Сугару (ирригация) — туфракның уңдырышлыгын күтәрү өчен басуларга каналлар, арыклар һ. б. ш. үткәрү, төзү. Сугару, сазлыкларны киптерү белән бергә мелиорациянең төп гидротехник төре булып тора[1]. Сугару үсемлекләрнең тамырларын су һәм файдалы матдәләр белән тәэмин ителешен яхшырта, туфрак өстендәге һаваның температурасын киметә һәм аның дымлылыгын арттыра.

Үзйөрешле фронталь сугару җайланмасы

Тарихи белешмә

үзгәртү
 
Оронт елгасы буендагы норияләр (Сүрия)

Борын заманнардан башлап илләрнең көч-куәте һәм байлыгы камил сугару системаларына нигезләнгән була. Евфрат белән Тигр арасындагы җирләрдә систематик сугаруга карап авыл хуҗалыгы чәчәк ата. Иң борынгы мәдәният илләрендә: Кытай, Һиндстан һәм Мисырда, Яңа дөньяда — ацтеклар патшалыгында сугару корылмалары калдыклары табылган. Мисыр халкы басу-кырларын суландыру өчен Нилның даими язгы ташуы белән канәгатьләнмичә; аның суын тармакланган каналлар системасын уңдырышлы туфрак булган барча җиргә, чүл чигенә кадәр җиткерәләр. Соңрак алар суны тәгәрмәчле механизм аша биеккә күтәрергә өйрәнәләр[2].

Аурапада сугаруда беренчелекне этрускхалкы тота. Алар төзеп калдырган гигант каналлар калдыклары По елгасы буенда әле дә саклана. Аларның осталыгын римлылар дәвам итеп ала. Алары суны бик кадерлиләр: югарыда урнашкан бассейнннар, суүткәргеч каналлар, ясалма буалар һәм күлләр, сәнгатьчә бизәлгән су алу һәм чишмә урыннары яхшы чиста су китерүгә хезмәт итә[2].

XVIII гасырда сугару технологияләре Ломбардиядән Түбән Рейн өлкәсенә таралалар. Испаниядә сугаруны маврлар башлап җибәрә. Аларның тырышлыгы белән тау-ташлы Валенсия тирә-ягы тоташ бакчага әйләнә. Маврлар суны калдыру өчен тау елга-чишмәләрен җәйге вакытта буалап куялар. Таулардагы сусаклагычлар суы магистраль каналлар буенча агызылган, ә аларга тоташкан ян-як каналларынан суны, аерым кишәрлекләргә су норияләр (су тәгәрмәче, рәсемдә) белән сонылган. Һәр кишәрлеккә су күләме санап билгеләнгән булган. Артык су тоткан өчен штрафлар каралган.[2].

Төп сыйфатлама

үзгәртү
 
Су алу өчен насос җайланмасы
 
Сугару каналы

Туфракның уңдырышлыгын максат итеп куйган су режимын яхшырту чаралары гидромелиорация дип атала. Гидромелиорация су режимын үзгәртүгә яки төгәл көйләүгә хезмәт иткән инженерлык гидротехник корылмалар төзү юлы белән алып барыла. Суга кытлык булган якта сугаруны гамәлгә ашыру өчен башта территориянесуландырырга кирәк, чөнки сугаруга китәсе суны читтән китерү нәтиҗәсез һәм артык кыйммәт булыр иде. Суландыру өчен су табигый юллар белән китерелә, аны сугару максатларында кыенлыксыз тотарга була.

Сугару мелиорациянең башка чаралары белән бергә кулланыла. Мәсәлән агроурманмелиорациясе саклау урман полосалары һәм кишәрлекләрен күздә тота. Бу юл белән микроклимат шартларын үзгәртеп була, чөнки урман утырту туфракта дым әйләнешен яхшырта [3]. Коры якларда туфракну дымландыру гына ярдәм итмәскә мөмкин, чөнки коры җилләр дымны алып китә, үсемлекләр сула. Мелиорация төчеләндерү максатын да ку ала. Шундый юллар белән туфрактан зыянлы тозлар чыгарыла. Җылылык мелиорациясе, максат итеп культураларга җылы су сибүне куя.

