Сулы сыекча
Чыгаручы pars plicata[d] һәм отростки ресничного тела[d]

Клиник анатомия

үзгәртү

Керфексыман өлеш төсле катлау тамыры һәм тешле сыр арасында урнаша. Ул ике өлештән тора: алгы керфексыман (киңлеге 2 мм) һәм арткы яссы (киңлеге 4 мм). Керфексыман өлешендә арткы камерага юнәлгән 70 радиаль урнашкан керфексыман үсентеләр бар. Һәр керфексыман үсенте челтәркатлауның пигментлы эпителиена күчүче пигментлы эпителий катламы һәм челтәркатлауның нейроэпителиена күчүче пигментсыз эпителий катламы белән капланган. Өстәвенә, һәр үсенте эчендә бай капиллярлы челтәр белән тәмамланучы үзәк артериола урнашкан. Строма һәм керфексыман үсентеләрнең капиллярлары тишекле, бу сыекча һәм макромолекулаларның ирекле агышын тәэмин итә. Гематоофтальмик киртә якын урнашкан пигментсыз эпителиаль күзәнәкләрнең тыгыз тоташмасыннан гыйбарәт.

Физиология

үзгәртү

Сулы сыекча эшләнмәсе ике этапта башкарыла.

• Керфексыман җисем стромасында сүлнең фильтраты формалашу.

• Бу фильтраттан гематоофтальмик киртә аша сулы сыекчаның ясалуы.

Сулы сыекча ясалуның ике ысулы бар.

1. Эшлекле секреция өстен була һәм пигментсыз керфексыман эпителий белән башкарыла. Ул төрле ферментлы системаларга бәйле, аеруча арткы камерага ионнарны күчерүче Na+/К+ -АӨФ-азалы насосның метаболизмлы барышлар нәтиҗәсеннән гыйбарәт.

Бу керфексыман эпителий күзәнәкләренең төрле ягындагы осмослы басымның аермасына һәм осмослы градиентка бәйле сыекчаның пассив агышына китерә. Пигментсыз эпителий күзәнәкләре белән Cl- бүлеп чыгаруы барышның тизлеген чикләүче мөһим фактор була. Cl- эшләп чыгаруны туктатучы мөһим фактор санала. Билгеле вазифаны шулай ук карбоангидраза башкара, әмма төгәл ысулы билгеле түгел. Сулы сыекча эшләнмәсе эшлекле метаболизмны туктатучы, шулардан гипоксия һәм гипотермия кебек факторлар йогынтысында кими, әмма күз эчендәге басым (КЭБ) дәрәҗәсенә бәйле түгел.

2. Пассив секреция ультрасөзгечләү һәм диффузия (алар капилляр гидростатик, онкотик һәм күз эчендәге басым дәрәҗәсенә бәйле) ярдәмендә башкарыла һәм гадәти шартларда сулы сыекча ясалуда кимрәк урын ала.

Сулы сыекча эшләнмәсен киметүче факторлар

үзгәртү

1. Дарулар, шулардан в-блокаторларлар, симпатомиметиклар һәм карбоангидраза ингибиторлары.

2. Циклодеструктив катнашулар, мәсәлән циклокриотерапия һәм лазерлы абляция.

3. Түбәндәге сәбәпләр өчен керфексыман җисемнең эше туктау.

• Керфексыман җисем кубарылу.

• Секретор керфексыман эпителийны җәлеп итүче ялкынсыну барышлары, мәсәлән иридоциклитларда.

• Челтәркатлау кубарылу.

Сулы сыекча агып китүе

үзгәртү

Клиник анатомия

үзгәртү

1. Трабекуляр челтәр (трабекула) — алгы камера почмагында урнашкан күзәнәкле-көпшәкле төзелеш, аның аша күздән 90% сулы сыекча агып китә (рәс. 13.1, 13.2). Трабекула өч өлештән тора:

а) увеаль трабекула — төсле катлау тамыры һәм Швальбе сызыгы арасында сузылган баусыман челтәр кебек иң тирән өлеш. Трабекулярара ярыклар шактый киң һәм сулы сыекча агышына зур каршылык китерми;

б) корнеосклераль трабекула склераль тибенке һәм Швальбе сызыгы арасында урнашкан зур урта өлешен ясый. Челтәр юка тукымага охшаш, ә трабекулярара ярыклар увеаль трабекуладан кечерәк;

в) эндотелиаль (юкстаканаликуляр) трабекула — корнеосклераль трабекуланы шлемм каналының эчке эндотелие белән тоташтыручы иң өске өлеше. Нормада юкстаканаликуляр челтәр сулы сыекча агышына иң югары каршылык күрсәтә.

