Оромо (оромо Oromoo, амһар. — «җир эзләүче сукбайлар») — Хәбәшстанда һәм Кениянең төньягында яшәүче халык.

Оромо
Үз аталышы

оромо Oromoo «оромо»

яшәү җире

Хәбәшстан Хәбәшстан
Кения байрагы Кения (төньяк)

Теле

оромо

Дине

Ислам, Христианлык, традицион дин-культлар

Бүтән халыкка керүе

амһара, сомали

 Оромо Викиҗыентыкта

Телләре үзгәртү

Оромо теле — якынча 25 миллион кеше өчен туган тел булып тора. Ул Төньяк Африканың көнчыгышында Сомали ярымутравында, Эфиопиядә һәм Кениянең төньяк өлешендә таралган. Афразия телләре(ингл.) макрогаиләсенең кушит телләре(ингл.) тармагына керүче тел. Язуда латин әлифбасы кулланалар. Оромо телендә Википедия бите: 1.

Яшәү урыны үзгәртү

 
Хәбәшстанда оромо яшәгән төбәкләр кызыл төстә

Оромо халкы регион һәм кабилә төркемнәренә бүленә. Хәбәшстанда: Үзәк Хәбәшстанда тулама, Көнбатыш Хәбәшстанда мэча, Көньяк-Көнчыгыш Хәбәшстанда арси, итту, котту, поле, җарсо, ала, бабиле һ. б. кабиләләр, Көньяк Хәбәшстанда борана, Төньяк Хәбәшстанда азебу, райя, волло кабиләләре, Кениядә: гуҗи кабиләсе, борана кабиләсенең бер өлеше, вату кабиләсе вәкилләре яши.

Дин үзгәртү

Оромо халкының яртысыннан күбрәге — мөселманнар-сөнниләр, шулай ук христиан динен тотучылар (миафизитлар, лютераннар, католиклар) да, традицион үз диннәрен тотучылар да бар.

Тарих үзгәртү

 
Оромо халкының борынгыдагы ислам дәүләтләре кызыл төстә
 
Олимпия чемпионы Кенениса Бекеле(ингл.)

Оромо халкы Африка кыйтгасының Сомали ярымутравыннан Хәбәшстан җирләренә, шулай ук Кениянең төньяк өлешенә XVI гасыр башында күченә башлый. Күченгән җирләрнең абориген кабиләләре я юк ителә, я оромо халкы тарафыннан ассимиляцигә дучар була. Кайчагында оромо халкы үзе дә көчлерәк кабиләләр тарафыннан ассимиляциягә дучар ителә. Күченү оромо халкының бердәмлеген какшата, кабиләләргә аерылу башлана. Кайбер кабиләләр ислам дәүләтләре (Уолло, Җимма, Лиму, Гумо, Гома, Гера) төзүгә ирешә. XVIIIXIX гасырларда оромо кешеләре Хәбәшстан хакимнәренә яллана, гаскәри хезмәткә керә. XIX гасырның икенче яртысында оромо җирләре, көч кулланып, Хәбәшстанга кушыла. 1970-елларның уртасына кадәр Хәбәшстан идарәчеләре оромо халкын, мәҗбүриләп, амһара итү, христиан динен тагу сәясәтен алып бара. Ассимиляция нәтиҗәсендә оромо халкының бер өлеше (бигрәк тә башкала Аддис-Абебада яшәүчеләр) амһара булып, Сомали чигендә яшәүчеләр Сомали халкы булып киткән.

Кәсепләре үзгәртү

Тораклары үзгәртү

Чатырлар һәм хайван тиреләреннән оештырылган куышлар.

Киемнәре үзгәртү

Ир-атларның традицион киемнәре — чалбар, чигү белән бизәлгән туника рәвешендә күлмәк, эшләпә. Хатын-кызларда — күн итәк һәм япма.

Ашамлыклары үзгәртү

Төче икмәк (тефф, бодай һ. б. лардан пешерелә), ачы ит соуслары, тәмләткечләр, сыра кебек арпа эчемлеге, кофе һәм балдан ясалган җиңел алкогольле эчемлек кулланалар.

Күзаллау үзгәртү

Оромо халкында саннар символикасы киң таралган.

Социаль мөнәсәбәтләр үзгәртү

Җәмгыятьнең үзәге — патрилиния (ир-атлар) нәсел төркеме. Күрше авылларда, кагыйдә буларак, тугандаш төркемнәр яши. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә һәм иҗтимагый тормышта күршеңә ярдәм итү гадәте мөһим роль уйный. Оромоның бер өлеше сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында ялланып эшли, соңгы вакытта милли интеллигенция саны арта. Спортта (җиңел атлетика, йөгерү) уңышка ирешкән вәкилләре бар.

Әдәбият үзгәртү

  • Гемечу К. М. Традиционная культура Оромо: генезис и эволюция. Монография / Гемечу Кедир Мохаммед; Моск. гос. ун-т культуры и искусств М.: Моск. гос. ун-т культуры и искусства, 2000. — 198 с.
  • Кобищанов Ю. М. Оромо // Народы и религии мира / Гл. ред. В. А. Тишков М.: Большая Рос. Энциклопедия, 1998. С. 400.
  • Мисюгин В. М. «История Галла» как этноисторический источник // Африканский этнографический сборник. II Л., 1978. — С. 151—192.
  • Янборисова Р. В. К этносоциальной истории оромо: Динамика структур управления в XVI—XIX вв. // Этносы и этнические процессы : [Сб. ст.] : Памяти Р. Ф. Итса / [Рос. АН, Ин-т этнологии и антропологии им. Н. Н. Миклухо-Маклая; Отв. ред. В. А. Попов] М. — Наука: Изд. фирма «Вост. лит.», 1993. — С. 271.
  • Янборисова Р. В. Этносоциальная история ОРОМО. Вторая половина XVI — вторая половина XIX веков: автореферат дис. … кандидата исторических наук / Ин-т этнологии и антропологии Ленинград , 1991. — 18 с.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү