Каһвә агачы

Каһвә агачы (Coffea) - мәңгеяшел үсемлекләр ыругы. Күбесенчә зур булмаган, озынлыгы буенча 4 метрга кадәр агачлар. Агачлардан каһвә бөртекләре үсәләр.

Каһвә агачы
Сурәт
Халыкара фәнни исем Coffea L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Coffeeae[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр Кофе аравийский[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=2779[6]
Commons-logo.svg Каһвә агачы Викиҗыентыкта

Кофе ыругының Иске Дөнья тропикасында, нигездә Африкада үсүче 40 тере билгеле. Җир шарының күп илләрендә үстерелүче аравия кофе агачы (C.arabica) зур икътисади әһәмияткә ия. Бу үсемлекнең туган иле — Эфиопия. Хәзер дә Абиссин тавының елга үзәнлекләрендә диңгез өсте тигезлегеннән 1000—2000 м биеклектә кофе агачы әрәмәлекләрен очратырга мөмкин. Бу—мәңге яшел куак яки 8—10 м биеклегендәге агач . Яфраклары тиречел, куе яшел. Чәчәкләре яфрак куентыгында урнаша, таҗы ак, озын көпшәле. Җимешләре кызыл яки кара-зәңгәр төстә, сусыл. Алар 2 эре, овал, кабарынкы, каты эндо-спермлы орлыклы. Җимеш тирәлегеннән аерылган орлыкларны (кофе бөртеген) кыздыралар, төяләр һәм шуннан безгә таныш эчемлек — каһвә әзерлиләр. Орлыклары үзәк нерв системасын ярсытучы, йөрәк эшчәнлеген көчәйтүче кофеин алкалоидына ия.[7]

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 71(2) / мөхәррир W. C. ChenScience Press, 1999. — (Flora Reipublicae Popularis Sinicae)
  5. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  6. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  7. Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит328, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-10-21