2. Шлемм каналы — күз агының перилимбаль өлкәсендә бүлгеләр белән бүленгән әйләнмә куышлык. Аның эчке тышчасы батынкылары (бик зур вакуольләр) булган тигезсез орчыксыман эндотелиаль күзәнәкләр белән капланган. Тыштан ул шома яссы күзәнәкләр белән капланган һәм анда кыек почмакта һәм туры китүче яки турыдан-туры эписклераль веналар белән тоташучы коллектор каналларның тишекләре бар.

Физиология

үзгәртү

Сулы сыекча арткы камерадан бәбәк аша алгы камерага эләгә, аннары күздән ике юл буенча китә (рәс. 13.3).

1. Трабекуляр (төп) юл, аңа агышның 90% туры килә. Сулы сыекча трабекула аша шлемм каналына, ә аннан — эписклераль веналарга агып китә. Трабекуляр агышны кайбер препаратлар (миотиклар, симпатомиметиклар), лазерлы трабекулопластика һәм фильтрацион операцияләр кулланып башкарып көчәйтеп була.

2. Увеосклераль (өстәмә) юл калган 10% агыш өчен җавап бирә. Сулы сыекча керфексыман җисем өслегеннән супрахориоидаль аралыкка, ә аннары керфексыман җисем, хориоидея һәм күз агының веноз үрелмәсенә агып китә. Увеосклераль юл буенча агып китү миотиклар кулланганда начарлана һәм атропин, симпатомиметиклар һәм простагландиннар йогынтысында көчәя. Өлешчә сулы сыекча төсле катлау аша агып китә.

Күз эче басымы

үзгәртү

Билгеләүче факторлар

үзгәртү

Күз эче басымы (КЭБ) сулы сыекча эшләнмәсе һәм агып китүе тизлегенә бәйле. Соңгысы, үз чиратында, юлларның эвакуациягә резистентлыгы һәм эписклераль веналарда басым дәрәҗәсе белән билгеләнә. Агып китү тизлеге КЭБ һәм эписклераль веналардагы басым аермасына таман. Бу ике шартның чагыштырмасын түбәндәге рәвештә чагылдырып була:

Б = С (Ро - Ре),

кайда Б — сулы сыкча агып китү тизлеге (нормада 2 мкл/мин);

C — агып китү җиңеллеге зурлыгы (нормада 0.2 мкл/мин/мм тк. бг.);

Po — күз эче басымы (мм тк. бг.);

Pe — эписклераль веналардагы басым (нормада 10 мм тк. бг.).

Мәсәлән:

• Эписклераль веналарда басым 20 мм тк. бг. тигез булса, КЭБ =(2/0,2) + 20 = 30 мм тк. бг.

• Агып китү җиңеллеге зурлыгы 0.05 мм тк. бг. тәшкил итсә, КЭБ =(2/0,05) + 10 = 50 мм тк. бг.

Таралыш

үзгәртү

Гомуми популяциядә КЭБ дәрәҗәсе таралышы 11 алып 21 мм тк. бг. кадәр була. Норма тулы сан белән билгеләнми, әмма 21 мм тк. бг. тигез басымны аның өске чиге дип санау кабул ителгән һәм КЭБ югарырак саннары шикле дип карала. Шуңа карамастан кайбер пациентларда глаукоматоз үзгәрешләр КЭБ 21 мм тк. бг. кимрәк булганда да үсеш ала (нормотензив глаукома), шул ук вакытта башкаларда КЭБ 30 мм тк. бг. күбрәк булса да бернинди нәтиҗәгә дә китерми (офтальмогипертензия). КЭБ глаукоматоз зарарлану үсеше өчен мөһим, әмма билгеле өлешне башка шартлар ала. КЭБ дәрәҗәсе нәселле билге санала, шуңа беренчел ачык почмаклы глаукома (БАПГ) белән пациентларның беренче буын туганнарында югары офтальмотонус билгелиләр.

Үзгәреше

үзгәртү

Нормада КЭБ дәрәҗәсе тәүлек вакыты, йөрәк ритмы, АБ дәрәҗәсе һәм сулышка карап үзгәрә. Офтальмотонусның тәүлек үзгәреше характеры төрле, әмма саны иртә белән арту, көндез һәм кичен кимү тенденциясенә ия. Нормада тәүлек үзгәрешләре уртача 5 мм тк. бг. тәшкил итә, әмма глаукома яки офтальмогипертензиядә бу үзгәрешләр шактый була. Нормотензив глаукомада тәүлек үзгәрешләре нормадан аерылмый. Бер тапкыр үлчәнгән нормаль нәтиҗә, аеруча ул көннең икенче яртысында булса, ышанычлы булмаска мөмкин, шуңа күрә тәүлекнең төрле вакытында берничә үлчәү үткәрү кирәклеге барлыкка килә («тәүлек профиле»). Клиник тәҗрибәдә иртәнге сәгатьләрдә үлчәү җитәрлек була ала, чөнки 80% пациентларда КЭБ күтәрелү 8:00 алып 12:00 кадәр билгеләнгән.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.