Сугару режимы

үзгәртү

Сугару максатларына кирәк булган су күләмен билгеләү керә. Моның өчен урындагы климатик шартлар, сугарыла торган үсемлек төрләрен һәм алар таләп иткән шартларны исәпкә алынырга тиеш. Үсемлекләр шундый үсеш чорларын кичерә: шыту яки борынлау, куаклану, чәчәк ату һәм җитлегү. Бөртекле культуралар куаклану чорында суны күп таләп итә, ә мамык — чәчәк ату фазасында.

Сугару ысуллары

үзгәртү
 
Әйләнмә яңгырлау җайланмасы (ГДР, 1967)

Төп сугару ысуллары:

  • насос белән яки сугару каналыннан буразналар буйлап сугару;
  • махсус салынган торбалардан су сибү;
  • аэрозоль сугару —  һаваның аскы, җир өсте катламының температурасын һәм дымлылыгын саклау өчен бик вак су тамчылары белән су сибү;
  • туфрак асты (туфрак эче) сугаруы — тамырлар үскән зонага турыдан-туры су юнәлтеп сугару;
  • лиман сугаруы — бер тапкыр була торган язгы дымландыру.
  • яңгырлау (ясалма яңгыр яудыру) — үзйөрешле (рәсемне кара) яки үзйөрешле булмаган әйләнмәле һәм фронталь типтагы системалар ярдәмендә сугару. 

Сугару системалары

үзгәртү

Сугару системалыры берничә компонентттан тора[4][5]:

  • Су чыганагы — суның тиешле күләме белән тәэмин итә торган елга, буа, сусаклагыч, тишем (скважина)
  • Суалгыч корылма — суның системага алынуын көйли 
  • Су үткәрүче корылмалар челтәре — каналлар, улаклар, торба үткәргечләр
  • Су сибү челтәре һәм җайланмалары — су сибү полосалалары, буразналар, чеклар (дөге игүчелек), яруслар, су сибүче машиналар һәм җайланмалар
  • Су җыйгыч-төшергеч челтәр — туфрактагы су агымын җыю һәм читкә агызу өчен
  • Дренаж челтәр — җир асты сулары кимәлен көйләү һәм тозларны чыгару өчен 
  • Ярдәмче корылмалар — су этемен, чыгымын һәм күләмен көйләү, чистарту корылмалары һ.б.
  • Инфраструктура — юллар, урман полосалары, энергия белән тәэмин итү корылмалары, җитештерү һәм торак биналар, җыйгыч сулыклар һ.б.

Сугару белән бәйләнгән экологик проблемалар

үзгәртү

Икенчел тозлану — арид (коры) климат шартларында сугаруның иң төп кәсафәтләренең берсе[6]. Ул минеральләшкән грунт суларының грунт өслегенә күтәрелүе белән бәйле. Тозларга бай грунт сулары шул арада тиз арада парга әйләнә башлый. Шуның исәбенә туфракта тозлар күләме арта. Җир өсте һәм грунт суларының пычрануы — шулай ук сугару игенчелегенең кискен экологик проблемасы. Сугару өчен уңайлы елгаларның суының минеральләшүе 0,2—0,5 г/л тәшкил итә. Хәзерге вакытта минеральләшү 10 тапкырга артты, һәм икенчел тозлануга сәбәпче булды. Туфракның һәм суларның тозлануына минераль ашламалар куллану үз өлешен кертә.

Төрле илләрдә сугару

үзгәртү
Аерым илләрдә сугарылган җирләр мәйданы (1990 нчы еллар ахырына),
млн га[чыганак күрсәтелмәгән]
Ил Мәйдан Ил Мәйдан
Кытай 59,3 Япония 2,5
Һиндстан 60,9 Испания 3,41
Америка Кушма Штатлары 24,74 Италия 2,67
Пакъстан 19,42 Мисыр 3,65
Россия 4,5 Бразилия 4,45
Индонезия 5,3 Аргентина 1,65
Мексика 6,2 Гыйрак 3,525
Үзбәкстан 4,223 Болгария 0,588
Румыния 1,5 Көньяк Африка Җөмһүрияте 1,67

