Википедия:Бәйгеләр/Төрки марафон/2021/Катнашу

Викимарафон   Катнашу   Белешмәләр   Бәяләү   Нәтиҗәләр   Оештыру  



  1. Темага туры килгән мәкаләләр булдыручы яки яхшыртүчы һәрберәүнең хисап язмасы {{Төрки марафон 2021 катнашучысы}} электрон таныклык белән тамгалана.
  2. Зачётлы кертеме булган катнашучылар сертификатка ия була (тат  • рус  • ингл)
  3. Аерым ил/халык җәдвәленә иң күп зачётлы мәкалә китергәне, шул илнең милли Вики-ордены белән бүләкләнә.
  4. 5 мәкаләне булдырганнары — финалистлар арасына керә һәм дипломга ия була (тат  • рус  • ингл)
  5. Иң күп илләр һәм/яки төрки халыклар буенча кимендә бер мәкалә язган 3 катнашучы шулай ук «Татарча Википедиядә төрки дөнья илчесе 2021» (ингл. Turkic World Ambassador in Tatar Wikipedia 2021) дәрәҗәсенә лаек була.
  6. Баллар буенча алдынгы ??? катнашучысы 4000-2000 сумлык OZON.ru сертификатлары белән бүләкләнә.

Бәйге зачётына кабул ителгән катнашу:

  1. Кертемне үз Викимедиа хисап язмагыздан ясыйсыз.
  2. Мәкаләгез төрки халыклар темасына туры килә
  3. Бәйге вакыты эчендә булдырылган яки яхшыртылган (1-31.07.2021)
  4. Минималь үзгәреш күләме — "+3000 байт" (тарих бүлегендә күренә, үрнәк).
  5. Төп мохиттә: мәс. Гагаузия, Төрекмәнстан, Долганнар (ягъни Википедия:, Калып:, Кулланучы:, Төркем: яки аларның бәхәс мохитләрендә түгел - саналмый)
  6. Татар теленең энциклопедик стилендә язылган (газета-журнал мәкаләләре, шәхси көндәлек яки инша төрендәгеләр зачётка кертелми)яхшы үрнәкләр
  7. Гамәлдәге тәртипләрне бозмый (авторлык хокуклары, татарча Википедия теле, цензурага сыймаган лексика, һ.б.)
  8. Мәкаләнең бәхәс битенә хисап язмагызны һәм кайсы ил/халык хисабын арттырганыгызны күрсәтүче {{Төрки марафон 2021 мәкаләсе}} калыбын урнаштырасыз.

Мәсәлән: Алтайлар битенә үзгәртүләр кертелгәндә, Бәхәс:Алтайлар битенә
{{Төрки марафон 2021 мәкаләсе |кулланучы= Frhdkazan |ил= Россия |халык= алтайлар}} урнаштырыла

  • Нәтиҗәле катнашу турында киңәшләр өчен, Белешмәләр битен карагыз
  • Материалны табу яки булдыру өчен, сүзтезмәне астагы тәрәзәгә кертегез һәм төймәгә басыгыз.

Үрнәкләр үзгәртү

Энциклопедик мәкаләне форматлау һәм язу буенча яхшы үрнәкләр.


Календарь үзгәртү

  • Бәйгенең старты: 1 июль 2021, UTC буенча 00:01 (Мәскәү вакыты буенча 03:00:01).
  • Бәйгенең финишы: 31 июль 2021, UTC буенча 23:59 (Мәскәү вакыты буенча 1 августның 2:59 мизгеленә кадәр).
  • Бәяләү башлана: 1 август 2021 (план)
  • Нәтиҗәләр белдерә: 15 август 2021 (план)


Гамәлдәге нәтиҗәләре үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү