Мөгезкатлау дистрофияләре
Мөгезкатлау дистрофияләре — ялкынсыну җавабы булмаган һәм аның томанлануына китерүче, гадәттә ике күзне дә зарарлаучы, көчәюче, генетик яктан алдан билгеләнгән мөгезкатлау чире.
Икенчел рецидивлы эпителиаль эрозияләр һәм күрү начарлану ешлыгына карап гомернең 1-4 декадасында беленә.
Биомикроскопия мәгълүматы һәм гистологик тикшеренүләр нигезендә мөгезкатлау дистрофияләрен түбәндәге рәвештә бүләрләр: (а) эпителиаль, (б) Боумен мембранасы, (в) стромаль, (г) эндотелиаль. Молекуляр генетиканың соңгы тикшеренүләре өчен күпчелек дистрофияләр өчен туры килгән геннар мутацияләрен билгеләп булды.
- Эпителиаль дистрофияләр:
Эпителийның нигез мембранасы дистрофиясе
Мөгезкатлауның койкалы тамчысыман дистрофиясе
Мөгезкатлауның Лиш дистрофиясе
Мөгезкатлауның Месманн дистрофиясе
2. Боумен мембранасы дистрофияләре:
Мөгезкатлауның Боумен мембранасының 1 типтагы дистрофиясе
Мөгезкатлауның Боумен мембранасының 2 типтагы дистрофиясе
3. Стромаль дистрофияләр:
Мөгезкатлауның 1 типтагы рәшәткәле дистрофиясе
Мөгезкатлауның 2 типтагы рәшәткәле дистрофиясе
Мөгезкатлауның 3 һәм 3А типтагы рәшәткәле дистрофиясе
Мөгезкатлауның Шнайдер дистрофиясе
Мөгезкатлауның 1 типтагы бөртекле дистрофиясе
Мөгезкатлауның 2 типтагы бөртекле дистрофиясе
Мөгезкатлауның тимгелле дистрофиясе
Мөгезкатлауның койкалы тамчысыман дистрофиясе
Мөгезкатлауның үзәк болытсыман Франсуа дистрофиясе
4. Эндотелиаль дистрофияләр:
Мөгезкатлауның эндотелиаль Фукс дистрофиясе
ЧыганакларҮзгәртү
Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел