нигездә публицистик поэзия өлкәсендә эшләүче шагыйрь берничә күләмле поэма, «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк» кебек популяр җырлар иҗат итә, күп кенә шигъри җыентыклар бастырып чыгара.

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 “40 яшьтә өйләнешеп тә, 40 ел бергә без”, "Гаилә һәм мәктәп", Әхмәт Рәшит белән Мәдинә Маликова: “Намуслы итеп тәрбияләргә тырыштык”, Гөлүсә Закирова. 2.07.2014.