Россиядә сугаруның бүгенге халәте

үзгәртү

2010 ел корылыгы Россия авыл хуҗалыгы сугару чараларына ихтыяҗны ачык күрсәтте. Корылык нәтиҗәсендә миллионнарча гектар уңыш югады. Экспертлар бәяләмәсе буенча, илдә корылыктан 25 меңнән артык аграр хуҗалык зыян күрде. Авыл хуҗалыгы 30 миллион тонна ашлык, 36 миллион тонна чамасы мал азыгын һәм 20 процентка кадәр яшелчәне алып җиткермәде. Эссе җәйдә барлыгы 13,3 миллион гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары юкка чыкты. Бу — зыян күргән төбәкләрдәге барлык чәчүлек мәйданның 29 проценты дигән сүз.

Бу зыянга ясалма сугару мәйданнарының кимүе, Россиядә мелиорация тармагының әкренләп юкка чыгуы шартлар тудырды. Галимнәр фикеренчә, илдәге сөренте мәйданнарның 80 проценты дымга сусый, 10 процентында ул нормадан югары. Корылык нәтиҗәсендә ашлык культуралары җитештерү 35 процентка кимегән бер вакытта ясалма сугарылган мәйданнарда уңышның 12 процентка гына төшүе күзәтелде.

Соңгы егерме ел дәвамында мелиорация хезмәтен үстерү буенча Россиядә бер генә чара да күрелмәгән. Совет чорында, мәсәлән, Башкортстанда сугарылучы басу мәйданнары 150 мең гектардан арта иде. Мелиоратив инфраструктураны үстерү авыл хуҗалыгында мөһим юнәлешләрнең берсе булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада “өстәмә яңгыр” корылмалары булган мәйданнар 20 мең гектардан артмый.[7]

Проблеманың асылы шунда: узган гасырның 70-80нче елларында ил күләмендә мелиорация хезмәтен үстерү максатында төзелгән корылмалар, нигездә, бүген гамәлгә яраксыз. Басудагы “Фрегат”, “Волжанка” агрегатлары гына түгел, җир астына салынган суүткәргеч торбаларның озынлыгы да елдан-ел кими.

Дөньяда аграр эшчәнлек алып баручы барлык илләрдә дә диярлек авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне сугару дәүләт тарафыннан финанслана. АКШ, Канада һәм Испаниядә, мәсәлән, мелиорация чыгымнарының 70-75 проценты дәүләт казнасыннан түләнә. АКШ, Кытай, Алмания, Бөекбритания кебек илләрдә сугарылучы мәйданнар барлык сөрентеләрнең 35-80 процентын тәшкил итә. Россиядә ул иң тотрыклы елларда да 10 проценттан артмады. Әлеге вакытта бу күрсәткеч 5 проценттан азрак тәшкил итә.

Сылтамалар

үзгәртү
  1. Мелиорация земель, стр. 4
  2. 2,0 2,1 2,2 Орошение // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  3. Мелиорация земель, стр. 5
  4. Мелиорация земель, стр. 55
  5. Колпаков В. В., Сухарев И. П. , стр. 77
  6. Коры, эссе, тәүлеклек зур температура тирбәлешләре хас тропиклар һәм субтропиклар климаты, чүл һәм ярымчүлләр өчен хас.
  7. Олег ТӨХВӘТУЛЛИН. Мелиорация яңадан аякка баса алырмы? 22.09.2011 - Көнүзәк.

Әдәбият

үзгәртү
  • Мелиорация земель / Н. С. Ерхов, Н. И. Ильин, В. С. Мисенев. — 2-е изд., перераб. и доп. — М.: Агропромиздат, 1991. — 319 с.: ил. ISBN 5-10-000840-7.
  • Колпаков В. В., Сухарев И. П. Сельскохозяйственные мелиорации / Под ред. И. П. Сухарева. — М.: Колос, 1981. — 328 с., ил.
  • Черемисинов А. Ю., Бурлакин С. П. Сельскохозяйственные мелиорации: Учебное пособие. — Воронеж: ФГОУ ВПО ВГАУ, 2004. — 247 с. ISBN 5-7267-0365-0.