Амһара
Амһара, амхара (үзатамалары амх. አማራ амара) — Хәбәшстандагы сан буенча икенче урындагы халык. Халык саны ~20 млн кеше (2000, бәяләмә). 127 мең кеше АКШта, 85 мең амһара Суданда, 58 мең кеше Сомалида, 32 мең кеше Эритреяда, зур булмаган төркемнәр булып Джибути, Мисыр, Норвегия, Алмания, Италияда һ. б. илләрдә яши. Хәбәшстан таулыгының үзәк, төньяк, көнчыгыш өлешләрендә көн күрәләр. Афразия телләре макрогаиләсенең сами телләргә керүче амһара телендә сөйләшәләр. Диннәре буенча — христиан-миафизитлар, шулай ук католиклар, протестантлар, мөселманннар-сөнниләр бар. 1994 елда амһараларның ~80 % ы православ христиан, 18 % ы мөселман, 0,1 % ы протестант булган.
Амһара | |
Үз аталышы |
амх. አማራ амара |
---|---|
яшәү җире | |
Теле | |
Дине | |
Амһара Викиҗыентыкта |
Халык булып формалашуы
үзгәртүАмһара халкы Амһара-Сайни һәм Шоа кенәзлекләрендә XIII гасырда — XIV гасыр башында формалаша. Хәбәшстан империясенең өстенлекләргә ия халкы булып исәпләнгән. Касталарга охшаган һөнәри корпорацияләр булган (һөнәрчеләр, җырчылар, руханыйлар).
Мәдәнияте
үзгәртүМәдәнияте Көнчыгыш Африка халыкларыныкына охшаган. Агачтан уеп әйбер ясау, үрү, тукучылык, чигү һәм тукыманы батик техникасында бизәү, күнгә бизәк төшерү, түбән касталарда — тимер эшкәртү, зәркән, балчыктан чүлмәк ясау, пергаментка бизәк төшерү үсеш алган. Хәзер амһара күбесенчә шәһәрләрдә яшәүгә күчкән.
Музыка
үзгәртүМузыка мәдәнияте телгә алыну XIII гасырга карый. Музыка төрләре амһараларның аерым касталарына беркетелгән. Җырчылар һөнәри корпорацияләргә берләшкәннәр: азмари — кыллы уен коралында уйнап җырлый; дабтара — христиан чиркәве музыкантлары; аккваквам — литургия биюе осталары, табиблык белән дә шөгыльләнгәнгә күрә, аларны «сихерчеләр» дип йөрткәнәр; лалибэла — шәһәр урамнарында җырлаучылар, азык-төлек табу өчен җырлаганнар. Бәйрәмнәрдә ялгыз җырлаучы һамарлар булган. XX гасырда туйларда, мәрхүмне искә алу йолаларында җырлаучы дуэтлар барлыкка килә (ир-ат үзе уйлап тапкан текстны җырлый, хатын-кыз рефренны кабатлый). Эскеста биюе популяр. Музыка уен коралларыннан дита, бегэнна, кырар, вашинт (көтүче флейтасы, бамбуктан), малакат (торба), ходудва (мөгез), берничә саплы фанта флейтасы, кабаро барабаны, нгарит литавралары киң таралган.
Чыганаклар
үзгәртү- Большая российская энциклопедия. Т. 1. М.: НИ БРЭ, 2005, стр. 644-645. ISBN 5-85270-329-X