Төп менюны ачу
Эпителий төрләре

Эпителий, эпителий тукымасы — күп күзәнәкле хайваннарда — тәнне һәм тән куышлыгын каплап торучы, күбесенчә бизләрнең төп функциональ составын тәшкил итүче тукыма.

Эпителий тиз искереп бетүе сәбәпле көчле регенерация итү хосусыятенә ия. Эпителий базаль мембрана белән чикләнгән, анда тамырлар булмый; азык маддәләрне аңа якын урнашкан беректерүче тукымадан ала. Эпителий чикләүче, химая, маддәләр алмашынуы (суыру, бүлеп чыгару), секрет чыгару функцияләрен башкара.

Функциясенә карап, каплаучы вә секретор эпителийләргә аерыла. Каплаучы эпителий, үз нәүбәтендә, бер катлы, күп катлы һәм күчемле була. Бер катлы эпителий күзнәкләре базаль мембрана белән багланган (ашказан һәм эчәк дивары, мезотелий — тән куышлыгын урап торган эпителий). Күп катлы эпителийнең фәкать эчке каты базаль мембрана белән капланган (тире эпителие), күчемле (2 катлы) эпителийнең тышкы күренеше орган дивары сузылышына карап үзгәреп тора (мәсәлән, сидек куыгы, сидек чыгару юлы эпителие). Секретор эпителий исә бизләрдә була. Эпителий күзәнәгенең төзелеше аның секреторлык функциясе белән бәйле.

Эпителий шәекленә таянып, яссы, кубсыман һәм цилиндрсыман була. Эчкә суыручы эпителий өчен щёткалы кайма хас, җемелдек эпителийдә керфекләр була. Химая функциясен башкаручы эпителий өчен мөгезләнү хосусыяте, бизле эпителий өчен бөртекле эндоплазматик челтәре һәм Голҗи комплексының үсүе хас.

Үсемлекләрдә эпителий — кайбер органнарны эчтән түшәп торучы торган нәзек паренхим бүлеп чыгаручы күзәнәкләр катламы.